Хезмәт

“Кайтаваз” радиосы алып баручыларының Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Рашитович белән әңгәмәсе

Балтач муниципаль район башлыгы Балтач районы "Кайтаваз" радиосы алып баручыларының сорауларына җавап биргән иде. Интервьюны сайтка кую да кирәк дип таптык.

1. Рамил Рашитович, 2014 нче ел башыннан балалар бакчаларына түләүләр арту турындагы хәбәр ата-аналар арасында каршылыклы фикерләр тууга сәбәпче булды. Сезнең бу мәсьәләгә фикерегезне ишетеп китәсе иде.
Әйе, түләү бәясе артуы яңа гамәлгә кергән "Россия Федерациясендә мәгариф турында"гы Федераль Закон белән бәйле. Моңа кадәр ата-ана баланы бакчада тоту өчен чыгымнарның 20 процентын гына түли иде. Хәзер башкача булачак. Федераль стандартлар нигезендә балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне тоту өчен чыгымнар берничә төргә бүленә.
Беренче - белем бирү өлкәсендә хезмәт күрсәтү өчен финанс чыгымнары. Бу үз әченә тәрбиячеләрнең хезмәт хакын, уенчыклар, укыту-методик әсбаплар белән җиһазландыруны ала. Әлеге чыгымнар республика "җилкәсендә". Икенчесе - бакча өчен коммуналь чыгымнар, анысы муниципаль бюджет "кесәсеннән".
Ә өченчесе - баланы тоткан һәм караган өчен - ата-ана түли торганы. Ул үз әченә сабыйларны тукландыру, аларга медицина хезмәте күрсәтү, хуҗалык-көнкүреш, медикаментлар өчен чыгымнар, шулай ук тәрбияче ярдәмчесе, медицина хезмәткәрләре, техник персонналлар өчен хезмәт хакы фонды чыгымнарын ала.
Мәсәлән, баланы тукландыру өчен генә дә көненә 70 сумнан алып 80 сумга кадәр акча тотыла. Бер айда 22-23 эш көне дип санасак, ата-аналар түләгән акча бары ашатуны оештырыр өчен генә җитәр иде.
Шул ук вакытта ата-ана түләгән акча күләме балалар бакчасының категориясенә, баланың яшенә (өч яшькә кадәр һәм өч яшьтән соң), сабыйның бакчада үткәргән вакыт озынлыгына бәйле икәнен дә истә тотарга кирәк (төрле сәгать эшли торган төркемләр бар). Шулай ук өченче һәм аннан соңгы бала өчен аның күләме 50 процентка кими. Әгәр дә физик мөмкинлеге чикле (инвалид), ятим, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган, туберкулез авырулы балалары булса, бакча өчен бөтенләй түләнми. Балалар бакчасына түләүләр арту белән бәйле яңалыкны җиткерү буенча билгеле бер күләмдә эш алып барылды, башта балалар бакчасы мөдирләре белән сөйләшенде, аннары аерым көн билгеләп, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре бакчаларда аңлату үткәрде, ата-аналарга белешмәләр бирелде. Бу яктан аңлашылмаучанлык юктыр, дип уйлыйм.
2. Ясле-бакчалардагы түләүләргә бирелә торган компенсацияләр тәртибенә дә ачыклык кертеп китсәгез иде.
Дөрестән дә ата-аналар түли торган өлешен күпмедер киметү йөзеннән Республика хөкүмәте өстәмә адреслы социаль ярдәм чаралары күрсәтүне кертергә кирәк дип тапты. Димәк ата-ана бакча өчен түләгән акчаның бер өлешенә компенсация алачак. Моңарчы, 2006 нчы елның 5 нче декабрендә чыккан 207 нче номерлы Россия Федерациясенең Законы нигезендә беренче балага - 20%, икенче балага - 50%, өченче һәм калганнарына 70% күләмендә компенсация керемгә бәйсез рәвештә түләнелде һәм бу киләчәктә дә шулай калачак. Ләкин элеккеге елларда бу компенсация ата-ана түләгән акча күләменә карап билгеләнсә, 2014 елның 1 январыннан аның күләме ата-ана түләгән акчаның уртача күләменнән чыгып исәпләнә. Ә ул Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә раслана, шул ук вакытта моның өстенә 2014 елдан яңа төр компенсация түләнә башлый. Ул гаиләдәге керем күләменә бәйле булачак, һәм ул билгеле бер эзлеклелеккә салынган: гаиләдәге бер җан башына - 10 мең сумга кадәр; 10 меңнән 15 меңгә кадәр; 15 меңнән 20 мең сумга кадәр билгеләнгән. Әгәр дә 20 меңнән артып китә икән компенсация түләү каралмаган.
Өстәмә компенсация күләме махсус формула нигезендә исәпләнелә: балалар бакчасы өчен түләү гаилә кеременә һәм баланың гаиләдә ничәнче бала булуына каралган процентка тапкырлана. Шушы саннан балалар бакчасы өчен алынган югарыда әйтелеп кителгән 1 нче төр компенсация чигерелә. Әлбәттә яңа компенсация алыр өчен тиешле документлар тапшырыга кирәк, шул ук вакытта әгәр дә гаилә моңарчы федераль компенсация алып килгән икән, бары хезмәт хакы турында белешмә генә тапшырырга кирәк булачак. Халыкка артык мәшәкать тудырмас өчен, социаль яклау бүлеге вәкилләре үзләре бакча барып докуметларны кабул итәләр. Бүгенге көндә социаль яклау бүлегендә компенсация билгеләргә 1102 гариза кабул ителде.
3. Районыбызның иҗтимагый тормышының соңгы елларына гына хас булган яңа мәсьәләләр күтәреләме, бармы һәм булса, ул проблемаларны хәл итү юлларына тукталып китсәгез иде...
Әйе, сонгы елларда районыбызның җәмгыяви тормышында зур урын ала башлаган, безне битараф калдырырга тиеш түгел яңа тагын бер зур мәсьәлә бар, сүз миграция, яисә күчеп кайтучылар проблемасы турында. 2013 елда вакытлыча 3 айга кадәр яшәргә рөхсәт алу буенча 303 кеше регистрация узган, 2012 елда мондый кешеләр 121 булган. Бу 3 айга рөхсәт алганнарнын 32 %-ты Узбәкстаннан, 14 %-ты Молдавиядэн, 12 %-ты Армәнстаннан, 10 %-ты Казахстаннан, Азербайжаннан - 8 %-ты. 48 кешегэ (шуларнын 30 Узбәкстаннан), 3 елга яшәргә хокук бирелгән. 31 кешегә 5 елга яшәү мөмкинлеге бирелгән, 10-лап кеше гражданлыкка ия булган. 2008 елдан башлап район миграция органнары аша 1 мең ярымнан артык кеше узган. Күчеп кайтканнарны һич үпкәләтмичә шуны да билгеләп үтәсе килә - кайтканнарнын гомуми фикерләве дә, тормышка һәм тирә-як кешеләргә, үзенең динендә булмаганнарга карашы да үзенчәлекле. Дин тоту һәм аның алып кайткан үзенчәлекләрен "саф дин" , дип пропагандалау һәм читтән кайткач аларны эллә кем итеп күрүгә дә юл куелмаска тиеш. Үзебезнең дин галимнәребез дә, имамнарыбыз да дини сәясәтне борынгы бабайларыбыз сайлаган Хәнәфи мәсхәбе буенча алып барырга саләтле дип уйлыйм. Бу очракта кайткан кешеләрнен һәм гаиләләрнең үзләренең эшләре һәм тотышлары белән районыбыз халкы арасында дистә еллар буе яшәп килгән бердәмлек, дуслык һәм татулык традицияләренә каршы килмичә, аларны яңа төсмерләр белән баетырлар дигән өмет белән калабыз. Бу гаиләләрнең мондагы тормышка яраклаша алуы, социаль хәле дә безне дә, авыл җирлеге башлыгын да, авыл имамын да бертигез борчырга тиеш.
Дөнья туктаусыз үсеш-үзгәрештә. Уңышка ирешү өчен, безгә замана белән бергә атларга кирәк. Безнең бурыч - ирешелгәннәрне саклап, киләчәктә дә тотрыклы үсешне дәвам итү. Электән сакланып килгән традицион дин оешмаларының нәтиҗәле эшләүләре районыбызга безнең өчен ят булган дини карашлар һәм агымнар кертелүгә, террорчылыкны һәм экстремизмны кисәтү буенча мөһим чара булып тора. Бу өлкэдэ эшебезнең унай нәтиҗәсе, без бары бердәм булган да гына саллы һәм күркәм булачак.
4. Хәзер коррупция иң актуаль темаларның берсенә әйләнде. 2014 нче елда районыбызда җәмгыятебездәге бу яман чирне бетерү һәм шулай ук аны кисәтү максатында нинди чаралар планлаштырыла?
Дөрес әйтәсез, коррупция торган саен җәмгыятебезнең рухи-әхлакый проблемасына әйләнә бара. Коррупция- төрле юллар белән казна мөлкәтен урлау, сатып алуны аңлата. Төп мәгнәсе - җимерү, зарар китерү, юкка чыгару. Балтач район башлыгы каршында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча Совет эшли. 2014 нче елга элеге Совет үз әшчәнлегенең төп максаты итеп районда бюджет акчаларын үзләштерү очракларын район контроль-хисап палатасы, район эчке эшләр бүлеге һәм район прокуратурасы белән берлектә ныгытып тикшерүне оештыруны планга керте.
Үткән ел Совет тарафыннан районда сәламәтлек саклау өлкәсендәге коррупцион хокук бозуларны өйрәнү, аларны бетерү өстендә әшчәнлек алып барылса. Быел хокук саклау органнары, мәгариф системасында коррупциячел хокук бозуларны барлыкка китерә торган яисә аларның таралуына ярдәм итә торган күренешне өйрәнеп, коррупция барлыкка китерә торган сәбәпләрне бетерү өлкәсендә эшне активлаштыру тора.
Фото: http://www.erepublik.com/en/article/-en-ru-interview-with-the-president-of-brazil--1999625/1/20

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: