Кара җиләк
Кара җиләкнең күз күрүе өчен файдалы булуын хәзер бик күп кеше белә. Бөек Ватан сугышы елларында совет очучылары төнлә күзләре яхшы күрсен өчен даими рәвештә кара җиләк кесәле кулланганнар.
Инглиз очучылары да, алардан күреп, чәйне бары кара җиләк кайнатмасы белән генә эчкәннәр. Космонавтларга да аны һәр көнне куллану тиеш булган. Галимнәр соңрак, 1980 елларда төрле тикшеренүләр үткәреп, күз авыруларын кара җиләктәге файдалы матдәләр белән дәвалау сәламәтләнүгә китерә дигән фикергә килгәннәр.
* * *
100 грамм кара җиләктә 88 мг калий, 0,5 мг магний, А витамины — 12 мкг, С витамины — 17 мг, Е витамины — 5 мг, тимер — 7 мг, 13 мг фосфор бар.
* * *
Кара җиләкне еш куллану күңел төшенкелегеннән котылырга ярдәм итә.
Фото: pixabay.com/ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев