Хезмәт

Җиде хуҗалыклы Югары Сәрдек авылы

Югары Сәрдек авылы Балтач районының иң төньяк өлешендә урнашкан. Ул төньяктан һәм төньк-көнбатыштан Киров өлкәсе белән чиктәш. Сәрдек авылыннан 5 чакрым көнбатышта, Пыжмара авыл җирлегенә керә.

Пыжмарадан 9, ә район үзәгеннән 40 чакрым ераклыкта. Югары Сәрдек иң кечкенә һәм иң ерак авылларның берсе. Авыл тау өстендә, югары урнашканлыктан, "Югары Сәрдек" дип атала. Хәзерге авыл урынында 1928нче елга кадәр беркем дә яшәмәгән. Шушы урынга беренче булып Һади Закиров гаиләсе килеп төпләнгән. 1930нчы елларда биредә барлыгы 48 хуҗалык яши.
1930нчы елда колхоз оеша. Күбесенчә яшь гаиләләрдән торган авыл колхозга да яшьләргә хас исем бирә - "КИМ" (Яшьләрнең коммунистик интернационалы). 1951нче "КИМ" колхозына Зирекле авылындагы "Ударник", Әтнә авылындагы "Кызыл маяк", Кече Сәрдектәге "Тәҗрибә", Әрдәялдагы "Соревнование" колхозлары кушыла. Колхозның үзәге итеп Әтнә авылы сайлана.
Ә 1958нче елда "КИМ"колхозы үзәге Пыжмара авылында булган Сталин исемендәге колхозга кушыла. 1932нче елда Сәрдек авылында клуб итеп файдаланылган бинаны күчереп салып, башлангыч мәктәп ачыла. Аңа кадәр балалар Әхмәтшиннар йортында укыйлар. Мәктәп 1959нчы елга кадәр эшли. Башлангыч чорда монда Зирекле, Кече Сәрдек, Мари Иле Республикасының Мари-Төрек районына керә торган Яңавыл авыллары балалары да укыган. 1969-70нче елларда мәктәпнең яңа бинасы төзелә. Сугыш алды елларында кибет ачылган. 1966нчы елдан клуб эшләгән.

Тарихи чыганакларга күз салсак, 2009нчы елның башында монда 9 хуҗалык булган, 23 кеше яшәгән.

Авылның иң өлкән кешесе 85 яшьлек Таһирә Зиннәтова янында булдык. Ул шушы авылның чын патриоты. Югары Сәрдектә туып-үсеп, гомере буе шушында яши, үз бәхетен биредә таба.
- Югары Сәрдек - гөрләп торган авыл иде бит. Авылыбыз яшьләре гаилә корсалар да, читтә калу ягын карыйлар шул, авылга әти-әни, әби-бабалары янына хәл белешергә генә кайткалыйлар. Аларга да үпкәләп булмый инде...Бетеп бара торган авылга ник кайтып төпләнсеннәр инде алар. Башлангыч мәктәбе, медпункты, кибете, клубы булмаган җирдә тормыш итүләренең ничек авыр булуын күреп-белеп торалар бит. Авыл халкы өчен бернинди эш урыны калмады, - дип уфтанып сөйли Таһирә апа.
- Элек бар да бар иде. Мин үзем колхозда төрле эштә эшләдем, сарык фермасында да хезмәт куйдым. 24 яшемдә Борис Семенов исемле егет белән тормыш кордык. Инде аның гүр иясе булганына да шактый еллар үтте. Балаларыбыз булмады. Тормышның төрле чагын күрдек. Эшләп яшәгәндә тормыш алып барып була ул. Заманында сарыклар да асрап тордым, хәзер юк инде. Күршедә генә диярлек яшәүче бертуган энем Фердинантның гаиләсе гел ярдәм итеп тора. Бакчамдагы печәнемне чабып алалар, күрше-тирә авыл кибетләреннән кирәк-яракны, азык-төлекне алып кайтып бирәләр. Өемә газ плитәгә кадәр генә килә, ә салкыннарда мичкә утын ягам, ел саен бер арба утын сатып алам. Су да кермәгән, күршедәге Наилләрдән алып чыгам ", диде беръялгызы яшәүче тыл ветераны.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: