Хезмәт

Казанда 22 декабрь көнне ТР Президенты Чыршы бәйрәме уздырыла.

Анда Татарстанның төрле район һәм шәһәрләреннән 7,5 меңнән күбрәк бала чакырылган.

"Татнефть-Арена" боз сараенда узачак республиканың төп Яңа ел чыршысы тамашасына балалар һәм яшьләр иҗат конкурсларында, фестивальләр һәм олимпиадаларда, спорт ярышларында җиңүчеләр, шулай ук социаль яктан мохтаҗ гаиләләрдәге яшүсмерләр, ятим балалар киләчәк. Казаннан исә Яңа ел бәйрәмен 1 меңнән күбрәк бала тамаша кылачак.
Тамашаның режиссеры - Казанның танылган алып баручысы, "Мәдәни күчеш" җәйге урам фестивале директоры Михаил Волконадский, дип яза Казан мэриясе сайты.
Фото: http://kazan.bezformata.ru/listnews/glavnaya-elka-rt-budet-posvyashena/8485021/

Без социаль челтәрләрдә: ИнстаграмИнстаграм ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: