Хезмәт

Кара язмыш

Их, балам, балам, мин сине тагын калдырып китәм бит, нишлим соң инде? Синең каберең өстендәге күзләреңне күрә алмам бит инде...

Дөньяда ыжгыра да сызгыра торган тынлык та була икән. Әйе, бары тик җил тавышы, котырган буран улавы гына ишетелә, ә бар тереклек тын калган, каядыр качкан, билгесез вакытка иң тирән өненә поскан. Җир белән күк бертиң караңгы, кайдадыр авыллар бардыр дисәң, тычкан уты күренми, кайдадыр йолдызлар бар дисәң, күк йөзе үзе беленми – бар мохит кар-бураннан яралган кебек. Мондый буран таң атканчы өй түбәсенә      җиткереп көрт өеп куярга да мөмкин. Нишләсә дә аңа комачаулаучы, каршы төшүче юк. Менә ул морҗага килеп сарыла, төтен юлы аша үтеп кешеләр яшәгән өйгә сурылып кермәкче була. Тик, керәлми, юшкәләр ныклап ябылган. Җилнең ачуы чыга, ул морҗа эчендә дулап әллә нинди озын бер тавыш чыгара. Кешеләр моны, үлемечле дию пәрие тавышына ошатып, калтыранып куя. Ә җил, кинәт кенә борылып төшә дә, көлтә-көлтә карлар сибеп тәрәзә шакый.  Бердәнбер тәрәзәдә ут бар икән, монда кешеләр нишли, ник йокламыйлар? – белергә тели. Шик төшә, төнлә бит адәм токымы ял итә, алдагы эш көненә көч җыя.

Бу – Халисә өе. Аңарда йокы кайгысы түгел, ул үзе хәл эчендә. Нишләргә соң, дигән сорау аның миен бораулый. Җиңел генә бер карарга килә торган эшмени, яшәү яки үлем мәсьәләсе хәл ителә.

- Нәрсә уйлыйсыңдыр, балам, бу заманда кем бала таба инде. Болары ач утырганда дүртенчесе нигә кирәк? Ачлыктан кырылып үлеп бетикмени инде хәзер, - дип сукрана әнисе Саҗидә.

Бу сүзләр Халисәнең “күзләрен ача”. Чыннан да нәкъ шулай булачак, ачлыктан болай да соңгы чиккә җиткән балакайлары харап булачак бит.  Ярдәм итәр кешесе юк. Коточкыч гөнаһ. Ләкин, чарасы юк. Ул бит әле аңсыз нәрсә, бер ит кисәге генә, бернәрсә дә сизмәячәк.

- Мин риза, - дип баш кага бичара хатын.
- Ходаем, үзең ярлыка. Явыз нияттән түгел, бәхетсезлектән, - дип авыз эченнән сөйләнеп Саҗидә баз капкачын ача, салкын караңгылыкка чүпрәкләр ташлый. Куыксыз лампыга ут элеп, үзе дә шунда юллана.

- Базга төш, балалар янында маташмыйк, - дип ишетелә аның сүзләре.

Тышта һаман җил улый, ул гел бертөрле сызгырулары белән кешеләрне йоклатырга телиме, әллә теңкәләренә тиим диме. Әллә инде коточкыч  гөнаһ авазларын ишетә калып, авыл халкының ваемсыз йокысы бүленмәсен дип тырышамы? Ләкин, җил юкка борчыла, өйдә тынлык. Олы гөнаһ иясенең олы түземлелегенә исең китәрлек. Ул канап чыккан иреннәрен тешни, йөк тартканда җаны чыккан ат сыман калтыранып киерелә, көчәнә. Тирән итеп сулыш ала да, яңадан көчәнә. Һәм берзаман, авыртуларның иң көчле мәлендә, инде түзәлмәм, һушымнан язып үләм, дип уйлаганда гына Халисә бушана башлавын тоя. Авыр корсагы җиңеләеп китә.

- Булды, - ди Саҗидә.

Нибары бер сүз. Кара ниятен башкарыр алдыннан Саҗидә баланы корытып булыша – ана гадәте. Халисә башын калкытырга тырыша. Анарда да хатын-кыз гадәте.

- Күрсәт.

Саҗидә сүрән генә лампы яктылыгында баланы кызының йөзенә якын китерә. Бәхетсезнең кул-аяклары, авыз-борыны бар, һәр саны да төгәл. Куркыныч бер гарип булса яхшы булыр иде ләса, Ходаем. Җитмәсә, тач Һадый. Әйе, Һадый да Һадый инде бу, суйган да каплаган, нәкъ үзе. Башкача кем булсын тагы, Халисәнең биленә ят ирләр кул салганы юк.

Саҗидә баланы тарта.

- Озак карама, оныта алмассың.

Кечкенә җан иясе тыпырчына, дөньяга мин тудым бит, дип аваз салырга тели, бары тик җил генә улаган мохитны тантана белән яңартырга тырыша. Тик, аның авызына мендәр каплана. Бала, аз гына тартышып ала да, тынып кала.

Өч баланың берсе дә уянмаган. Искереп беткән корама юрган астында, бер-берсенә сыенып, тыныч кына йоклыйлар. Ниләр генә керә икән төшләренә? Куркыныч төштән дә куркыныч хәлнең әле генә, бер аршын җирдә генә булганын аз гына да сизенмиләр микән? Сизмәсеннәр генә инде, Ходай сакласын. Бәләкәй туганнарын югалтуларын белмәсеннәр. Югыйсә, Халисә белән Саҗидәгә гомерлек рәнҗү булачак.

Юньләп һушына да килеп өлгермәгән Халисәне Саҗидә өтәләп кабаландыра. Ике хатын йортка ашыга. Киртә буендагы тирән карга күмәргә иде уйлары, тик, тышка чыккач, бу ниятләреннән кире кайттылар. Яз килүгә кар эреп бетәчәк, эт-фәлән табып алса тагын да бер гөнаһ. Хатыннар алга атлый. Саҗидәнең кулында көрәк. Аның артыннан сөйрәлүче кызы кулында төргәк. Ә җил тагын да ныграк тилерә кебек.

Ул төн йөрүчеләрнең шәлләрен йолка, бишмәт чабуларын тарткалый, гүя бармагыз анда, бармагыз, дип тоткарларга тели. Авыл очында күл. Анда бәке. Янында колхоз атларын эчерә торган озын улак. Кар себертсә дә югалыр нәрсә түгел. Килеп  җиттеләр. Саҗидә бәке күзе ачарга кереште. Көрәге бозга тиеп чыңлап китте.

Гөнаһ ияләре тораташтай катып калдылар, гүя тавыш бар тирә-якны яңгыратты, авылны уятты кебек. Юк, гөнаһ шомлыгына каршы, уятмады, курыкканга куш күренә икән шул. Ничек булса да, Саҗидә бәкене  тазартты һәм ни үле, ни тере дигәндәй катып торган кызының кулыннан төргәкне алды. Халисәнең моңа көче җитмәс иде, бәлки...

Төнлә котырган буран, монда минем эшем бетте дигәндәй, бу авылны ташлап китте дә, иртәсендә ялт итеп кояш чыкты. Чалт аяз көн. Кояш нурларында җемелдәгән кар бөртекләреннән күзләр камаша. Хәсәнҗан атының тезгененнән тотып кына сугарырга төшеп бара.

Улакка сөяп куелган киң көрәкне алып бәке өстендәге  карны читкә ыргытты. Буран кары күмеп киткәнлектән, ул туңмаган да хәтта. Тик, анда нәрсәдер төшкән, шикелле. Хәсәнҗан иелеп бәке төбенә карады һәм чак җаны очып чыкмады – су төбеннән аңа бер бала карап тора иде!

Чүпрәккә төргән булганнар, ләкин ул сүтелеп китте микән, баланың бите ачык иде.  Зур коңгырт күзләре белән ул туп-туры карап тора. Ир кеше чак-көчкә һушын җыйды. Салкын суга кулын тыгып баланы тартып алды да, йөгерә атлый лавкага карый китте. Ат онытылды, кырык мәшәкате онытылды, ә лавкада һәрвакыт кеше була, анда телефон бар. И бичара Хәсән, гүя авыл кибетендә бу баланы кемдер терелтеп бирә.

Приказчик Бәкер күпне күргән ир. Ул аңын җуеп артына аумады, баланы прилавкага сузып салды. Хәбәр яшен тизлегендә таралды, халык лавкага агылды. Ир, хатыны, яше-карты дигәндәй, һәркем килә дә ике күзен балага юнәлтә – кем бу, кем гөнаһы?  Кибет эчендә хатыннар, кибет тышында ирләр. Тынлык. Шомлык. Ара-тирә адәмнәр астыртын гына бер-берсенә карап куя. Һәркемдә борчулы сорау, безнең нәселдән генә булмасын, минем күршеләр түгелме, дус-иш кенә була күрмәсен. Ни эшләргә, ни уйларга? Менә сиңа көтелмәгән бәла, бар авылга кара кайгы һәи хурлык.

Тора-бара авылның зирәк акыллы хатыннары сизенә башлады, монда кемнәрдер юк. Барлап карасалар, арада Халисә белән аның әнисе Саҗидә күренми.  Нишләп? Әллә олы бер авыл ишеткәнне алар ишетми ятамы?  Шунда бер хатын батырлыгын җыеп икенчеләй бала янына килде һәм игътибар белән аның йөзенә бакты.

- Күрше авылдан хисапчы Һадыйга охшаган, - дип бер сулыш тын алган кебек кенә әйтеп куйды ул.

Һадый үзе дә, кайдандыр ишетеп, килеп җиткән. Җинаятьчене җинаять урынына җене тарта, ди бит. Ничек булды соң әле бу? Бала аңа охшаган ләса... Нишләп Халисә эндәшми йөргән соң? Үпкәләгәнме? Болай булыр дип кем уйлаган, ятны сөю – язык, дип юкка әйтмәгәннәр.

Һадый авыр адымнар белән өенә атлый, ә башында үкенечле уйлар. Халисә белән Акчишмә буенда танышты ул. Гүзәл яшьлек хатирәсе. Халык печән эшли. Әрәмәлекнең бер ягында Камышлыкүл, икенче ягында Урманасты кешеләре мәш килә. Шушы әрәмәлектәге чишмәгә су алырга Һадый белән Халисә  бер вакытта төшеп тап булдылар. Шул көнне егетнең йөрәгендә нур кабынды кебек. Ләкин язмышлар уртак булмады, Халисә авылдашы Мәҗиткә кияүгә чыгып куйды. Сулар акты, еллар үтте, балалар туды, көтмәгәндә сугыш чыгып күп кешеләрнең башын йотты. Халисәнең ире Мәҗит тә хәбәрсез югалып куйды. Менә шунда инде Һадыйның мәхәббәте яңардымы, әллә ирләр азгынлыгымы, караңгы төшкәндә килеп Халисәнең ишеген какты.  Ачты бит куенын Халисә. Ялгызлык кемгә дә рәхәт түгел шул. Тик, Һадыйның хатыны сизенде, тавыш куптарды, өч бала атасы үзе дә ил йөзендә артык оятсызланмады, Камышлыкүл авылына эзен суытып куйды. Уйламады бит Халисәне авырга калгандыр дип, уйламады.

Һадыйны да чакырдылар судка. Авылның кечкенә клубында булды ул. Я Хода, кичә үлсәм, белми калыр идем, күрсәтмә суд дигән нәрсә дә була икән дөньяда. Адәм башларына килгән фаҗигане цирк итеп тамаша кылалар. Халисә өчен җир тырнап үкерердәй булды Һадый. И бичара хатын, туктаусыз елый, үзен яклап бер юньле сүз әйтә алмый.

- Өч балам бар, ирем сугышта югалды, шуның өчен бернинди пособие алмыйбыз, әнием карт, эшләми, ә башлангыч класслар укытучысының хезмәт хакы алты кешене ашатырга җитми инде. Акчасы да юк, бәрәңге-фәлән сатучы да юк, авылда туйганчы ашаган кеше дә юк. Чыннан да, гөнаһ кылдым инде. Һадый килгәндә кесәсенә күчтәнәч тыгып килә иде, Ходайның рәхмәте төшкере. Балаларым шуны ашаганда шатлыктан күзләре елтырый иде.  Өч балам хакына оят эшкә бардым, зина кылдым, бәлки, Ходай аңлар, ярлыкар, дип уйладым.

- Совет халкы ач утыра, диюең ялган. Әйтмәсәң яхшырак булыр иде. Өч бала тапкансың, дүртенчесе дә шунда сыймас идемени? Илдә чыпчык үлми дисез түгелме? -  дип гаепләде кырыс судья.

- Юк, юк. Куркуым зур булды. Һадый күчтәнәч алып килә иде дигәч тә, ул бит бик сирәк килде. Ә бераздан бөтенләй тукталды. Мин балаларымның ач күзләренә карый алмый идем, күңелем тавышсыз сыкрады. Сыерны заемга алдылар, сөт юк, мин үзем ач, күкрәккә сөт төшмәде. Ул барыбер үләр иде. Азапланып үләр иде. Барысын да уйладым инде.

- Бу балаларыңны кызганмыйсыңмы инде? Хәзер алар атасыз да, анасыз да калалар бит. Дөрес, дәүләт ярдәм итәр, детдомга урнаштырыр, ләкин гаилә бәхете, ана назы аларга булмаячак.
- Зинһар өчен, балаларымны аермагыз, өчесен бер детдомга тапшырсыннар. Төрмәдән чыккач, мин аларны үз яныма алырмын.

Бу сүзләргә каршы судья ирен читләре белән генә мыскыллы елмаеп куйды. Берәү әле утырып өлгермәгән, инде ирек турында уйлый.
Судья хөкем карарын укыганда клубта кабер тынлыгы иде. Хатынның бик күп гаепләрен санап чыкканнан соң, ул, ниһаять, халыкның тын да алмый көткәнен әйтте: “Хаматова Халисә Рәис кызын тугыз елга иркеннән мәхрүм итәргә”.

Зифа буйлы авыл чибәре иде Халисә, ә бүген ул кулларына богау салынган тоткын. Ябык машинада, мылтыклы ике чекист озатуында, алып киттеләр аны, бик еракка һәм бик озакка.

Авыл халкы таралмый тора. Гүя күмәк булганда кайгы җиңел. Башка чактагы кебек сөйләшү юк. Ишетелер-ишетелмәс берәр сүз әйтеп куйгалыйлар да, янә карашлар түбәнгә юнәлә, авыр уйлардан башлар иелә.

- Тугыз ел. Бигрәк озак шул, - диде берсе.
- Аборт ясаткан өчен унике ел бирәләр, - дип җаваплады бер белемчесе. Бу сүзләр халык приговоры булып яңгырады. Янәсе, үзенә үпкәләсен, кылганына карап алганы.

Төрмәдә
Надзирательләрнең бер акырулары була, син инде башыңа ут капкандай чыгып йөгерәсең. Куфайкаң шунда сөрлегә-сөрлегә йөгергән ыңгайга киелә. Туймаган йокы, ачылып бетмәгән күзләр, томаланган аң белән ничектер ялгышмый үз урыныңа сафка барып басасың. Саф дигәнең үзе адәм мәсхәрәсе. Тоткыннарның башларында төрле яулык, өстә төрле формадагы һәм төрле зурлыктагы куфайка, аякта да шул ук хәл, мыеклы чабата гына юк. Отрядларга бүленгән “гаскәриләрнең” үзләре дә шул чама: кемдер юан, кемдер кое колгасы, корсаклы, ябык, төз, кәкре,  яшь, карт һәм башка төрле хатын-кыз шәрәмәтләре тәмукта янарга хөкем ителгән шикелле кара боек кыяфәттә серәешеп торалар. Аннары эшкә. Бу сүз дә еш ишетелә биредә. Авылда бер эш тә авыр булмаган икән, монда эш сәгатьләре озын. Арыта. Ә кичке барлаудан соң “нәфис затлар” йоклап ял итә дисеңме? Монда кешене “яңача” йокларга өйрәтәләр: һушыңны җуеп ятсаң, бернәрсә белән пышып китәләр, ә кулларыңны таратып чалкан яту ул инде бөтенләй ахмаклык – беләкләреңнән кысып алып, йөзеңә мендәр каплап, кабыргаларыңны санап китү өчен ифрат уңайлы поза. Хәер, мондый шаярулар адым саен, ялгыш кына аягыңа берәрнәрсә төшерү,  мунчада суга башыңны тыгып тончыктыру, ашаганда табагыңны каплап китү кешенең түземлеген сындыра. Ул психка әйләнә, качу турында уйлый башлый, үз-үзенә кул сала яки акылдан язып битараф бер кисмәккә әйләнә.  Мең хәйләнең берсенә дә эләкмәс өчен песи кебек сак, төлке кебек хәйләкәр, эт сыман сизгер булырга кирәк. Иң мөһиме, ифрат акыллы, игътибарлы бул. Алай да бәлагә тарысаң, елан кебек шома булып, булмаган ярыкны табып шуып чыга бел. Халисә боларның барсын да үз башыннан үткәрде. Соня белән Маня аны беренче көндә үк яратмадылар. Халисә башта алардан курыкты, кушканнарын үти торды, ә тегеләр, кол табуларына сөенеп, торган саен аза барды.  Бервакыт булырга тиешлесе булды - Халисәнең түземлеге сынды. Соня белән Маняның мунча коридорында нәрсәдер пышылдашканнарын күреп калды. Икәүләр генә. Бик шәп! Халисә озын саплы авыр тимер чүмечне алып чыкты да, тегеләрнең башларына тондырды. Аннары егылган дошманнарының кай җиренә туры килә, тукмарга тотынды. Күреп калмасалар үтерә иде. Аны тотып алып кулын каердылар. Егып салып дөмектергәнче типкәлиләр иде, бригадир Таня: “Оставить! Не трогайте ее!”- дип кычкырып өлгерде. Шушы көннән бригадир Халисәне үз канаты астына алды һәм аңа җиңелрәк булып китте.
Бригадирның сугышны зурга җибәрергә теләмәве аңлашыла, әгәр ул үзенекеләрне тәртиптә тотса, лагерь начальнигы канәгать була. Моның өчен ярдәмчеләр, аркадашлар кирәк, усал һәм көчле рухлы кешеләр. Юк, усал булып вак-төяккә бәйләнеп йөрүчеләр түгел, ә башсызлар, шыр сантыйлар, җенләнеп китеп йөз кешегә берүзе каршы сугыша торган, дошманының богазын чәйнәп өзә торган.  Таня аз сүзле Халисәдә шундый сыйфат күрде.

- В тихом омуте черти водятся, может, и они пригодятся, - дип куйды.

Хатыннар стройбатларда хезмәт итүчеләр өчен кием тегә иде. Авылда төрле эштә чыныгып үскән Халисә бу һөнәрне дә үзләштерде.

Лагерь тормышындагы көннәр гел бертөрле була дисәң, кызык хәлләр дә була икән. Берчак шулай янәшәдә утырган Катя чираттагы гимнастеркасын тегеп бетерде дә, битенә каплады.

- Ах, мужиком пахнет! - дип куйды, канәгать елмаеп.

Башкалар аңа карашып алдылар, янәсе, аңлыйбыз хәлеңне. Халисә дә күршесен аңлады. Хатын-кызның башы төрмәдә булса да, кашы сөрмәдә булыр. Бизәнә, төзәнә һәм... ирләр турында уйлый.

- Их Һадый, нигә генә бәйләндем икән соң синең белән? Юлларымда син очрамаган булсаң, башым булыр иде иректә, балаларым кочагымда. Алар хәзер үскәннәрдер инде. Кайдалар икән, ач-ялангачлар микән, бәгыркәйләрем, әнкәем дип мине сагынып елыйлар микән? Әни дә сирәк яза, балаларның кайда икәнен белмим, миңа әйтмиләр, дигән.  Ачуың килмәсмени, көне-төне кием тегәләр, ә шул нарасыйларыма бер күлмәк тә тегеп җибәреп булмый.  Баланы анасыннан аерудан да авыр җинаять юктыр. Халисә шулай уйлады да, телен тешнәп куйды, соң ул үз баласын үтергәне өчен утыра бит әле.

Их ул бала... Төшләргә керә дә тора бит. Мондагы шартларда яшәүгә мөмкин булган кадәр күнеккән кебек булса да, Халисәне тагын бер зәхмәт бимазалый. Ул еш кына төшендә үз куллары белән үтергән баласын күрә. Сабый әллә әнисеннән шулай үч ала, белмәссең. Гаҗәп иде бу төшләр, вакыт узган саен үле бала “үсә” барды. Башта ул башын тотарга өйрәнде, аннары әйләнә, шуыша башлады, шуннан мүкәләп йөрде, ниһаять, аякка басты, иреннәрен кыбырдатып нәрсәдер әйтергә тырышты. “Әннә” дип әйтә микән? Шулайдыр инде, әттәсе юк бит балакайның. Мондый төшләрдән соң Халисәнең йөрәге сызлый һәм көн буена күңелсез йөри. Әби-чәбинең сүзе дөрес мәллә, баламның рухы миңа рәнҗү-каргыш саклый микән?

Янә дә мунча көне. Хәзер инде Халисәгә куркыныч янамаса да, бөтенләй үк ваемсыз түгел ул, саклыгын югалтмый. Бүген ул Валентина исемле кызның шактый юанаеп китүенә игътибар итте. Нәрсә булган моңа? Халисәнең аңа гаҗәпләнеп каравын Таня да күреп алды.

- Әйе, бәхете бетмәгән икән әле безнең Валяның, - дип куйды.
- Нигә алай дисең?
- Шуны белмисеңмени, бала табучыны иреккә чыгаралар. Охранник Коля белән сүзләре килешкән боларның.

Менә сиңа кирәк булса. Әлегә кадәр булмаган акылны бирде бу хәл Халисәгә. Хәзер ул ни өчен Валяның шым гына балкып йөрүен аңлады, Катяның да бер тапкыр киелмәгән гимнастерканы битенә каплап аннан ирләр исе килә дип исәрләнү сәбәбен аңлады. Бала табып төрмәдән чыгып була ләса! Менә явыз тормыш кешене ничек мыскыл итә: Халисә бала үтереп төрмәгә утырды, ә башкалар бала табып котылып чыга. Ничек кенә булмасын, Халисәгә төннәрендә йокы качыра торган тагын бер сәбәп табылды.

Бермәлне лагерь халкы кинәт кенә үзгәрде дә куйды: ирекле эшчеләр, милиция хезмәткәрләре аталары үлгән кебек шымып калган, ә тоткыннар ничектер матураеп, яшәреп киткән кебек, гүя олы шатлык көтәләр. Сталин үлгән. Илдә траур. Ә йөзәр мең зэклар өчен куаныч, алар  амнистия көтә. Чыннан да, якын күргән кешесе тятя Катя, этлекле Соня, амнистиягә эләгеп, иреккә чыгып киттеләр. Ә бик тә нык өметләнгән Халисә мөлдерәмә яшьле күзләре белән алар артыннан карап калды. Кеше үтерүчеләргә ярлыкау булмый икән.

Халисәнең төрмәдә күргәннәрен мең дә бер кичә итеп сөйләрлек. Түземлеге, сабырлыгы өчен Ходай үзе мәрхәмәт күрсәтергә булды, шикелле. Монда шундый гадәт: яңа тоткын килә икән ул кайда туган, кайда үскән, ничек яшәгән, нинди статья чәпәгәннәр – барысы да үзеннән алда килеп җитә, хәтта, тәмәке тартамы, эчәме, акчалымы – һәммәсе билгеле. Милиционер килә икән, монысы да кызыксыну уята, ә бу юлы теләсә кем түгел, лагерь начальнигының яңа урынбасары килә икән. Монда инде штаттагы бер кешенең алмашынуы турында сүз бармый, ә лагерь тормышы тоташ үзгәрергә мөмкин. Яхшы яки яман якка.

Яңа капитанны эштән кайтып килгәндә күрде Халисә. Ул чемодан күтәреп хакимият бинасына китеп бара иде. Тоткын хатын: “Һадый!”- дип чак кычкырып җибәрмәде. Чыннан да, хәрби кием урнына бишмәт кидерсәң, бу капитан нәкъ Һадый булыр иде. Петр Иванович Костров атлы булып чыкты капитан. Халисәдән ике генә яшкә олы икән, хатыны үлгән, баласын әнисе карый. Сарафанлы телефон шундый мәгълүмат җиткерде.

Хатын-кызлар төрмәсендә ир кеше – кәбестә бакчасындагы кәҗә. Шуңа өстәп тагы да ниндидер аңлатма бирү кирәкми, шикелле. Офицерларның майлы күзләре чибәрләрнең буй-сыннарын сыйпый, нәфселәре һаман-һаман яңа корбан сорый. Шуңа да төрмәдә тегене көчләгәннәр, бу кызны әрәм иткәннәр дигән хәбәрләр ара-тирә ишетелеп тора. Гадәти хәл дисәң дә була, чөнки тоткын ул кеше түгел, ул бернинди хокуксыз мәхлүк. Бервакыт Лариса исемле кызны дүрт каравылчы төн буена көчләгән иде, бахырның акылына зыян килеп, асылынып үлде.

Әйе, ата мәчегә монда корбан җитәрлек. Ләкин капитан Халисәгә күз салды. Хатынның беренче яшьлеге дә узган, күпме кайгы, мыскыл-мәсхәрә кичергән, шулай да төз, ыспай буе, карашны тартып торган сөйкемле йөзе белән башкалардан аерылып тора иде. Тәүдә Халисә моңа игътибар итмәде, карап калса ни, монысы көндәлек хәл инде, бу ерткычларның башка эше бармыни? Ләкин, хатын-кыз сизгерлеге аны алдамаган икән.

- Хаматова, нигә сезнең куфайкагыз ертык? – дип сорау бирде тоткынга капитан иртәнге барлауда.
- Күрми калганмын, гражданин начальник, мин аны “ә” дигәнче тегеп куям, - диде Халисә.
- Эштән соң складка барыгыз, яңа кием алырсыз.
- Ярар.

Көндез хатыннар аңа кырын-яран караш ташлап алалар иде. Төрмәдә күзгә карап сөйләшү, кеше эшенә тыкшыну юк. Әнә шул яшен тизлегендәге караш, кинаяле бер сүз белән үзенә кирәкле мәгълүмат алырга өйрәнгән халык. Ә бүген инде Халисәнең корбанлык кәҗәсенә әйләнүен күпләр белә иде. Бары тик шунысы кызык, үзе теләп барамы куфайка алырга, әллә ирексездәнме?

Әйтелгәнне тыңларга кирәк. Бигрәк тә сүрелеп барган киемне яңасына алмаштыру мөмкинлеге булганда. Барды, Халисә, тик, нишләптер, склад мөдире, каравылчы юк. Капитан тоткын хатынны үзе каршы алды.

- Саумысыз, Халисә Рәисовна, - ди үзе.

Халисәнең күзләре маңгаена менде. Әгәр көпә-көндез шайтан күрсә шулкадәр югалып калмас иде.. Төрмәдә син осужденная, монда хәтта “гражданка” сүзе бик тә итәгатьле сүз санала.  Капитан кадәр капитанның болай эндәшүе...  Дөресен әйткәндә, тоткын үзенең Халисә икәнен дә, Рәис кызы булуын да онытып бара иде.

- Әйдәгез, менә шушында үтегез.

Бүлмәдә өстәл тора, өсте гәзит белән капланган. Халисә күрсәтелгән урынга утыруына капитан кәгазьне ачып җибәрде. Өстәлдә итле борчак ашы, бәрәңге боткасы, аның өстендә ике котлет ята, шикәрле чәй, берничә  кисәк ипи янында ике карамель кәнфите күренә. Патшалар сые! Халисә үзе дә сизмәстән бер кисәк икмәк белән кәнфитләрне куфайка кесәсенә шудырды. Моны күреп капитан рәхәтләнеп көлде.

- Халисә, ашыкмагыз, сез бу сәләмәгезне монда калдырып чыгасыз бит, башта кабаланмый гына ашагыз, аннары алырсыз.

Чукынып китсен яңа куфайкасы, кадалып китсен күрәчәк, алда шундый нигъмәт булганда нәрсә уйлыйсың?!  Ашыкма дигән була да бит, аның кайчан ябырылырын кем белә? Ашык, Халисә, ашык, ничә ел туймаган корсагыңны ризык белән тутыр. Кешене ризык яшәтә.

Тоткынның нинди комсызлык белән ашаганын капитан елмаеп бераз карап торды да, тумбочкадан шишә белән ике стакан чыгарды.

- Я, Халисә Рәисовна, дуслык өчен берне күтәреп куйыйк әле.

Халисәгә инде ике дөнья - бер морҗа иде, исерек булса мәсхәрәне җиңелрәк кичерер. Аракы тамакны яндырып ашказанына төшеп китте. Аннары кан тамырлары буйлап җылы йөгерде. Эсселәнеп киткән Халисә, аны-моны уйламый, өске төймәсен ычкындырып җибәрде. Моны күргән капитан аракыны тумбочкага яшерде.

- Кызганасызмы?
- Юк. Миңа исерек хатын-кыз кирәкми. Мин сезнең белән аек баштан җитди сөйләшергә телим.
- Сөйләгез алайса, сезне кем тыя. Тик, бер шарт, мин ашый торам, ә сез теләсә ни сөйләгез, - диде Халисә. Дорфарак килеп чыкты, аш биргәнгә таш бәргән кебек. Тик, нишлисең, ничә еллар сеңгән гадәтне өстәге куфайка шикелле салып ташлап булмый.
- Халисә, мин сезне аңлыйм, күп гаделсезлек күргәнсез, инде ничә ел монда мыскыллау, мәсхәрәләү, көчләү шартларында яшисез.  Шунлыктан, минем кебек законга хезмәт итүчеләргә генә түгел, бөтен дөньяга нәфрәт белән карыйсыз. Әмма тормышта гади кешеләр дә бар бит, алар сезне дошман итеп санамый. Кыска гына әйткәндә, минем хатыным юк, ә сезгә күзем төште. Шунлыктан, мин сезгә дуслык тәкъдим итәм. Әгәр сез дә миңа гади хатын-кыз гади иргә караган кебек карый алсагыз, мәхәбәт дип үк әйтмим, иптәшләрчә мөнәсәбәттә булсагыз, мин дә сезгә игелек белән җавап бирер идем.
- Озак сөйлисез, капитан, сезнең халык бездән рөхсәт сорап тормый иде, - дип Халисә һаман энәләрен тырпайтты.
- Юк, әгәр риза түгелсез икән, мин сезгә кагылмыйм. Миңа азгынлык түгел, кешечә мөнәсәбәт кадерле.

Халисә сискәнеп киткәндәй булды, артыграк кыланмыймы ул? Төпсез чуманга утырып кала түгелме, барлык хыяллары челпәрәмә килә бит.

- Ярый, гражданин капитан, ачуланмагыз, мин риза. Сез болай яхшы кешегә ошагансыз, сынап кына караган идем.

Озын-озын элгечләрдә бихисап куфайкалар, чалбар, хәтта юбкалар эленеп тора. Шулар артында агач карават бар икән. Тактадан булса да, каты түгел, матрасы калын. Халисәне бу вакытта сәер хисләр биләп алды. Таныш түгел ир белән болай кылану әшәкелек инде ул, әшәкелек. Ләкин бу мәхшәрдән котылу юлы – бала табу бит! Үзе өчен генә түгел, үзеннән дә бигрәк ятим калган өч баласы өчен кирәк аңа ирек...

Төрмә кичерешләреннән рухы арыган Халисә соңыннан йокыга талды. Шул йокысында рәхәтләнеп киерелде ул, йөзенә татлы елмаю калкып чыкты. Төш күрә иде бит Халисә бу минутта, кечкенә ир бала аның күкрәген имә иде. Ана назын кичерә иде Халисә. Капитан аның садәлек белән балкыган йөзенә сөеп бер караш ташлады да, тавышсыз гына ишеккә юнәлде. Гаҗәп, ә үлгән бала шушы көннән соң, төшләренә кереп, анасының йөрәк маен суырмый башлады.

Яңа куфайка кигән хатын үзе дә үзгәреп киткән кебек булды, йөзенә нур кунды, өстен-башын тәрбияләп йөртә башлады. Аның шушы яңа киеме кесәсендә ике кәнфит инде ничәнче көн йөри. Ашарга ярамый, мондый татлы, кадерле ризыкны балаларга гына бирәләр. Гөнаһсыз сабыйлар ризыгы. Ләкин ашамыйча да ярамый, кесәдә ул изелеп әрәм булачак, яшерер урын юк. Кичкырын Халисә аулак урын тапты. Бик озак кәнфитләрен кулында әйләндергәләп, карап утырды ул. Я Хода, чыннан да, кайдадыр шушындый кәнфитләр ашап, рәхәтләнеп яшәгән кешеләр бар микән ул? Алар шулкадәр бәхетле микәнни инде? Өстәлгә шундый ашлар тезеп куеп бергәләп утырып ашыйлар микән? Икмәкне дә туйганчы ашап, балалары кәнфитләп чәй эчә микән? Өч газизем илсез-йортсыз йөриләр, бәлки, алар ачлыкларына түзә алмый үксеп-үксеп елый торганнардыр. Ә мин, аларның булдыксыз аналары, кәнфит ашап утырган буламмы инде?

Их, кеше кош түгел шул, очып кына барып күчтәнәч биреп кайтырга! Ашарга туры килә, кызганып йөрсәң, бу кәнфитләр кесәдән үзләре очарга мөмкин. Ә бәлки...

Көтелмәгән уйдан Халисә бер мизгелгә катып калды. Ә бәлки аның карынында бу минутларда Ходай бүләге яралып ятадыр. Алайса, ашарга да була, алайса бу кәнфитләр минем өчен дә хәрәм түгел. Шундый уй белән Халисә беренче кәнфитне авызына озатты да, киләчәге турында татлы уйларга талды.

Шушы көннән соң Халисә өчен яшәешнең бер зур тәрәзе ачылды. Эш тә шул, төрмә тәртипсезлеге дә шул, дошманлашу гадәте дә кимемәде, ләкин хатынның үзенең эчендә гүя якты нур кабынды. Әйтерсең, аны алда зур шатлык көтә. Кием складының аулак почмагындагы агач сәке яшь кызларны мәсхәрәләүне дә, азгынлыкны да күп күрде, ниһаять, аңа чын мәхәббәтне дә күрергә туры килде. Әйе, Халисә анда бер генә булмады, карамель кәнфитен бер генә ашамады, әнә шул кәнфитне ашый торгач, эчендә ниндидер үзгәреш тойды.

Шатлык иде бу, олы шатлык иде. Халисә һәр көнне тыны белән тартып алып, этеп озатырдай булып яшәде. Күпме генә сузылмасын, тугыз ай үтеп, Халисә тупырдап торган малай табып куйды. Капитан Костров, Халисәнең кайтып китүен үзе өчен зур югалту санаса да, тоткынны иреккә чыгару өчен документлар тутырырга утырды.

Кирәкмәгән хатын
Тугыз ел урынына сигез ел утырган Халисә, муенына сабыен аскан килеш, авылына кайтып төште. Кайтуын кайтты, ләкин Камышлыкүл халкы аны салкын каршы алды.  Хатынның урам буйлап бала күтәреп узуына бик тә сәерсенеп карыйлар иде, карашлары белән өтеп: “Нишләп синнән ул баланы тартып алмыйлар, син аны барыбер үтерәчәксең бит!”- дип, тавышсыз кычкыралар кебек. Монда да яманатың үзеңнән алда йөри икән, әнә бит, тапканнар кеше йөрәген ничек ертырга, үлгән бала исеменнән бәет чыгарып куйганнар.

Бу дөньяда ни кылса да, җавабын бирә кеше.
Кемгә нинди җәза бирә – бу инде Ходай эше.
Һәр кылынган җинаятьнең югалтмый ул хисабын,
Бу язмадагы вакыйга шуларның бер мисалы.
Вакыт бураннары каплый хәтердәге эзләрне,
Антым шаһит, авыл күрде, монда язган хәлләрне.
Мин бит, әнкәй, бу дөньяга килмәдем үзем теләп.
Моның өчен кирәк булган  синдәге бик зур теләк.
Әнкәй, синең карыныңда тойдым йөрәк тибешең.
Уйлыйсыңдыр дигән идем, бу бит – йөрәк җимешем.
Нинди уйлар белән, әнкәй, мине асрап йөреттең,
Мин бит синең карыныңда сабый булып җитлектем.
Бәлки әле елмайганмын, син дә елмайган чакта,
Төшеңә дә кергәнмендер, татлы йоклаган чакта.
Якты дөньяга килдем мин кышкы төн уртасында,
Алырсың  дип, әнием, син мине кулларыңа.
Әбекәем, нигә инде битемә мендәр яптың?
Нинди гөнаһларым өчен бәкеләргә озаттың?
Тыным бетте, әбекәем, ник аласың җанымны?
Югалттыңмы башыңдагы Ходай биргән акылны?
Әнкәй, мине юк итәргә үзең ният кылдыңмы?
Әбием дә хупладымы синең шушы уеңны?
Әтиемә әйттеңме соң, мин дөньяга киләсен,
Әткәемнең кем икәнен син бит, әни, белгәнсең.
Дөньядан исемсез киткәч, мине кая күмәрсез,
Ни булса да, бу гөнаһны өчегезгә бүләрсез.
Булмаган бит мәет өчен әзерләнгән кәфенем,
Абыемның ак шакмаклы күлмәгеннән кәфенем.
Әнкәй, сине күрә алмадым, томалагач күзләрем.
Күзе нинди булдикән дип өзеләдер үзәгең.
Әнкәй, мине кышкы төндә алып киттең бәкегә,
Тамгандыр кайнар яшьләрең минем салкын битемә.
Хушлаштым мин дөнья белән салган чакта бәкегә,
Хуш, әнием, хуш, әбием, күрешмәбез мәңге дә.
Тәнем бәкедә ятса да, җаным ашты күкләргә,
Гыйбрәт булып калсын иде минем язмыш күпләргә.
И Ходаем, белдеңмени, минем кайда ятканны,
Җибәргәнсең мине алырга бер шәфкатьле бәндәңне.
Гафу иттем, әнкәй, сине, өзсәң дә гомеремне.
Ходай бирде кызганып җирдәге каберемне.
Гүр иясе булдым мин Ходайның тәкъдиренчә,
Җир йөзендә каберем бар, ятарга ләхетем дә.
Әни бәгърем, туган көндә чәчәк сал каберемә.
Мин мохтаҗ, сабый булсам да, догаңа, хәереңә.
Җәйләр җиткәч чәчәк атар, бакчадагы гөлләрең.
Арадагы иң матур гөл булыр минем күзләрем.

Менә шундый хәлләр. Мәктәп директоры Рөстәм Булатов белән бер класста укыдылар, дуслар иде. Ләкин бичара хатынны, йөз суы түгеп кат-кат килүенә карамастан, эшкә алмады. Башта закон кушмый дип сәбәп тапты, аннары чын сәбәбен ачып салды.

- Син хәтерлисеңме укыган чакларны?
- Хәтерлим, әлбәттә.
- Алайса, букчаң белән минем башка сукканны да онытмагансыңдыр, класс алдында тиле дип кычкырганың да хәтереңдәдер.
- Соң, үзең чәчтән тарттың ич.
- Тартсам ни, түзәр идең әле.  Хәзер утыр эшсез. Бала үтергән кеше укытучы булалмый.

Халисә мәктәптән елап чыкты. Әйе, монда да шул ук хәл: вакчыллык, кара көнчеллек, үчләшү. Шулай  кайтып барганда авыл советы рәисе Хантимер абзый очрап куйды.
- Йөрисеңме? – диде ул төксе генә. Исемне дә әйтми бит, төрмәдә ичмаса гражданка диләр.
- Йөрим әле.
-Йөрмәсәң яхшырак булыр иде.
- Нигә?
- Авыл хатыннарына үрнәк күрсәтеп йөрисең ләса. Хәзер алар, авырлык килгән саен, синнән күреп, балаларын батыра башлармы?

Ярый, мин синең турыда уйлармын әле...

Хантимернең бу сүзләре нәрсә аңлата соң, куркытуымы, әллә булышырга исәбе бармы? Ә ярдәм бик тә кирәк иде, ул бит төрмәдән акча төяп кайтмады, үзен дә, баласын да ашатырга кирәк. Инде тәмам чарасыз калганда Хантимер үзе килеп керде.

- Мин сиңа урын таптым, шикелле, Халисә. Район үзәгенә киңәшмәгә барганда ерактагы коллегам белән сөйләштем. Андагы мәктәптә укытучы кирәк икән, әгәр директорга ошасаң, алыр. Тик, миннән киңәш, үткәнең турында ләм-мим. Иң яхшысы шул, монда барыбер сиңа көн булмаячак, аңлагансыңдыр.

Китәсе көн җиткәч, зиратка барып җиргә ятып елады Халисә.

- Их, балам, балам, мин сине тагын калдырып китәм бит, нишлим соң инде? Синең каберең өстендәге күзләреңне күрә алмам бит инде...

Бәеттәге сүзләрне чынга алып, Халисә ялгышып китте, шикелле. Ул кайчак янындагы улын бакыйлыктагысы белән дә бутап куя иде.

Төрмәдә үткән еллар эзсез каламы соң.
        -          -           -
Урман арасындагы авылның бер башында җыйнак кына өй тора. Укытучы Халисә Хаматова яши монда. Эше бар, ашы бар, баласы үсеп килә, бәхетле кебек. Ләкин бу тыштан караганда гына шулай шул. Авыр чакта чарасызлыктан кылынган коточкыч җинаять аны һаман да җибәрми, ул истә, әле булса Халисәнең тормыш юлларын сыза. Шушы җинаять аркасында ул әнисеннән, Һадыйдан, капитан Костровтан, иң аянычы, газиз балаларыннан аерылды. Сигез ел гомере заяга узды.  Ләкин үзсүзле хатын бирешмәгән, ул әле дә үз бәхете өчен көрәшне дәвам итә. Балаларын эзләп табып үз янына алдыру өчен аңа тагын да озакка сузылган еллар, авыр юллар үтәсе бар әле. Мондагы мәктәп директоры, Халисәне онытмаган капитан Костров ярдәме белән ул, ниһаять, барыбер үз дигәненә ирешер. Тик аның бәхете, балта чабылган каен кебек, бөтенләй үк камил булмас.

omet-rb.rbsmi.ru

Реклама
Теги: язмыш
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: