Җитәкченең тырышлыгы капкасыннан күренә
Җәйге чорда ындыр табагына килсәң, тәмле ашлык исе, тыз-быз чабып торган техника каршы ала, гадәттә. Тик “Активист” хуҗалыгында безне шау чәчәктә утырган ишегалды каршылады.
Чәчкәләргә карап хуҗасына да бәя бирерлек шул, 16 ел амбар мөдире булып эшләүче Айсылу Волкова бөтен җирдә тәртип булганны ярата. Бу аның эш бүлмәсеннән башлап, бөтен территориядә күзгә чалына.
Волковлар гаиләсе хуҗалыкның ныклы тылы дип тә әйтер идем, гаиләнең гүзәл заты – ындыр табагында җитәкчелек итсә, гаилә башлыгы Реваль Волков озак еллар “КамАЗ”да, ә уллары Ренат “ГАЗ-53” эшли. Волковлар гаиләсеннән иң элек Реваль абый белән танышу насыйп булды. Армия сафларында хезмәт итеп кайткач, “ГАЗ-52”дә эшли башлый ул, аннан инде “ГАЗ-53”тә хезмәт юлын дәвам итә. Соңгы 15 елда “КамАЗ”да хезмәт куя, хуҗалыкның ерак юлларга да йөри торган ышанычлы шоферы ул. “Кая кушсалар көн дими, төн дими юлга кузгалам, иң ерак барганым Саратов өлкәсе булды. Эш булганда кая кушсалар шунда йөрибез, техниканың да юлда ватылып калганы юк”, дип башкарган эшләре турында сөйләде Реваль абый. Техниканың төзек булуы, озын юлларда да ватылмыйча йөреп кайтуы, әлбәттә, шоферның үзеннән тора. Әйдә ярар дигән уй белән түгел, үзенең икенче йорты итеп кабул итеп эшләгәндә генә техника да хуҗасына тугры була шул.
Без килгәндә ындыр табагында кызу эш көне иде, ике көн рәттән хуҗалыкка солы бирелгән, аңарчы арышны да тулаем биреп бетергән булганнар. Моннан 15 еллар элек амбар мәктәп укучылары, яшьләр белән гөрләп эшләп торса, хәзер инде техника заманасы булгангамы, кеше күп дип әйтеп булмый, берничә студент кына. Хәтта каравылчыны да компьютер алыштырган, уңайлы бит, шушыннан кемнең нишләгәнен карап, тәртиптә тотам, ди Айсылу ханым. Ындыр табагындагы эшләрне трактор белән Алексей Колесников һәм “ГАЗ-53” машиналары ярдәмендә башкаралар.
Амбарда чакта хуҗалык агрономы Иван Константинов белән игеннәрнең торышы, бөртекләрнең дымлылыгы, уртача уңыш, элиталы сортлар турында да кыскача сөйләшеп алдык. “Дымлылык ягыннан бик уңышлы ел булды дияр идем. Көзге бодай, арыш, арпа, борчак симәнәләре киптерелмичә салынды. Симәнәгә супер элита сортларын шулар белән махсус шөгыльләнүче хуҗалыклардан да алабыз. Мәсәлән, Тимирязев исемендәге хуҗалыктан “Конкор” сортлы солы һәм “Нур” сортлы арпа, ә “Татарстан”нан “Память Чепелева” сортлы арпа алынды. Түбән Каманың “Гигант” хуҗалыгыннан “Льговская-4” сортлы көзге бодай алып кайткан идек”, дип сүзен башлады Иван Васильевич. Уңышның башка елларга караганда әйбәтрәк булуын ассызыклап үтте агроном. Көзге бодай уртача уңышны 50,3 центнер, арыш — 36,7не биргән, “Аксайский усатый” сортлы борчак 32,8 центнер уңышы белән сөендергән. “Конкор” сортлы солылары бер мәйданнан – 37, икенчесеннән 41 центнер уңыш биргән. 19 гектарда үстерелгән “Нур” сортлы арпа 50,5 центнер, “Память Чепелева” сортлысы 25 гектардан 42,5 центнер уңышы белән куандырган.
Узган атнада булган яңгырлар берникадәр эштән туктап торырга сәбәпче булса да, бүгенге көндә вакытында игеннәрне җыйнап бетерергә иде дигән максат белән эшли игенчеләр. Ике дистә елдан артык “кыр корабы”н иярләүче Виктор Федоров бүгенге көндә улы Кирилл белән “КЗС-812” комбайнында тырышып хезмәт куялар. Шулай ук “КЗС-812”дә эшләүче – Константин Васильев, “Нива”да хезмәт куючы – Фердинанд Таҗетдинов, “ДОН-1500”не иярләүче Юрий Андреевлар да үз эшләренең осталары. Ындыр табагына игеннәрне Владимир Колесников (“КамАЗ”) һәм “ГАЗ-53”дә Ренат Волков, Николай Шакаев, Алексей Шамов, Геннадий Семеновлар ташый. “ГАЗ-53”дә эшләүчеләр ындыр табагы белән басуда чиратлашып эшләп, ике җирдә дә үз тырышлыклары белән сөендерәләр.
Икенче тукталыш машина-трактор паркы. Аның белән таныштыруны гадәттә инженер я гараж мөдире үз өстенә ала иде. Тик җәйге чор һәркемнең дә бер урында гына тора торган чагы түгел шул, шуңа да миңа ярдәмгә бу көнне авыл хуҗалыгы машиналары буенча инженер, шулай ук хезмәтне саклау инженеры, азсүзле Владимир Зубарев килде. Алда санап киткән вазифаларыннан тыш, 12 ел хуҗалыкта эшләү дәверендә ул үзен “Магдон”да тырышып эшләве белән дә таныткан хезмәткәр. Бүгенге көндә дә яраткан эшен ташламаган ул, хәзер инде студентларны өйрәтәм, диде Владимир.
МТПның буш көненә туры килдек, тик шулай да хуҗалыкның иң тәҗрибәле тракторчысы Арсентий Кугергин биредә, ремонтта иде. Соңгы 11 елда ул “МТЗ-1221” тракторында эшли, ә хезмәт юлын 1980 елда “МТЗ-50”дә эшләүдән башлап җибәргән. Аннан соң “МТЗ-52”не дә иярләгән, бригадир да булып алган, “Алтай”да да, “Т-150”дә дә эшләргә насыйп булган. Лаеклы ялда булса да әлегәчә эшләгән ул, тик быел соңгы елым, туктармын инде, диде Арсентий Петрович. Башкарган эшләреннән генә дә аның бар якка да булган механизатор икәне күренә. Басу-кырларда тырмалау, күлтиләү, көзге чәчүгә җир әзерләү, зяблау кебек эшләр белән беррәттән сенажын да, силосын да ташый. Эштән курыкмаган, булдырам дип йөргән мондый механизаторлардан яшь буын да үрнәк алып үссә иде.
Владимир Зубарев белән парк буенча йөрүебезне, яңа техникалар белән танышуыбызны дәвам иттек. Соңгы елларда машина-трактор паркы яңартылып тора, дип, яңа алынган техникаларны санап үтте әңгәмәдәшем: “Кировец” тракторы, “Полесье” азык җыю комбайны, СЗП-3.6 чәчкечләре, “МТЗ-82” тракторы алынды”. Парктагы барлык техниканы барласак – 4 урып-җыю комбайны, 2 азык җыю комбайны, 1 “Магдон”, 21 трактор, 3 “КамАЗ”, 5 “ГАЗ-53” машинасы бар. Парктагы техника сафлары яңару бик сөенечле күренеш, әлбәттә, замана белән бергә атлап, әлеге тырыш хуҗалыкны киләчәктә алдынгылар сафында да күрергә насыйп булыр әле безгә.
“Активист” хуҗалыгында үткәргән берничә сәгать эчендә биредә бердәм булып, тырышып эшләүләре сокландырды мине. Парк-ындыр табагы-иген кырлары – бер-берсенә нык береккән әлеге тармакта көйләнгән эш гөрли. Алга таба да шулай булып, уйлаган эшләре нәтиҗәле булып, һәрбер тармакларында булган үзгәреш, үсешләре дәвамлы булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев