Инде күрше бәрәңге утырткан, соңа калмаска иде...
Авылда шундый гадәт: берәү бакчага чыкса, календарьда да, һава торышында да эш юк, калганнар да бакча ягына карый башлый. Язын да шушы хәл, җәен, көзен дә. Эшкә тәвәккәлләргә куркып, шикләнеп торучылар кемнеңдер башлаганын гына көтә.
Менә быелгы язда да, берәүдән берәү күреп, акрынлап, яшелчә бакчаларын да эшкәрттеләр, орлыклар да чәчтеләр, теплицаларына да кыярдан кала бөтенесен утырттылар. Инде чират бәрәңге бакчаларына җитте. Юкса 22 апрель иртәсендә күршеләребезнең бәрәңге утыртканын күреп, күпләр: «Бигрәк иртә бит әле, җир дә җылынмаган», – дигән иде.
Берничә көн үтүгә, инде авылда бәрәңге утыртучылар арткан булып чыкты. Бездән әллә ни ерак булмаган Яңгул авылында да утырталар икән. Ашыгучыларны аңлап та була: җирнең дымы көнләп-сәгатьләп кими. Көчле яңгырлар явып тыгызламагач, быел җир дә көпшәк, диләр. Дөрес, әле җирнең өсте генә җитешкән, аскы өлеше юеш, зур техникалар белән бакчаларга керә торган түгел. Авылларда бит хәзер күп кешенең мотоблоклары бар, шулар белән эшкәртәләр, утырталар. Бакча тапталмый, балчыгы да тыгызланмый, диләр.
– Кичтән генә күлтиләгән идек, кузгаткач, санаулы сәгать эчендә бакча менә шушындый әйбәт булып җилләгән, ник бер кәсәнкәсе булсын, – ди бәрәңге утырткан күршеләребез.
Алар ел да бәрәңгене иртә утырта. Үткән ел да салкынча вакытта утырттылар. Без әле җир җитешмәгән, «пешмәгән» дип көтеп калдык. Аннан тоташ яңгырлар башланды. Нәтиҗәдә, без бәрәңгене гомер булмаганча, 1 июньдә генә утырта алдык. Аларның бәрәңгеләре, берничә көнгә генә соңарып, искиткеч матур, тигез булып тишелеп чыкты, җылы туфракка утыртканга карап, безнекеләр дә ашыкмады: тиешле көнен тутырмыйча тишелмәде. Безнекеләр «борын төртеп» килгәндә, алар инде беренче кат рәт араларын эшкәртте. Аңа карап, корт та ашап бетермәде. Өстәвенә, безнең авылда ел да, август башларында инде бәрәңгегә фитофтора төшә, нинди генә химикатлар белән, ничә тапкыр эшкәртсәң дә, аннан котыла алган юк (су сиптерү-сиптермәүгә дә карамый). Шуңа күрә, үткән ел безнең бик күп булып яралган бәрәңгеләр үсеп туя алмый калды, ә күршеләрнең уңышы искиткеч шәп булды.
– Көз көне бәрәңге казыганда: «Сез кайчан утыртасыз, без дә шул вакытта утыртырбыз әле», – дигән идем, сезгә җитешә торган түгел, болай булса, киләсе елга көздән утыртып калдырасыз икән, – дим, шаяртып, бәрәңге утыртучы күршеләребезнең хәлен белешергә кергәч.
Аларның буразна сызып, элекке кебек бәрәңге утыртуларын күрүгә (үткән ел мотоблокка кечкенә сажалка куеп утыртканнар иде, алай бик озакка китә диделәр), күңелдә матур хатирәләр дә яңарды. Бакчаларны ат белән эшкәртеп, нәкъ шушылай, буразна буйлап йөреп, бәрәңге утырткан еллар. Ян бакчаларның зурлыгы! Фермадагы ике-өч атка берәр ай алдан чиратка языласы. Синең чиратың булган көнне, үч иткәндәй, яңгыр ява. Әле иртәдән яуса бер хәл, бөтен туганнар, күршеләр җыелышып, «менә хәзер ат килә» дип көткәндә генә ява башлый ул. Кайбер елларны шул сәбәпле, берничә тапкыр җыйналып таралышасың. Бер елны без бәрәңге утыртып бетергәндә… буран чыкты. Дулый-дулый кар яуса да, бүленмәдек, утыртып бетердек. Бәрәңгегә зыяны булды дип истә калмаган, аның каравы ел саен искә алабыз.
Ул күршеләр белән бер-беребезгә кулалмашка йөрүләр! Бәрәңге чәйләренең тәмлелеге! Кайсы күршебезнең бәрәңге чәенә дип нәрсә пешергәненә, кемнең бәрәңгене нинди куелыкта утыртуына кадәр истә… Шөкер, бик дустанә, бик күңелле яшәдек. Беребез эшкә тотынса, калганнар булышырга йөгерә идек… Хәзер барыбыз да үзенчә, үзенекеләр белән эшләргә тырыша. Килер кешең булса, алай да рәхәт. Һәр чорның – үз матурлыгы.
Тракторлар кертеп, бакчаларны бозып бетердек, диючеләр булса да, алар белән эшләүнең үз рәхәте бар. Киләләр, күп булса, ярты сәгать эчендә эшкәртеп, утыртып, көзен казытып та китәләр. Бакчаңның капкасын ачып-ябучы кеше булса, шул җитә.
Элекке бәрәңге бакчаларының өчтән бере генә калса да, барыбер, шушы чор җитүгә, авыл кешесенең эченә «корт» керә. Бәрәңгеләр утырткач, ничектер күңелгә рәхәт булып кала шул. «Үзебездән торганын эшләдек», – дибез…
Гөлсинә Хәбибуллина
Фото: ШАТ-Көшкәтбаш
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев