Хезмәт

Игътибар! Район социаль яклау бүлегендә "Ачык ишекләр көне" була

Сез бу көнне социаль яклау бүлеге, матди ярдәм күрсәтү үзәге, “Наз” зәге һәм район мәшгульлек үзәге эшчәнлекләре белән якыннан таныша аласыз.

2018 елның 23 гыйнварында Балтач районының социаль өлкәсендә Ачык ишекләр көне үткәрелә. Сез бу көнне Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының ведомствоара эшчәнлеге: социаль яклау бүлеге, Республиканың 13нче номерлы матди ярдәм күрсәтү үзәге, “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге һәм район мәшгульлек үзәге эшчәнлекләре белән якыннан таныша аласыз.

Сезне 2018 елның 23 гыйнварында 9.00 -16.00 сәгатькә кадәр Балтач бистәсе, Һ. Такташ урамы, 3а йорт һәм Совет урамы 16 йорт адреслары буенча көтеп калабыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: