Иван Новиков: Россиядә алданган өлешчеләргә дәүләт ярдәмен чикләү ихтималы бар

Татарстанның Алданган өлешчеләргә ярдәм фонды директоры проблемалы объектларда еш кына күп фатирлар инвесторларныкы булуын әйтте.
(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Россиядә алданган өлешчеләргә дәүләт ярдәме белән фатир бирүне чикләү ихтималы федераль дәрәҗәдә карала.
Бу турыда Татарстанның Хөкүмәт йортында узган брифингта Татарстанның Алданган өлешчеләргә ярдәм фонды директоры Иван Новиков әйтте.
«Проблемалы объектларны төзеп бетерү өчен бюджет акчасы тотылу сәбәпле, гамәлдәге законга үзгәрешләр кертү һәм өлешчеләргә чикләнгән күләмдә фатир бирү варианты федераль дәрәҗәдә карала», — диде Иван Новиков.
Аның фикеренчә, әлеге мәсьәлә кертемнәрне иминләштерү схемасы кебек эшләргә тиеш. Ягъни, ул өлешчегә ярдәм нигезендә тапшырылырга тиешле мәйданны билгеләп, калган өлешен эшмәкәрлек рискы буларак бәяләүне күздә тота.
«Билгеле булганча, проблемалы объектларда еш кына күп фатирлар инвесторларныкы. Алар я юридик затлар, я алга таба сату өчен торак алган кешеләр», — диде Иван Новиков.
Фото: Рамил Гали
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
8 март 2021 - 20:11Анкеталар 1 апрельгә кадәр тутырылмаса, 10 меңнән 20 мең сумга кадәр штраф каралган 2021 елның язында Росстат Россия Федерациясенең барлык төбәкләре буенча кече бизнесның икътисади исәбен алып барачак.9201
-
8 март 2021 - 17:11Җиңү тәме яки Балтач ДОСААФы традицияне дәвам итеп, чираттагы җиңүен яулады Ел саен февраль азагында районыбызда картинг ярышлары үткәрелә һәм ул Ватанны саклаучылар көне белән Халыкара хатын-кызлар көненә багышлана.9101
-
8 март 2021 - 15:41Котькинлы дуно аслаз вордӥськем музъемез, анай- атаез, вордскем кылыз Тыныд, газетэз лыдӟись, ӵектӥсько кӧня ке кылбуръёсме. Одӥг ке но адями соосты матын карыса лыдӟиз ке, мон понна со шумпотон ини.9100
-
16 февраль 2021 - 13:55Район үзәк китапханәсендә шагыйрь Рәмис Аймәт белән очрашу булды
-
5 февраль 2021 - 10:42Райнур Фәизов һәм Рәмис Ганиев тальянда сыздыра...
-
5 март 2021 - 13:05Газетаның 8нче санында (5 март, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар24300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика