Кайтаваз. Куркыныч тудыручы баскыч СМУда да бар
12 июнь көнне “Хезмәт” сайтында баш мөхәррирнең “Бу баскычтан төшкәндә мин аяк сындырдым инде ...” дигән язмасы чыккан иде. Мондый баскычлар безнең күпфатирлы йортыбызда да бар.
Бистәнең Төзүчеләр урамы бишенче йортында өченче каттагы иң беренче баскыч дөрес итеп эшләнмәгән. Монда аяклары таеп китеп имгәнүчеләр дә булды инде. Балалар өчен дә гел куркып торабыз. Ничә ел элек эшләнгән әлеге баскычлар кем белә бит әллә киләчәктә үзгәртелеп, тиешле таләпләргә җавап бирерлек итеп эшләнер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев