Хезмәт

Балтач районы

Төрлесе

Җитәкче постында егерме җиденче җәе.

Фарадис - шофер, Наҗия - укытучы. Авылда абруйлы, хөрмәтле гаилә була алар. Чөнки хезмәт урыннарында эшләрен җиренә җиткереп башкаралар, авылдашларына игътибарлы, кешелекле.

Фарадис хезмәте белән совхозга да, авылдашларына да күп игелекләр күрсәткән, район күләмендә танылган. Наҗия үзе укыткан химия фәне буенча танылган мөгаллимә һәм завуч буларак та, Бөрбаш мәктәбе даның күтәрүгә зур өлеш керткән шәхес. Рафис менә шундый гаиләдә балаларның өлкәне - энесенә һәм сеңелесенә үрнәк булып үсә. Мәктәптән соң Чавал техникумында укып агроном һөнәре үзләштерә. Диплом алып кайтып эшли генә башлый, аны Совет Армиясе сафларына алалар.
Солдат хезмәтен тутырып кайткан яшь егетне совхозның ул чактагы директоры Тәбрис Зарипов чакыртып ала да, әти-әниләрең авылда билгеле кешеләр, син дә сынатмассың шәт, дип бригадир булырга тәкъдим ясый. Бер атна да ял итмәгән Рафис бригаданы кабул итеп ала. Авылдагы һәр участокта эшнең көйле баруын, совхоз эшчеләрен сәләтенә һәм теләгенә карап эш белән тәэмин итүдә, кырда, фермада булмасын бригадир буларак, нәтиҗәле эш оештыра. Коллектив белән, кешеләр белән эшләргә шушында өйрәнә, тәҗрибә туплый. Читтән торып укып, Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. Һәм совхозның баш аграномы итеп билгеләнә. Бу постта дистә елга якын эшли. Совхозда кырчылыкта сизелерлек алгарыш ясала. Игенчелек продуктлары сатудан совхоз кассасына ел саен өстәмә акчалар керә.
1988нче ел. Бөрбаш совхозы директоры Нурислам Әшрәфҗанов Балтачка эшкә китә. Районның ул чактагы җитәкчесе Марат Әхмәтов эш нәтиҗәләре белән танылып килгән Рафисны совхоз директоры булырга үгетли. КПССның көчле вакыты, партия кушуы карусыз үтәлергә тиеш дигән чаклар. Шушы елның җәеннән Рафис Фарадис улы Солтанов «Бөрбаш» совхозы белән җитәкчелек итә башлый. Әле 10нчы майда гына 33 яшен тутырган ир-егет өчен зур һәм җаваплы пост була бу ул чакта. Күп коллективларны таркалуга китергән илдәге үзгәртеп коруларның тәэсире совхозга да йогынты ясый. Аларга район колхозлары симертү өчен маллар бирми башлыйлар. Әмма Рафис югалып калмый. Командасы белән киңәшеп, кайда бар шуннан, браковать ителгәнме ул, ителмәгәнме, тана бозаулар җыя башлыйлар.
Удмуртия, Оренбург якларына чыгып та сатып алып кайталар. Аларны үстереп, яхшы нәселле орлык белән ясалма каплатып, сыер итәләр. Зур акчалар түгеп, бер нәселле тана да сатып алмыйча, бер дигән савым сыерлары көтүе булдыралар. Үзләрендә дуңгызлардан күпләп үрчем алуны җайга салалар.
1996нчы елда совхоз беренче тапкыр 45 тонна сөт җитештерә, ел саен арта барып, узган ел бу күрсәкеч 3527 тоннага җитә. 1999-2004нче елларда бәрәңге үстереп сатып күп акча эшлиләр. Рафис Солтанов директор булган 27 елда «Бөрбаш» җәмгыяте бары тик бер тапкыр - 1998нче елны гына зыян белән тәмамлаган. Анысы да бөлә башлаган «Алан»ны китереп кушканнан соң беренче ел. Ул җитәкчелек иткән елларда «Бөрбаш» биш тапкыр районда абсолют җиңүче булган совхоз. Узган ел 28 миллион 641 мең сум табыш алганнар.
Шулай да Рафис Солтановны авылларның киләчәге, авыл хуҗалыгы продукциясенә сатып алу бәяләренең түбән булуы борчый. Дәүләтнең авылга бүгенге карашы булганда, авылда яшьләр калмаячак, бер ун елдан фермаларда, кырларда кем эшләр икән, ди ул. Рафис тормыш иптәше Гөлүсә белән тәрбияләп үстергән өч кызы, алардан туган һәм туачак оныклары, гомумән киләчәк буын өчен кайгыртып хезмәт итә. Һәм 60 яшьлек юбилеен да кырда - игенчеләр янында каршылый. Җитәкче постта 27нче җәенә килә.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250