Хезмәт

Икътисадның нигезе хезмәт

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның стратегиясе республикабызның эзлекле үсешен тәэмин итә. Ил күләмендә Татарстанның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре буенча лидерлык позициясе ныгый.

2014нче елгы күрсәткечләр белән Татарстан төбәк башкарма хакимият органнары эшчәнлеге буенча Россиядә яңадан беренче урынны яулады. Төбәкләрнең үсешен күзаллау өчен соңгы өч елда 11 төр төп күрсәткеч искә алынган. Мондый җиңү инде бишенчесе. 7нче май көнне Россия Федерациясе Хөкүмәте утырышында яңгыраган бу белдерү татарстанлыларның күңел күтәренкелеген тагын да арттыра, хезмәттә яңадан-яңа уңышларга рухландыра.
Соңгы елларда халкыбызның тормыш дәрәҗәсенең үсүе, керемнәрнең артуы, ярдәмгә мохтаҗ катлауларны социаль яклау төрләренең киңәюе, төзелешләрнең ныграк темплар белән алып барылуы һәм вакытында файдалануга тапшырылуы, авыл хуҗалыгы өлкәсендә республикада районыбызның әйдәп баручылар сафында ышанычлы баруы - болар барысы да уртак хезмәтебезнең нәтиҗәсе. Яңа, 2015нче елда да районыбыз алдында торган бурычларны үтәү юнәлешендә эзлекле эш алып барыла.
Районның икътисади яктан тотрыклы үсештә булуы төзелеш эшләрен киң колач белән алып барырга мөмкинлек тудыра. Төзелеш эшләренең иң зур күпчелеге халкыбызның көндәлек тормыш-көнкүрешенә бәйле булган социаль-мәдәни объектларга туры килә.
Чепья авылында 120 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзү зур эшләрнең берсе булып тора һәм ул 1нче сентябрьгә файдалануга тапшырылырга тиеш. Мәктәпләргә капиталь ремонт үткәрү программасы нигезендә Арбор төп һәм Куныр урта мәктәпләрендә башланган эшләр төгәлләнеп килә. Балтач бистәсе янында урнашкан Сабантуй үткәрү урынын ял һәм сәламәтләндерү паркы итеп үзгәртү колачлы эшләребезнең берсе.
Балтачта һәм Яңгулда яңа спорт майданчыклары булдырылачак, Кариле авылындагы поликлиника бинасына капиталь ремонт эшләре дәвам ителә. Районда "Чиста су" программасы нигезендә 5 млн. 500 мең сумлык эшләр башкарылачак. Сосна һәм Нормабаш авылы халкы өчен яңа, модульле фельдшер-акушерлык пунктлары сафка басачак, 7 фельдшерлык пунктына 700 мең сумлык ремонт эшләре үткәреләчәк. Авыл урамнары юлларын төзекләндерү, ремонт эшләүгә үзара салым акчасының да ярдәме зур булыр, дип көтелә. Бу очракта кече бизнес вәкилләре дә читтә калмый. Бүгенге көндә районда туплана торган салымның 30 процентка якыны шәхси эшмәкәрлек аша керә. Балтач республикада җитештерү өлкәсендә алдынгы районнарның берсе. Ул авыл районнары арасында беренче унлыкта тора.
Күмәк хуҗалыкларда 2015нче елның узган дүрт аенда авыл хуҗалыгы продуктлары сатудан һәм хезмәт күрсәтүләрдән 631 миллион сум акча керде. Бу узган елның шул чорына караганда 21 процентка артык. Моңа иң зур өлешне түбәндәге хуҗалыклар кертте (мең сумнарда):
Яңа тормыш
47333
Дуслык
43577
Кызыл юл
43063
Кама
39712
Бөрбаш
37202
Күмәк хуҗалыкларга кергән акчаның 90 проценты, ягъни 571 миллион сумы терлекчелеккә туры килә. Ел башында булган бер шартлы терлеккә күчереп исәпләгәндә, бу 18 мең 563 сум тәшкил итә. Быелның узган дүрт аенда район күмәк хуҗалыклары 19895 тонна сөт җитештерделәр. Аның 18202 тоннасы сатылды, товарлылыгы 91 процент. Сөт сатудан кергән акча 373 миллион сум тәшкил итте.
2014нче елда уртача сөт сату бәясе 20 сум 29 тиен булса, быел дүрт айда һәр килограммы уртача 20 сум 49 тиеннән сатылган. Иң югары бәя белән - 21 сум 51 тиенгә «Татарстан» хуҗалыгы саткан. Бу продукциянең сыйфатына да бәйле. Алар саткан сөтнең майлылыгы 4,12 ә аксым күләме 3,2 процент тәшкил итә.
Районда сатылган 1 центнер сөтнең үзкыйммәте 1236 сум булып, 147 миллион 972 мең сум чиста керем алынды. Рентабельлелек дәрәҗәсе - 69,6 процент. Бүген район терлекчелегендә сөтчелек иң күп табыш китерә торган өлкә булып тора. «Яңа тормыш», «Маяк», «Кызыл юл», «Кама» хуҗалыкларында рентабельлелек 80 - 83 процент булса, «Борнак», «Сорнай», «Арбор»да ул шуның яртысына да җитмәде. Соңгыларына эшчәнлекләренә экономик анализ ясап, икътисадны әйдәп баручы бу тармакны табышлы итү буенча конкрет чаралар күрергә вакыт.
Яңа төр техника басуда нәтиҗәле эшли.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: