Хезмәт

Кемгә - печән өсте, кемгә... чүп өсте

Сабантуйлар үткәннән соң авыл кешесе өчен җәй беткән кебек санала.

Ни өченме? Чөнки нәкъ мерә шул чорда - хуҗалыкларда кызу печән өсте башланган бер чакта, үз хуҗалыгы белән гомер итүчеләр өчен чүп өсте башлана да инде.
Кайберәүләр шаяртып, җәйнең ямен чебен белән кунак ала дисәләр, мин үзем, һич шаяртмый гына, чебен белән чүп ала дияр идем. Чөнки күпме агуласаң, күпме ябышкак тасма элсәң дә, чебеннең бетәсе юк, чүпне дә утап бетерәм димә...
Кайчакта зарлана куйсаң, кунакка кайткан шәһәрнекеләр, ачу китереп, әй, дачабыз-бакчабыз бар, бездә дә шул эш инде ул, дип куя. Шул эш, шул чүп сиңа! 5-6 сутыйлы участокта дача йорты, мунчасы, бакчасы булган шәһәр кешесе белән янында кимендә ун-унбиш, читтә тагын бәрәңге җире, хуҗалык бүлеп биргән чөгендер җире булган авыл кешесен янәшә куя торганмы?
Беребездән беребез күреп, соңгы елларда яшелчә бакчаларын да зурайткан булдык... Боларның һәммәсен бер кат утап чыкканчы, икенче ягыннан чүбе җитешә башлый, каһәр. Чүп утарга, бакчада казынырга яраткан кеше дә туя торган.
Хәер, болай гына зарлану. Чүпкә генә бирешмибез, түзәбез анысы. Бер елның чүбе икенче елга калганы юк әле дибез дә, җиң сызганып, кәтмән күтәреп, бакчага юл алабыз. Җиләк вакыты бер генә дигәндәй, чүп вакыты да бер генә бит ул.
Фото: http://chudo-ogorod.ru/chto-meshaet-rasti-kartofelyu

Реклама
Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: