Хезмәт

Каскадер” әбиләр, яки олыгайгач адәм баласы нигә бик еш егыла?

Моннан берничә ел элек Балтачтагы танышларымның алты яшьләр тирәсендәге уллары урындыкта утырып торучы әбисе янына килә дә: "Әби, каратэ күрсәтимме?" - ди.

Каратэның ни икәнен аңламаган әби кеше: "Күрсәт", - дип ризалаша. Малай үзенчә "прием" күрсәтә (ул спорт белән шөгыльләнә торган бала түгел), әби кеше урындыгыннан мәтәлеп төшә һәм... кулын сындыра. Алты яшьлек бала ныграк типкәнме, әби кеше уңайсызрак утырган һәм уңайсызрак егылганмы, әллә инде өлкән кешеләргә хас булганча гәүдә тигезлеген саклый алмаган һәм сөяк ныклыгын югалтканмы? Кызганычка, көләргә дә аптырарлык мондый хәлләр өлкәннәр тормышында шактый еш очрый.
Моннан унбиш ел элек кухняда өстәл белән суыткыч арасындагы урындыктан тезләнгән бер аягын алганда (берсе белән идәнгә төшеп баскан) әниебез дә, мәчегә басмыйм дип, икенче аягын куярга урын тапмый, егылып, имгәнеп калды. Юкса, анда берничек тә шул дәрәҗәдә егылып булмый - ябышырга өстәл, суыткыч бар, һич югы идәнгә төшеп баскан аягы "булышырга" тиеш иде. Нәтиҗәсе машина бәргәннән дә яман - бот сөяге янбашыннан ике урыннан сынган, бер урыннан чатнаган, сөяк урыныннан күчкән. Район табибларының "әйбәт сынган"ына ышанып, операциягә соңладык. Өч айдан соң инде Казанныкылар: "Буыннар тузган, кимендә икесен алыштырырга кирәк, әле бу снимокта күренгәне генә, бәлки өченчесен дә алыштырырга туры килер, аз дигәндә алты сәгатьлек операция", - дигәч, "күтәрә алмас" дип тәвәккәлләмәдек. Нәтиҗәдә әни урынга калды һәм үз тырышлыгы, үҗәтлеге белән генә ике таякка басты. Тик, кызганычка, бу егылу соңгысы булмады - "вак-төяк"ләренең исәбе дә юк, айлар буе таякка баса алмаслык хәлгә китергәннәре дә шактый. Уйлап карасаң, әлеге егылуларның барысы да шулкадәр сәер - янтаеп, авышып кына китәрлек урында да, ничектер каскадерларча, атылып-бәрелеп килеп төшә әни. Саклап, күзәтеп кенә бетерә торган түгел. Анализлый торгач, шундый нәтиҗәгә килдем - күрәсең, олыгайгач, адәм баласы үз гәүдәсе белән үзе идарә итә алмый башлый, озак еллар дәвам иткән кан басымы, йөрәк-нерв системасы, башка авыруларның да "булышлыгы" үзен сиздерә торгандыр.
- Безнең әни дә идән паласына сөрлеккәндәй булып, бот сөяген сындырган иде. Без аны шул сөрлеккәннең нәтиҗәсе дип уйладык, ә табиблар: "Әбинең сөякләре тәмам ныклыгын югалткан, шуңа да башта сөяк сынган, әби шунлыктан егылган", - диделәр, - дип сөйләгән иде Балтачтан Гөлфирә апа.
Күршебез Зәйнәп апа да, сарык йоны алганда, сарык типкәнгә егылып, шулай ук бот сөяген сындырган иде. Мәрхүмәкәй, йөрәге операцияне күтәрә алмады... Кызганычка, күпчелек өлкәннәр мондый сыну-сызлануларга чыдый алмый, бакыйлыкка күчә шул. Ике-өч көн эчендә үлеп китүчеләр безнең җирлектә генә дә шактый. Табиблар олы яшьтәге кеше бу авырту-сызлануны яшьләргә караганда җиңелрәк кичерә, дип санаса да, күзем белән күргәннәр моның киресен раслый. Сынган чакта бер ай буе әни трамал-трамадолда гына (морфийга тиңләштерелгән дару) торды. Аларның да тәэсире ике сәгатьтән артмый иде. Гомере бетмәгәнгә бер сәбәп булып, аны шул уколлар белән генә саклап кала алдык дип беләм. Дөрес, арада операциягә барып, пластинка куйдырып, аннан соң "йөгереп" йөрүчеләр дә бар. Күрәсең, бу кадәресе организмның үзенчәлегенә дә бәйле.
Әлеге егылу-сынуларга фәнни аңлатма эзләп, интернет битләрен актарам. Чыннан да, олы яшьтәгеләрнең егылуы баш миендәге кан әйләнешенең бозылуы белән, шул ук кан басымы югары булу һәм башка авырулар белән бәйле икән. Һәм өлкәннәрдәге имгәнүләрнең 70-80 проценты вак-төяк егылулар нәтиҗәсендә килеп чыга дип нәтиҗә ясаган табиблар. Әлеге вак-төяк егылулар - урындыктан, караваттан егылу, идәнгә, тротуарга егылулар, автобус кинәт тормозга басканда кем беләндер бәрелү дә (!) кул, аяк, таз-янбашы сөякләре, кабырга, хәтта умырткалык сынуларга да китерә икән. Бу кадәресе нәкъ менә сөякнең картаюы белән аңлатыла. Яшь чакта ныклы, каты арматураны хәтерләткән, күптөрле басым, сугуларга чыдам кеше скелеты (бу исә нәкъ менә сөяк структурасының үзенчәлеге белән аңлатыла) тора-бара үзенең ныклыгын югалта. 40-50 яшьләрдә инде сөяк составында кире үзгәрешләр башлана. Эластиклык югала, юкара, уалучанлык арта - остеопороз авыруы билгеләре күзәтелә башлый. Дөрес, табиблар хәрәкәтчән, физкультура һәм спорт белән шөгыльләнгән кешеләрдә бу процесс бик акрын бара дип саный һәм киресенчә, авыру кешеләрдә ул сизелерлек кызулана, диләр.
Димәк, дип нәтиҗә ясый табиблар, егылулардан саклану өчен өлкән кеше иң элек авырулардан дәваланырга тиеш. Вакытында кан басымын үлчәп, тиешле таблеткаларны эчү генә дә сине бу күңелсезлектән коткарырга мөмкин. Тик, миңа калса, безнең очракта бу гына булышмый. Күрәсең, сәбәпләр тагын да тирәндәрәк.
Шулай да, табибларның нәкъ менә 40 яшьтән соң кальцийлы ризыкларга өстенлек бирергә кирәк дигән киңәшенә колак салу зыянга булмас дип уйлыйм мин. Картлыгыбызны имгәнү-сыну-сызлануларсыз үткәрик дисәк, алдан чарасын күрә торыйк. Сөякләребезнең ныклыгын кайгыртыйк, егылсак та, имгәнмәслек булсын дим.

Реклама

Фото: http://www.liveinternet.ru/tags/%D1%EE%E2%E5%F2%FB+%E1%E0%E1%F3%F8%EA%E8/

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: