Ике айдан соң аның туе булырга тиеш иде. Ә без очраштык та очраштык...
Динара күп еллар аерылышып торганнан соң элеккеге сөйгән егете белән очраша һәм хәзер аңа карата нинди хисләр кичергәнен аңлый алмый, чынлап та яратумы яки бу бары тик бәхетле үткәннәргә карата сагынумы?...
«Элек мин моны бары тик кинода гына була ала дип уйлый идем: кешеләр гашыйк була, бергә яши, аннары ниндидер сәбәп аркасында аерылышалар, ә күп еллар үткәч урамда очраклы рәвештә очрашалар (кибеттә, трамвайда) һәм бер-берсеннән башка яши алмауларын аңлыйлар. Килешәсездер, бу күбрәк матур әкияткә охшаган. Әмма мондый романтик вакыйгалар чынбарлыкта да була икән. Хәер, барысы турында да тәфсилләп сөйлик әле.
Без Данияр белән 12 ел элек таныштык. Ул вакытта мин икьтисад факультетының икенче курсын тәмамладым, һәм җәйге каникулларда безне дус кызым белән Әлмәт шәһәренә практикага җибәрделәр. Безгә җирле сәүдә компаниясендә эшләргә, төрле исәп-хисап эшләрен алып барырга йөкләнгән иде. Оешманың хуҗалык эшләре буенча директор урынбасары бер көнне безне үз дачасына чакырды. Олы яшьтәге ханым безне яратып өлгергән иде. Шунда мин өй стенасына эленгән фотосурәтне күрдем һәм андагы егеткә бер күрүдә гашыйк булдым! Ә икенче көнне ул матур егет әнисе янына эшкә килде, шунда шәхсән таныштык. Шул көннән бирле аерылышмадык диярлек...
Дөрес, биредә бер күңелсез хәл килеп чыкты. Ачыкланганча, Данияр ул вакытта икенче бер кыз белән очрашып йөргән. Моннан тыш, ике айдан соң аның туе булырга тиеш иде. Шул хәбәрне ишеткәннән соң, беренче мәлләрдә мин дә, ул да бу турыда уйламаска тырыштык, бары бер көн белән генә яшәдек һәм бергә үткәргән һәр мизгелдән ләззәт алдык. Ике атна очрашып йөргәннән соң, мин бездән юньле пар чыкмаячагын, киләчәгебез юклыгын аңладым: минем сөеклем менә-менә өйләнергә җыена, аның кәләше инде туй күлмәге дә сатып алган, артка юл юк... Шуннан соң инде мин бөтен көчемне йодрыкка җыеп үз-үземә аның белән аерылышырга карар бирдем. Данияр шәһәр читендәге дачасына китте, мин яңадан эшкә чумдым, ул гына мине яраткан кешем янында була алмавым турындагы моңсу уйлардан коткарды.
Нәкъ дүрт көннән Данияр шәһәргә кире әйләнеп кайтты. Ул мине безнең оешма бусагасында каршылады, кочаклап алды һәм бүтән беркайчан да мине җибәрмәячәген әйтте. Туй үткәрүдән баш тарткан икән...
Данияр белән без нәкъ ике ел очраштык. Дөрес, мин Чаллыда яшәдем, чөнки укуны ташлый алмадым, ул - Әлмәттә, тик бу безгә атна саен күрешергә комачауламады. Данияр безнең шәһәргә тулысынча күчеп килергә җыенгач, минем тормышымда икенче ир-ат пәйда булды. Яңа ел алдыннан Данияр белән аерылыштык. 10 елга сузылды бу.
Бу елларда ничек яшәвемне озак язып тормыйм. Тик шуны гына әйтәм, шәхси тормышым барып чыкмады. Данияр турында мин бөтенләй искә төшермәдем диярлек, чөнки, ул вакытта минем уйлавымча, мин аны бөтенләй яратмадым. Бервакыт, безнең уртак дусларыбыз аша Даниярның аерылышканын, улы барлыгын белгәч, минем йөрәгем жу итеп китте.
Һәм менә ике атна элек телефоным шалтырады. Трубканы алдым да, бик таныш тавыш ишеттем: «Сәлам, бу Данияр! Беләсеңме, ничә еллар үтсә дә, сине берничек тә оныта алмыйм...» Без ике сәгать сөйләштек, икенче көнне ул тагын шалтыратты, аннары тагын һәм тагын. Мин үз-үземне танымадым, аның турындагы уйларым белән йокыга киттем, уяндым һәм тавышын яңадан ишетер өчен һәр көннең кичен түземсезлек белән көтә идем. Аннары ул минем яныма Чаллыга килде. Без онытылмаслык ике көнне бергә үткәрдек. Хатыны белән яшәмәвен Данияр ачыктан-ачык әйтте, чөнки ул бер хатынны гына ярата һәм ул - мин икән. Үз чиратымда, безнең арада ниләр булуын һәм киләчәгебез бармы-юкмы икәнлеген һич аңлый алмыйм. Күпме еллар аерылып торганнан соң, кешеләр бер-берсенә болай гына гашыйк була алмый кебек, язмыштан котыла алмассың дип юкка гына әйтмиләр бит инде! Ләкин икенче яктан, хәзер Даниярга карата кичергән хисләрем - үткәннәрне сагыну гына булыр, дип бик куркам. Дөресен әйтим, Данияр кебек мөкиббән китеп мине беркем дә яратмады. Хисләрем бары тик үткәннәрне сагыну, иртәме-соңмы суынырмын, дип куркам. Чөнки икенче тапкыр да Даниярны читкә этәрсәм, үземне гафу итә алмам һәм моңа бернинди мораль хокукым юк дип уйлыйм. Бәлки, әле бик тирәнгә кереп киткәнче, безнең мөнәсәбәтләрне туктату яхшырак булыр? Ләкин моны ничек эшләргә, бик кадерле кешедән ничек баш тартырга? Кыскасы, төшенкелеккә бирелдем, нишләргә дә белмим...”
Алинә Гыйләҗева
Чыганак: Шәһри Казан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев