Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Ипотекага алынган фатирга кагылышлы яңалык

Яңа канун катлаулы хәлдә калган кешеләргә ипотекага алган торакларын югалтуны булдырмаска мөмкинлек бирәчәк. Документ хокукый актлар порталында бастырылган.

Россиядә гражданнарга банкротлык вакытында ипотека аркасында «обременение»дә булган бердәнбер торакны саклап калырга мөмкинлек бирә торган канун кабул ителде.

Бу финанс кыенлыклары килеп туган һәм ипотека буенча түләүләрне үти алмаган Россиянең күп кенә гражданнары өчен бик мөһим закон. Шунысы игътибарга лаек, вакытында түли алмаган очракта штрафлар һәм пенялар исәптән чыгарылачак.

Дәүләт Думасы тарафыннан июль ахырында хупланган канун проекты хәзерге вакытта аеруча актуаль, чөнки суд тарафыннан түли алмаган дип танылган гражданнар саны арта. Әйтик, шундый төр категория гражданнар 2023 ел башыннан 249,9 мең кеше булган, бу узган ел белән чагыштырганда 28,8 процентка күбрәк. Бу хакта элегрәк Дәүләт Думасының милек мәсьәләләре, Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты рәисе Сергей Гаврилов хәбәр итте. 

Яңа канун нигезендә, ипотека буенча залогта булган бердәнбер торак тартып алынмаячак, бу ысул физик затның банкротлыгы вакытында кулланылмаячак. Әмма, торакны саклап калу өчен, бурычлы кеше банкротлык процедурасын узганнан соң ипотека буенча айлык түләүләрне каплау сәләтен исбатларга тиеш булачак.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ипотека