Хезмәт

“Хезмәт”нең үзенчәлекле бүләге истәлекле гомер бәйрәмнәребезгә тагын да бер ямь өстәде...

Күптән түгел Яр Чаллыда яшәүче туганыбызның юбилее булды. Ул сәнгать өлкәсендә кайнаучы кеше буларак, аңа кабатланмас нинди үзенчәлекле бүләк ясыйк икән, дип озак сайландык. Шул вакыт "Хезмәт" газетасының алгы битендә басылып чыккан "Теләк - сездән, папка - бездән" дигән хәбәргә күзем төште.

Редакциянең реклама бүлегенә (2-62-46) шалтыратып, кызлар белән элемтәгә кердем. Алар барысын да аңлатып, сөйләп бирделәр. Баксаң, редакция коллективы мөрәҗәгать иткән кешеләргә туган көннәр, юбилейлар, туйлар, никахлар, бәби туйлары һәм башка истәлекле даталар уңаеннан, бүләк өчен папкалар ясап сата башлаган. Бәясе дә канәгатьләнерлек: 500 сум чамасы гына. Папка эченә тыгып, акчалата бүләкне салыр өчен матур бизәлешле татарча "Котлыйыз!" дип язылган конверт та тәкъдим итәләр икән.
Журналист кызлар котлау текстын язарга ярдәм иттеләр, туганыбыз өчен туры килә торган шигъри юллар да өстәделәр. Ә дизайн ягына килгәндә, безнең теләкләрне исәпкә алып, фотосурәтләр урнаштырып, зәвык белән бизәп, папканы чын сәнгать әсәре дәрәҗәсенә җиткерделәр. Моны тиз арада сыйфатлы итеп башкарып та бирделәр.
Әлеге бүләк туганыбыз күңеленә хуш килде: "Әле гомеремдә дә мондый матур котлау папкасы алганым юк иде, зур рәхмәт! Затлы да, үзенчәлекле дә бүләк булган бит бу. Кадерләп саклармын", - диде.
Ә мин, үз чиратымда, редакция хезмәткәрләренә шушындый олы хезмәтләре белән безне сөендереп, истәлекле гомер бәйрәмнәребезгә тагын да бер ямь өстәгәннәре өчен рәхмәт ирештерәсем килә.
Балтачтан Г. Хәкимова

Без социаль челтәрләрдә: ИнстаграмИнстаграм ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: