Кечкенә бала текә ярдан суга егылып һәлак булган
Берничә бала Татар Суыксу авылы янындагы сулыкта уйнаган. Арадан берсе - җиде яшьлек малай текә ярдан егылып төшкән һәм суга бата башлаган.
Фаҗига көпә-көндез Актаныш районында булган, дип хәбәр итә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.
Берничә бала Татар Суыксу авылы янындагы сулыкта уйнаган. Арадан берсе - җиде яшьлек малай текә ярдан егылып төшкән һәм суга бата башлаган. Янәшәдә аңа ярдәмгә килә алырлык кеше дә булмаган, Һәлак булган баланың мәетен судан җирле халык алып чыга, килгән табибларга малайның үлемен расларга гына кала. Министрлыкта билгеләп үтелгәнчә, бу сулык гражданнарның күпләп ял итү урыны түгел һәм анда коену тыела.
Тулырак: tatpressa.ru
Фото: Г.Газизуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев