Хезмәт

Икътисадта вак-төяк юк

Нөнәгәр белән Чутай халкы берләшеп, бер хуҗалык булып эшли башлаганнан соң икенче тапкыр хисап җыелышына килделәр.

Җәмгыятьнең үзәге Чутайда булгач, ул шушындагы мәдәният йортында үтте. Моннан алдагы җыелышта Нөнәгәрдән катнашучылар бик сыек булса, монысына инде шактый күп килгәннәр. Икътисадый хәлләре мөшкелләнеп, инде вакытында бурычларын түләрлек тә рәте калмаган җәмгыятьне Чутайга кушып «Кызыл юл» дигән бер күмәк хуҗалыкка берләшкәч алга китешне тоя башлаганнар. Һәм, билгеле инде, халык аны иң элек хезмәт хакында күрә. Җәмгыятьтә эшләүчеләр өчен узган елга исәп-хисап ясалып беткән. Класслылык өчен дә, стаж өчен дә, экономияле һәм сыйфатлы эшләгән өчен төрле өстәмәләр дә түләнгән. Терлекче, механизаторларга бүгенге еллык хисап җыелышының бүләге итеп премияләр өләшенде. Елны аеруча яхшы күрсәткечләр белән төгәлләүчеләрне җәмгыять рәисе Фердинанд Хәйруллин сәхнәгә чакырып бүләкләде. Сыер савучы Мәсхүдә Закировага Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовның Мактау таныклыгын биргәндә залдагы алкышлар аеруча көчле булды.
Баш агроном, инженер, зоотехник һәм икътисадчының ясаган хисапларында җәмгыятьнең еллык эшчәнлегенә тирән анализ ясалу белән беррәттән, теге яки бу өлкәдәге кимчелекләрне төзәтү юллары, киләчәккә планнар да ачык чагыла. Мәсәлән, хуҗалык кассасына акча кертүнең төп чыганагы булган сөт җитештерүдә алга китеш бар, әмма әле мөмкинлекләре тагын да күбрәк икән. Үлгән бозаулар хисабына күп акча керми калган. Ашатуга азык чыгымнары зур. Бөртекле ашлык ашату кыйммәткә төшә. Хуҗалык рәисе Фердинанд Хәйруллин «Америка фермерлары кукуруз, сояга зур игътибар бирәләр» дип соңыннан ясаган чыгышында анда баргач күргән тәҗрибәсен уртаклашты. Быел кукурузны силоска да, бөртеккә дә күбрәк мәйданнарда игәргә планнары. Терлек азыкларын җитештерүгә киткән чыгымнарны киметү дә сөтнең рентабельлелегенә уңай йогынты ясаячак. Югары энергияле, арзанлы терлек азыгы җитештерүне максат иткәннәр. Экономия һәр җирдә булырга тиеш дип сөйләделәр җыелышта. Әнә элегрәк авыл урамнарын, юлларны кышын 18 тонналы «К- 700» тракторы чистартып йөрсә, хәзер бер грейдер юнәткәннәр. Җәмгыять территориясендәге бөтен юлны берүзе чистартып җитешә. Көнгә 30литр чамасы (элекке-сеннән ике тапкырга күбрәк ким) ягулык тотыла. Җыелышта мөмкин булып та җитештерелми калган сөт, ит сатудан керәсе акчалар да санап күрсәтелде. Хуҗалык рәисе күрше Кукмара районындагы көн саен 25-30ар тонна сөт җитештереп сатучы хуҗалыкларны мисалга китерде. Менә шулай булса хезмәт хакын да арттырып була, төзелешләргә, яңа техника алырга да акча кала. Әле бездә эшләп тапканның 40 процентлабы хезмәт хакына китеп бара. Калганын төрле салымнар, электр, газ өчен түләүләр йотып бара, дип сөйләде рәис. Җыелыштан җитештерүне арттырмый торып,әйбәт хезмәтхакы алып булмаячагын бик яхшы аңлап киттеләр. Ә моның өчен һәркем үз участогында намуслы хезмәт куярга тиеш. Җыелышта район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров катнашты һәм райондагы узган ел эшләнгән һәм быел эшләнәсе эшләр белән таныштырды. Татарстан Дәүләт Советы депутаты Марат Зариповның килүен «Кызыл юл»лылар зур мәртәбә дип кабул иттеләр һәм чыгышын зурлап алкышладылар. «Аерылганны аю, бүленг-әнне бүре ашар», ди халык. Моңа кадәр дә бергә-бергә матур эшләр күрсәткән чаклар булды. Инде хәзер дә күтәрелеп киләсез. Бүген җәмгыятьтә эшләүчеләрдән бермә-бер диярлек күп булган ветераннар эштә сезгә ярдәмче дә, киңәшче дә булыр» дип, җәмгыятьнең ветераннар советы рәисе Наил Салихов чыгышындагы фикерләр белән төгәллим язмамны.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: