Күңел күреп шатлана
Июль аенда Кенәбаш авылында булып узган бик көчле давыл авыл халкын тетрәнергә мәҗбүр итте. Ул көнне авылыбызда өй түбәләре, шиферлар, хәтта агачлар да очып йөргән.
Туган авылымны беренче мәртәбә шундый хәлдә күргәч, йөрәгем кысылып куйды. Ярый әле кеше корбаннары юк. Боз болгатып, кара балчык белән тигезләгән бәрәңге бакчалары да, җимерелгән стеналы йорт һәм амбар да, хәтта киртә-коймаларсыз калган һәм түбәсеннән шиферларын алып аткан мәчетебез дә сугыш арты елларын хәтерләтергә бик мөмкин иде. Шушы хәлдән соң зыян күрүчеләр җайлап кына бөтен җирләрен җыештырып, яңарттылар, бары мәчет кенә ямьсез күренешне истән чыгармады. Көзге эшләр бетеп, бераз хәл алгач, авылыбызның киң күңелле, уңган егетләре мәчетне һәм аның яннарын җыештыру, чистарту, төзекләндерү эшенә тотынды.
Авылга килгән һәркемне каршы алып торучы иман йорты янында кырмыскалардай бөтерелүчеләрне күргәч эчкә җылы йөгерде, кайберләре акчалата ярдәм итсә, күпчелеге кул көче куйган. Бар бит әле авылыбызда да игелекле кешеләр дип куандым. Шундыйлар рәтенә Рамил Гыйльмуллин, Ринат Ибәтуллин, Фаил Фәйзрахманов, Камил Гафуров, Айдар Юнысов, Нургаяз Вәлиев, Илмир Садриев, Наил Юнысов, Илдус Закиров, Азат Гыйләҗев, Рәдиф Зиятдинов, Әдһәм Фәткрахманов, Тәлгать Гыйльмуллин, Рәфыйк Фәйзрахманов, Мәдинә Зыятдинова, авылыбыз кияүләре Илнур Ибраһимов, Илгиз Гыйматов та (Рәсимә Вәлиеваның тормыш иптәше) керә.
Мәчетебез тирәсен элеккесеннән дә уңаерак итеп эшләп, иман йортын янәдән балкып тору дәрәҗәсенә китерүчеләрнең эше үзләренә изгелек белән әйләнеп кайтмый калмас. Амин!
25 ел буе Кенәбаш мулласы вазыйфасын башкарган, ләкин күптән түгел гүр иясе булган Нәфыйк Гафуровның да якты истәлегенә әлеге изге эш олуг дога булып барып ирешер дип ышанып калам.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
1 март 2021 - 13:21Ике малай Иделдә батып үлгән Балалар Идел буенда йөргәндә кечкенәсе бозлы суга төшеп киткән. Абыйсы аны коткарам дип, суга сикергән.700
-
1 март 2021 - 13:11Казанның 177нче гимназиясе укучылары Миңнехановны туган көне белән котлады «Шатлык» балалар хоры клибын уку йортнының Инстаграм битенә куйганнар.2500
-
1 март 2021 - 12:11Хөрмәтле райондашлар! Кадерле дуслар! Язның тәүге көне белән сезне! Ямьле язларга килеп керүгә 8 март -Халыкара хатын-кызлар көненә - дөньядагы иң күркәм бәйрәмнәрнең берсенә әзерләнә башлыйбыз.5000
-
16 февраль 2021 - 13:55Район үзәк китапханәсендә шагыйрь Рәмис Аймәт белән очрашу булды
-
5 февраль 2021 - 10:42Райнур Фәизов һәм Рәмис Ганиев тальянда сыздыра...
-
26 февраль 2021 - 11:36Газетаның 7нче санында (26 февраль, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар24500
-
24 февраль 2021 - 08:30ВЫСТАВКА-ПРОДАЖА ШУБ 26 февраля с 9 до 18 час. в Доме Культуры Балтаси состоится распродажа Шуб из г. Пятигорск.23100
-
28 февраль 2021 - 14:11Балтач бистәсендә яшәүче Сәлаховлар машина отты - Фольксваген ! "И сөендек инде барыбыз да, әле безнең «с нуля» яңа машина алган юк иде бит".91802
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика