Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Игелеген генә күрә алмады...

Төзелеш эшләрендә катнашкан барча кешегә дә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтләре яусын, савабын күрергә язсын.

Куныр авылында яшәгән туганыбыз Халидә апаның мунчасы яраксыз хәлгә килгәч, өй белән бер түбә астында мунча эшләтеп булмасмы, дип район башлыгы янына кергән идек. Рамил Рәшитович гозеребезне кире какмады.

Күп тә узмады, «Якты юл» җәмгыяте эшчеләре килеп фундамент салып китте, соңыннан «Водстрой» эшчеләре мунча, бәдрәф эшләп куйдылар. Бик әйбәтләп, булсынга дип эшләделәр. Төзелеш эшләрендә катнашкан барча кешегә дә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтләре яусын, савабын күрергә язсын.

Апабызның улы Наил бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнаша. Кызганычка каршы, яңа мунчаның игелеген генә күрә алмады апабыз, узган атнада гүр иясе булды. Урыны оҗмахта булсын!

Вафиннар, Мөхәммәдиевлар, Хафизовлар гаиләләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев