Хезмәт

Җирдән файдалана беләбезме?

Россиядә агросәнәгать комплексының тотрыклы үсеше кече форма хуҗалыкларының тотрыклы эшләвенә бәйле. Ә аларның эшчәнлеге беренче чиратта җир участоклары һәм авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү өчен җирләрдән нәтиҗәле файдалану белән аңлатыла.

Милек формасы нинди булуга карамастан, авыл хуҗалыгы биләмәсендәге җирләрдән тирә-юнь мохиткә зыян китермичә, пычратмыйча, чүпләмичә һәм туфракның уңдырышлыгына зыян салмыйча файдаланыр­га кирәк. Ел саен җирдән уңыш алу нәтиҗәсендә туфракта файдалы матдәләрнең күпләп югалуы фән тарафыннан да, гамәли эшләр белән дә исбатланды. Көзге бодайның бер гектарыннан 40 центнер уңыш алу өчен 140 килограмм азот, 50 килограмм фосфор окисе, 100 килограмм калий окисе кирәк. Дөрес, югалган файдалы элементларның шактый өлеше минераль ашлама кертү нәтиҗәсендә тулыландырыла, әмма шул ук вакытта туфракның гумус запасы (органик өлеше) кими. Авыл хуҗалыгы культуралары уңышы белән җирдән чыгарыла торган туклыклы матдәләр белән туклануга китә торган файдалы эле­ментлар нисбәте игелә торган культура төренә бәйле. Туклану продуктлары аша кешегә бирелә торган туфрактагы кыйммәтле матдәләрнең, микроэлементларның җитмәве, яки артыклыгы ахыр исәптә кешел­әрнең һәм терлекләрнең авыруына сәбәп була. Шунлыктан җирдән файдалану белән бергә аны таби­гый запас белән тулыландыру турында да онытмаска кирәк. Эре агросәнәгать предприятиеләрендә бу мәсьәлә күпмедер дәрәҗәдә хәл ителсә дә, кече хуҗалыкларда ул эш башлангыч этапта гына. Берен­чедән бу, мөгаен, аларның агрономия өлкәсендә грамотсызлыгыннан, икенчедән, файдалану сроклары­ның тәгаенләнмәвеннән киләдер.

ТР буенча «Россельхознадзор» идарәсе белгечләре җирдән файдалану законнарының үтәлешен планлы тикшерүләр вакытында РФ Җир кодексында күрсәтелгән документларның булу-булмавына аеруча игъти­бар бирә. Тикшерү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, агротехника таләпләренә, туфракта файдалы матдәләр күләмен фәнни нигезләнгән, чәчү әйләнешен күрсәтүче картограммаларга игътибар аз бирелә. Шулай булгач, ни барлыгын, нинди үзгәрешләр барганын белми торып әлеге тере организмны ничек савыктыр-мак кирәк? Шунлыктан, җирнең сыйфатын бозган, туфракны һәм җирне яхшырту буенча билгеләнгән таләпләр һәм мәҗбүри чараларны үтәмәгәннәргә административ штраф түләтү каралган.

Җирдән файдаланучыларның икенче категориясенә үз составында авыл хуҗалыгы биләмәсендәге җир биләмәләре булган авыл җирлекләре керә. Йомшак кына итеп әйткәндә, бу җирләргә карата битараф мөнәсәбәт киң таралган. Барлык авыл җирлекләрендә дә бу җирләр рәсмиләштерелмәгән, аларны сый­фатлы тоту турында уйланылмый.

Реклама

Югарыда әйтелгән-нәрдән чыгып, 2011нче елны Арча, Балтач, Кукмара районнары буенча 80 тикшерү үткәрелде һәм актлар язылды. 27 кеше административ җаваплылыкка тартылып барлыгы 56500 сум штраф салынды.

Балтач районы буенча барлыгы 40ка якын фермер хуҗалыклары исәптә тора. Аларның күбесе җир белән шөгыльләнә, ә тикшерү нәтиҗәләренә килгәндә, аларның берсендә дә җир документлары РФ Җир кодек­сының таләпләренә туры килми.

Кыскасы, җирдән файдалану һәм аны тәртипкә салу буенча без -тикшерүчеләргә дә, җирдән файдалану­чыларга да бик күп эшләргә кирәк әле.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: