Хезмәт

Карашлары алга төбәлгән

600 еллык тарихы булган Смәел - районда иң төзек һәм күркәм авылларның берсе. Биредә халык бик эшчән, күп итеп мал - туар асрап, таза тормышта яши. «Смәел» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең 2563 гектар авыл хуҗалыгы җире бар, шуның 2220 гектары сөрүлек җире. Җәмгыятьтә 1500 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 589...

Хуҗалык белән югары белемле агроном, юрист Илһам Шакиров җитәкчелек итә. Зур йөкне үз җилкәсенә алганда аңа 29 яшь кенә иде. Эшне оештыруга сәләтле, кешеләр белән тиз аралашучан һәм уртак тел табарга булдыручы җитәкче кыска гына вакытта хуҗалык икътисадын күтәрә һәм төп игътибарны төзелеш эшләренә юнәлтә. 2009 нчы елда 4 мең тонна сыйдырышлы бәрәңге подвалы төзелә. 2010 нчы елда, корылык булуга да карамастан, район буенча иң югары уңыш шушы хуҗалыкта булып, гектарыннан 101 центнер бәрәңге уңышы алуга ирешелә. Ә менә узган ел «икенче икмәк»не һәр гектардан 270 центнер җыеп алганнар.
Фермада тулысынча механикалаштырылган су линиясе төзелгән, газ кертелгән, сөт үткәргечләр сузылган һәм яңа тирес транспортерлары эшләнгән. Терлекчелек биналары тулы тәртиптә: якты, җылы, чиста. Эшләргә уңай шартлар булгач, терлекчеләр сөенеп, күңел биреп, булсынга дип эшлиләр.
Җәмгыять буаз сыерларны тәрбияләү һәм бозаулатуда яңа Краснодар алымын куллана. Сыерлар махсус абзарларда бәйсез асрала, бу мактаулы хезмәтне башкаручы терлекчеләр Миңнур Нәбиева, Әлфия Низамиева, Вәсилә Габдрахмановалар бозауларның тиешенчә сакланышын тәэмин итәләр.
10 көннән алып 90 көнгә кадәр бозауларны тәрбияләүче Резеда Фазылҗанова, Әлфия Хәбибуллиналар бозауларны саклап калу һәм үстерү буенча зур тырышлык куеп эшлиләр.
Алдынгы сыер савучылар Раиса Осипова, Гөлзидә Минһаҗетдинова, Таисия Хрисанова, Светлана Анто-нова, Екатерина Пиляевалар үткән ел һәрберсенә 165әр тонна сөт җитештергәннәр.
Хуҗалыкта узган ел җәмгысе 9377 тонна сенаж, 12038 тонна силос салынган, 1574 тонна печән әзерләнгән, шуның 960 тоннасы шәхси хуҗалыкка бирелгән. Бер шартлы терлеккә хәзерләнгән терлек азыгы 64 центнер тәшкил итә. Хуҗалыкта һәр көн 6 тонна сөт сату максат итеп куела.
Татарстан Республикасы Президенты, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан, 2011 нче елда хуҗалыкларда ике елга җитәрлек запас терлек азыгы хәзерләү бурычы куелган иде. Шул максатка ирешү өчен хуҗалык җитәкчесе Илһам Шакиров Пятигорск шәһәренә кукуруз гибридлары авторы академик В.Сотченко янына үзе бара һәм районга - 60, үз хуҗалыгына 7 тонна җиде төрле кукуруз гибридлары кайтарта, хуҗалык 400 гектарда бу гибридларны чәчә.
Соңгы елларда машина - трактор паркындагы техниканың 90 процентының файдалану срогы чыккан була. Шуларны яңартуга 20 миллион сумлык инвестиция салынган. Хуҗалыкның икътисады елдан - ел ныгый. Бу үз чиратында хезмәт хакларын вакытында түләргә, төзелешләр алып барырга, техника паркын яңартырга мөмкинлек тудыра.
Биредә исәп - хисап эшләре дә төгәл алып барыла, икътисадчы Розалия Фазылҗанова һәм баш бухгалтер Гөлсәрия Нәбиеваларның эше мактауга лаек, алар үзләренә тапшырылган Вазыйфаны төгәл башкара.
Шөкер, Смәел халкының җитәкчеләрдән бәхете булды. Илһам Шакировка кадәр колхоз белән 32 ел легендар шәхес Һади Мөхәммәтнәбиев, Солтан Фатыйхов һәм Рәфыйк Гарифуллиннар җитәкчелек итте. Әйтергә кирәк, әлеге җитәкчеләр кеше мәнфәгатләрен кайгыртып, аларның тормыш - көнкүреш шартларын яхшырту өчен зур тырышлык куйдылар. Авыл халкы аларны хөрмәтләде, ихтирам итте һәм хәзерге җитәкчеләре Илһам Шакировны да ихтирам итәләр, аның абруе үсә.
Рәсемдә: (арткы рәттә сулдан уңга): Р.Осипова, С. Антонова, Г.Минһаҗетдинова, (алгы рәттә): Т.Хрисанова, Е. Пиляева.

Реклама

P.S. Әлеге язманың авторы - Балтач авылында яшәүче, редакциянең штаттан тыш хәбәрчесе Әхмәтгали Мөхәммәтгалиевның газетабызда йөздән артык язмасы басылды. Бу хезмәтләре белән ул безнең газетаны төрләндерүгә үзеннән саллы гына өлеш кертте. Чөнки аның иҗаты хезмәт алдынгыларының эшчәнлеген яктыртуга багышланды. Редакция коллективы 84 яшьлек Әхмәт агага иҗат уңышлары, саулык-сәламәтлек һәм озын гомер тели, чиксез рәхмәтләрен белдерә. Сөбханалла бит, әйеме, иптәшләр!

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: