Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Казанда шәхси балалар бакчасында янгын чыккан

Янгын сүндерүчеләр килеп җиткән вакытта ике тәрбияче һәм 14 бала үзләре бакча бинасыннан чыгып киткән булган.

(Казан, 26 август, «Татар-информ»). Казанның Константиновка бистәсендәге «Балалар җире» шәхси балалар бакчасы түбәсенә ут капкан. Янгыннан ике тәрбияче һәм 14 бала үзләре чыгып котыла алган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Кичә 16.49 сәгатьтә бердәм ашыгыч ярдәм хезмәтен чакыру 112номерына Константиновка бистәсеннән хәбәр килде. Анда Привольная урамында «Балалар җире» шәхси балалар бакчасының түбәсе януы турында әйтелде», - диделәр Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Янгын сүндерүчеләр килеп җиткән вакытта ике тәрбияче һәм 14 бала үзләре бакча бинасыннан чыгып киткән булган.

Янгын сүндерүчеләр 15 минутта янгынны сүндергән. Һәлакәттә беркем дә зыян күрмәгән.

 

 

 

 

Фото: ГУ МЧС России по РТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын