Хезмәт

Ике яшьлек бала сукыр калган...

Бу вакытта аның әти-әнисе өйдә булган.

Бу вакыйга Ырынбурда булган. Ата-анасы телевизор караганда бала, аш бүлмәсенә кереп, үз өстенә уксус шешәсен аударган һәм битенә түккән, шактый гына сыекча күзләренә дә түгелгән. Әнисе белдерүенчә, бала уксусны шкаф эченнән алмакчы булган. Әлеге вакытта сабыйның күзенә операция ясаганнар. Әлегә аның күзләре күрми.

Табиблар яшь балалардан даруларны, химик һәм сәламәтлеккә зыян китерә алган башка әйберләрне ераграк алып куярга киңәш итә, дип яза Кызыл таң.

 

Автор: Ример Насретдинов

Фото: pixabay.com/ru

Реклама

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: