Хезмәт

Капиталь ремонтка каралган субсидия турында

«Вакытлы матбугатта кайбер категория гражданнарга капиталь ремонт өчен компенсация карала дип яздылар. Әлеге акчалар безнең шикелле аерым йорт белән торган кешеләргә дә биреләме? Зәйтүнә әбиегез.

Әлеге сорау белән "Идарәче компания" җәмгыятенең директор урынбасары Фәрит Ибраһимовка мөрәҗәгать иттек.
"1 гыйнвардан Россия Президенты Владимир Путин кул куйган закон нигезендә инвалидлар һәм кайбер категория пенсионерлар өчен капиталь ремонт өчен түләү чыгымнары компенсацияләнә башлады. Әмма сүз күпфатирлы йортларда ясалучы ремонт хакында бара. 399 номерлы Федераль закон (29.12.2015) нигезендә70 яшькә җиткән ялгыз яшәүче, беркайда эшләмәүче торак милекчеләренә, I һәм II төркем инвалидлар, инвалид балалар, инвалид балалары булганнарга бу субсидия - 50, ә 80 яшькә җиткәннәргә 100 процент күләмендә каралган".

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: