Хезмәт

“Казан утлары” журналы

"Казан утлары" - элеккеге СССРда яшәгән халыкларның әдәби басмалары арасында беренче булып 1000нче саны чыккан журнал.

Ул 90 елдан артык халкыбызның әдәби сүз, иҗтимагый-эстетик фикер мөнбәре булып хезмәт итте, халкыбызның күңел җәүһәрләрен, рухи кыйммәтләрен, җанын-рухын үзенә ирештереп торды.
"Казан утлары" - матбугатыбыз тарихында үзенчәлекле басма. Ул хәтәр репрессия, дәһшәтле сугыш елларында да чыгудан туктамады, үзен дә, рухын да саклап кала алды.
Журнал бүген дә халкыбызның мәдәни-иҗтимагый тормышында зур роль уйный, үзенә йөкләнгән мөкатдәс миссияне намус белән үти. Бу миссия гаять авыр, җаваплы һәм катлаулы. Ул заманның рухи асылын ачып бирү, җәмгыять тормышының иң әһәмиятле, иң кискен проблемаларын калкытып күрсәтү, илдәге, тормыштагы вакыйгаларга, хәл-күренешләргә карата мөнәсәбәтне, уй-фикерләрне төрле шәкелдә ирештереп тору, ил-көн, халык гаме-ваемы белән яшәүдән гыйбарәт.
"Казан утлары" - иң әүвәл язучылар журналы. Әдәби процессның үзәге ул. Каләм ияләренең өр-яңа әдәби әсәрләре: роман, повесть, хикәя, пьеса, шигырь-поэмалары "Казан утлары"нда басыла бит. Бүгенге көндә әдәбиятыбызның йөзек кашы булган язучылар Х.Камалов, М.Юныс, Р.Батулла, Р.Харис, Р.Мингалим, Р.Вәлиев, Р.Фәйзуллин, Р.Гаташ, Г.Рәхим, Р.Миңнуллин, Ф.Садриев, М.Әмирханов, А.Хәлим, Ф.Гыйззәтуллина, Ф.Бәйрәмова, Л.Шагыйрьҗан, З.Мансуров, М.Мирза, М.Галиев, К.Кәримов, Ф.Сафин, Н.Әхмәдиев, В.Имамов, Р.Зәйдулла, Г.Морат, Н.Гыйматдинова, З.Хәким, Л.Лерон, И.Иксанова һ.б., әдәбият галимнәре Т.Галиуллин, Х.Миңнегулов, Ф.Галимуллин, А.Әхмәдуллин, Д.Заһидуллина, Р.Сверигин, Р.Ганиева, З.Рәмиев, Ф.Хәсәнова, Н.Юсупова, Г.Даутов һ.б. - журналыбызның даими авторлары.
Өр-яңа әдәби сүз укучыга рухи, эстетик ләззәт бирсә, әсәрен шушындый дәрәҗәле, саллы журналда бастырып чыгару - язучы өчен зур мәртәбә. Әсәрләр дигәннән, проза жанрын, язучыларыбызның иҗат активлыгын тагын да үстерү максатында редакция кыска форматлы иң яхшы повестька конкурс игълан итте. Ул 2015 елның 1 апреленә кадәр дәвам итә. Шунысы куанычлы, конкурска әсәрләр күп килде һәм килә. Конкурс игълан ителүгә аз гына вакыт узса да, язучылар Р.Батулла, К.Кара, Р.Рахман, Р.Габделхакова, Н.Гиматдинова, З.Хәким, А.Әхмәтгалиева, Р.Зарипов, Г.Мирһади, И.Нәбиуллина һ.б. үзләренең иҗат җимешләрен тәкъдим иттеләр инде. Иң яхшы повестьлар җурнал битләрендә урын ала.
Шөкер, татар әдәбиятының мең елдан артык тарихы бар. Татар һәм төрки әдәбияты үсешенә зур өлеш керткән, әдәби мираслары бүген дә соклану уяткан шәхесләр белән горурланабыз һәм укучы өчен аларның бәрәкәтле иҗатыннан, классик үрнәк булып тарихка кереп калган әсәрләреннән өлеш чыгарырга тырышабыз. Журналда даими күренеп килә торган "Тарих", "Татар хикәяләре хәзинәсеннән", "Казан утлары" архивыннан" рубрикалары да - үткәннәрдән тарихи кайтаваз. Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының ачылуына 75 ел тулу уңаеннан да әдәби-мәдәни мирасыбызны барлау, халыкка ирештерү максатында яңадан-яңа күркәм эш-гамәлләр башкарылыр, журнал битләрендә кызыклы язмалар урын алыр.
Редакция чит ил, күрше республикалар, кардәш халыклар язучыларының әдәби иҗат үрнәкләрен дә укучыга тәкъдим итеп барырга тырыша.
Бүген иҗади процессны, гомумән әдәбиятыбызның үсеш тенденцияләрен, перспективаларын әдәби тәнкыйтьтән башка билгеләү, бәяләү мөмкин түгел. "Тәнкыйть, безнең заманыбыз кебек, китаплар, әсбаплар, газеталар, журналлар таулар кадәр өелеп торган бер заманда, кирәкле генә түгел, ә котылгысыздыр", дип язды Г.Тукай "Тәнкыйть - кирәкле шәйдер" дигән мәкаләсендә. Бу җәһәттән "Әдәби тәнкыйть" рубрикасының даими чыгып баруы бик табигый. Язучыларыбызның төп журналы "Казан утлары" - әдәби процессның барометры да ул.
"Казан утлары" - әдәби журнал булу белән беррәттән мәдәни басма буларак та бәяләнергә лаеклы. Мәдәниятнең кайсы тармагын гына алма, театрмы ул, җыр-музыкамы, сынлы сәнгатьме, һәркайсында дөньякүләм масштабта күрсәтерлек, чын-чынлап горурланырлык шәхесләребез бар, Алар турында ничек язмыйсың да, аларны ничек күрсәтмисең?! Басманың "Сәнгать" рубрикасына урын һәрвакыт түрдә.
"Казан утлары" - халкыбыз журналы. Аның һәр саны милли мәнфәгать, милли рух, милли гамь белән сугарылган, халкыбызның үткәненә, киләчәгенә төбәлгән. "Татар галәме", "Миллият", "Тарих" сәхифәләре дә халкыбызның телен, гореф-гадәтләрен, дәүләтчелек хисен, өметен, кыйбласын саклау сагында.
Яшь язучылары булмаган әдәбиятның киләчәге юк. Бүген яшь каләм ияләренең әдәбиятка глобальләшү, оптимальләштерү, ягъни татар мәктәпләренең азаюы, татар теле, татар әдәбияты дәресләренең кыскартылуы, уку-укыту программаларыннан милли-төбәк компонентының алып ташлануы кебек катлаулы-авыр шартларда килүен исәпкә алсак, бу мәсьәләгә игътибарны аеруча көчәйтү сорала. Журналның "Ак җилкән" сәхифәсенең тулысы белән балаларга, яшүсмерләргә багышлануы тикмәгә түгел. Яшь иҗат көчләрен барлау, аларны үстерү, киң мәйданга чыгару - әдәби басманың төп бурычларыннан берсе.
"Казан утлары" журналы редакциясе быел яшь каләм ияләренең иң яхшы әсәрләренә дә бәйге игълан иткән иде. Ул бик күп егетләргә һәм кызларга үзләрен сынап карау мөмкинлеге бирде.
Юмор, сатира, төртмә сүз, үзара шаярышулр да - журналның даими юлдашы. Язучылар Р.Батулла, З.Хәким, К.Кәримов, А.Хәмзин, Л.Лерон, Аманулла, М.Кәбиров, Б.Сәлахов, Т.Нәҗмиев, Р.Зарипов, Д.Гыйсметдинов, Р.Мәннан һ.б. - бу сәхифәнең даими кунаклары. Сәхифәне язучы М.Галиев алып бара.
"Казан утлары" - әдәби-мәдәни тормышыбызның тарихи елъязмасы. Иншалла, ул киләчәктә дә шулай булып калыр!
Фото: http://sarvarova-r.ru/news/ak_ilk_n_i_b_tenrossija_d_bi_s_rl_r_b_jgese/2014-02-07-90

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: