Кар яву көтелә. Кайчан?
Татарстанда кар гадәттә 17 ноябрьдә яки аннан да соңрак ява.
Татарстанда агымдагы атна азагына урыны белән җепшек кар яву көтелә. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Гидрометеорология үзәге башлыгы Феликс Гоголь хәбәр итте.
«Киләсе җомга һәм шимбә җепшек кар көтелә. Ләкин аны республикада яшәүчеләрнең барысы да күрмәячәк, чөнки кар урыны белән яңгыр белән бергә явачак. Республикада беренче кар гадәттә октябрьнең икенче-өченче декадасы азагында ява», - диде ул.
ТР Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, 25-26 октябрьдә циклонның тыл өлеше тәэсирендә температура фоны вакыт-вакыт түбәнәя һәм төнлә 0..+5 градус, ә көндез +2..+7 градус була.
Аның сүзләренчә, Татарстанда кар гадәттә 17 ноябрьдә яки аннан да соңрак ява. Бу безнең төбәктә тотрыклы кар катламы барлыкка килү турында күпьеллык мәгълүматлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев