Хилафлыкка юл куймый
Шәхси хуҗалыктан сөт җыю үтә дә четерекле мәсьәлә. Шушы хезмәтне күреп, аңа олы бәя бирүче авыл халкы Югары һәм Урта Соснада сөт җыючы Самат Гыйбадуллиннан бик канәгать.
«Элек сөт тапшырырга тилмереп яшәдек. Урамнарыбыз бик тыкрыклы, шул сәбәпле сөт тулы чилә¬кләрне әллә ни кадәр ара күтәреп барасы бар иде», ди Сосна авылы халкы. Тар сукмаклардан йөрүе бер азап булса, еш кына сөтләрне кире алып кайтырга да туры килгән аларга. Кар-буран, көзге-язгы пычракларны әйтәсе дә юк. Самат Гыйбадуллин сөт җыя башлау белән әлеге кимчелекләргә нокта куелган. Капка төбеннән үк сөтне алып китүенә, әле алай гына да түгел, сөт чыгармый калсаң, өеңә шалтыратып хәбәр салуына да бик рәхмәтле «сосна»лылар. Бәйрәм, ял көннәрендә дә сөт җыю туктатылмый. Үз эшенә хилафлык китерми эшләүче Самат Гыйбадуллинның күрсәткечләре дә түбән түгел. Еллык сөт сату бәясе 11 сум 40 тиенне тәшкил итсә, сөтнең майлылыгы 3,83 процент. Сөткә хак түләү мәсьәләсендә дә тоткарлыклар юк, бәяләрдән дә халык канәгать. «Үз эшенә намус белән карап, булсынга эшли, акчаны вакытында түләп, эш процессында өзеклек тудырмый ул», ди авылдашы Илсөяр Габидуллина Самат әфәнде турында.
Үтә дә авыр хезмәттә гаиләсенең ярдәмен тою Самат Гыйбадуллин өчен зур таяныч. Ышанычлы ярдәмчеләрең булганда гына тыныч күңел белән эшкә барырга, аны җиренә җиткереп башкарып була. Ә менә эш тәмен кечкенәдән татып үскән, ике кыз туганы өчен һәрвакыт ярдәмче булган Самат әфәнде бу нисбәттән бик бәхетле. «Эшнең җиңеле булмый. Һәр эш зур тырышлык, сабырлык таләп итә. Эшеңнең нәтиҗәсен күрү, авылдашларыңның синең хезмәтеңнән канәгать булуын белү минем өчен иң олы бәя» ди ул. Шулай гына булсын. Авыл халкы өчен тере акча чыганагы булган әлеге юнәлештә һәркем намус белән эшләсен, үз чиратында сөт тапшыручылар да хилафлыкларга юл куймасын.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
1 июль 2022 - 20:11Пенсионерлар өчен яңа льгота кертергә тәкъдим иттеләр Депутат билгеләп үтүенчә, мондый хәл күп очракта өлкән яшьтәге кешеләрнең тормыш иптәше үлгәннән соң килеп чыга.700
-
1 июль 2022 - 18:46Нөнәгәр авылында гомер кичерүче Гафифәбану Гыйләҗи кызы Мифтаховага бүген 90 яшь тулды (+фото, видео) Бигрәкләр дә күңелле әбидә булып кайттык бүген! Кечкенә генә гәүдәле, орчыктай бөтерелеп кенә йөри, күзләр тия күрмәсен, берүк!4100
-
1 июль 2022 - 17:21Тәмле булсын: ҖИЛӘК ПИРОГЫ Камыр өчен: 1 йомырка, 100 грамм шикәр комы, 100 грамм сыер мае, 200 грамм он, 1,5 чәй кашыгы камыр күперткеч.4800
-
1 июль 2022 - 13:24Бүген Сосна Пүчинкәсе авылында яшәүче Камилә Шакирова үзенең 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтә
-
30 июнь 2022 - 14:36Рамазан Фәрзиевның юбилей кичәсе
-
30 июнь 2022 - 14:35Дорга бәйрәмендә мунча керделәр, хәтта миллекләрнең яфраклары коелып бетте
-
1 июль 2022 - 08:15Газетаның 25нче санында (1 июль, 2022 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар6500
-
29 июнь 2022 - 09:30Корбанга яхшы токымлы тәкәләр, сарыклар сатыла. Чалып бирү мөмкинчелеге дә бар. Т.: 8-9173-92-48-16.22600
-
29 июнь 2022 - 14:46Аллам сакласын! Чыгарылыш сыйныф укучысы табигатьтә ял иткәндә һәлак булган Фаҗигәнең шартлары ачыкланачак.117700
-
1 июль 2022 - 13:16«БуНиБу» YouTube каналында яңа видео Яңа подкаст «Шулай язган» мәхәббәт һәм мөнәсәбәтләр турында.55000
-
30 июнь 2022 - 18:46Борнакның затлы шәхесе. Кем ул? (+фото, видео) Бүгенге язмам Низамеева (Нургалиева) Гөлия Ривал кызы турында.54812
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика