Хезмәт

Күгәрченем кайтты

Әлеге сүзләр белән Мәрфуга машинист Ирен эштән көтеп Ала. Тик әлеге бәхетле мизгелләр өч елдан артыкка сузылмый, сугыш аларны аера, яшь хатынны йөкле килеш кечкенә баласы белән ятим калдыра.

Түбән Кенә авылы халкы Бакый Сибгатулла улы Рәхимовны бик хөрмәт итә. Советлар Союзы Герое хөрмәтенә моңарчы Рәхимов исемендәге хуҗалык эшләп килсә, 13 нче февраль көнне мәктәптә үткән чарада укытучылар коллективы, белем йортын аның исеме белән атап, мәңгеләштерүне тәкъдим иттеләр.Рәйсә апа якташлары белән якыннанрак танышырга теләп һәм мәктәп инициативасы белән үткәрелгән чарада катнашкан барлык кунаклар да, укучылар да моны хуплап чыктылар. Әлеге әдәби-музыкаль кичә туганнарны җыеп, хәтерләрне барлауга багышланган иде. Бәйрәмнең кунаклары Бакый абыйның кызы Рәйсә Рәхимова, Советлар Союзы Героеның сеңлесе Хәсәнәнең кызы Фирая һәм аның тормыш иптәше, "Салават күпере" журналыннан Йолдыз Шәрәпова, район хәрби комиссариаты хезмәткәре Рафаэль Шакиров иде. Авыру сәбәпле кайта алмаган Рафаил Рәхимов укучыларга видеосәламен җибәреп, әтисенә атап язылган шигырен укып китте.
Бакый Рәхимов Кызыл Армия сафларына 1939 нчы елда Казан шәһәреннән алына. 7нче армиянең 86 нчы мотоукчы дивизиясе составында разведчик буларак акфиннәргә каршы сугышта катнаша. Аның сугышчы осталыгы атаклы Маннергейм линиясен өзү өчен барган авыр сугышларда ачыла. 1940нчы елның 22 нче февралендә ул хезмәт иткән хәрби берләшмәгә стратегик әһәмиятле булган Койвисто-Бьерке утравын алырга задание бирелә. Төркем утрауга төнлә рейд ясый, аның барышында якташыбыз искиткеч батырлыклар күрсәтә һәм шуның өчен 1940 нчы елның 21 нче мартында аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Тик батыр бу хәбәрне белми, 3 нче март көнне дошман белән авыр бәрелешләрнең берсендә геройларча һәлак була. Бакый Рәхимовның җәсәде Тупуран-Саари утравында туганнар каберлегендә күмелгән.
2013 нче елда Бакый Сибгатулловичка 100 яшь тулган булыр иде, тик яу кыры корбаны яшьли арабыздан китеп бара. Шуннан соң тормыш иптәше Мәрфуга бик нык авырый башлый, бер минутка да ирен исеннән чыгармый, ятларга карамый һәм үлгәнче аның кайтачагын көтеп, тугры кала.
Рәйсә ханым гомере буе әтисе турындагы истәлекләрне саклап яши, кыска гына гомере эчендә калдырырга өлгергән эзләр буенча йөреп, яңадан- яңа мәгълүматлар җыя. Әтисенең кече ватаны булып саналган Түбән Кенә белән танышырга теләп, безнең якларга берничә мәртәбә кайта, тик бер кайтуында керер кешесе вафат булу сәбәпле кире китеп бара, чөнки бүтән таныш-белеше булмый.
" Бүген Изге Валентин көне. Әгәр дә әти-әнием исән булсалар алар әлеге бәйрәмнең тере каһарманнары булырлар иде. Алар кебек бер-берсен яраткан кешеләр тагын бармы икән? Мөгаен юктыр. Алар бит хәтта бервакытта да кара-каршы да утырмаганнар, гел янәшә генә. Әтиемнең яу кырыннан язган хатлары минем өчен бик кадерле иде, чөнки ул анда әниемә булган мәхәббәтен генә җиткермичә, Мәрфуга, Рәйсәне сакла, дип тә язган булган. Аларны латинчадан тәрҗемә итеп, музейга тапшырдым ", дип бүлешә үз уйлары белән Рәйсә ханым. Бәйрәмдә сүз бирелгәч, ул кадерле истәлекләре белән тамашачыларны да таныштырды. Шул исәптән әнисенең әтисенә багышлап язган шигырь-җырларын укып үтте.
Мәрфуга ханым Югары Сәрдек кызы була, Бакый абый аны Мәскәүгә алып китә, шуннан инде аларның юллары өзелми. Хатынына яратып бүләк иткән һәрбер бүләген тора-бара балалары истәлек, әтиләренең төсе итеп саклый.Ләкин бүгенге көндә аларның берничәсе генә калган икән инде.
Рәйсә ханым әтисе турындагы истәлекләрен барлаганда бик нык борчылды, дулкынланды. Ләкин күңеленең тынычланып калгандай булуын әйтеп узды.
Чара бик күп чыгышлар белән баетылды һәм һәрберсендә Бакый абыйның һәм аның гаиләсенең нинди белемле, моңлы булулары ассызыкланды.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: