Хезмәт

“Халык дошманы” тамгасы әле дә юылмый

30 октябрь Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә

Россия тарихында җан өшетерлек вакыйга булып уелып калган репрессия еллары әле бүген дә күпләрнең күңелендә саклана. Күпме кеше гөнаһсызга рәнҗетелеп, төрле җинаятьләрдә гаепләнеп, туган якларыннан куылган.

“Халык дошманы”, “Халык дошманы баласы” дигән тамга аларга тыныч яшәргә ирек бирмәгән, һәркөнне җәберләүләргә дучар ителеп торган. Нахакка гаепләүләр күпме кешенең гомерен вакытыннан алда алып киткән, күпмесенең йөрәген, җанын әрнеткән, әби-бабалары нигезен, туфрагын соңгы сулышларына кадәр сагындырып яшәткән.

“Халык дошманы” тамгасы каһәрләгән бер гаилә язмышы турында укучыбыздан килгән хатта да тасвирланган. Бүгенге көндә Казанда яшәүче Мөнирә ханым Хәсәнова бабасы һәм әнисенең нахакка рәнҗетелгәнлекләрен газетабыз укучылары белән дә уртаклашуыбызны үтенде.

“Үткән тормышыбызга кайтып карасаң, нигә озак еллар туган илебездән еракта яшәвебезне аңлап була. Безнең бабаларыбыз, әниләребез коллективлаштыру корбаннары булганнар. Шундый дошман булып минем бабам Билал да “таныла”. Ул 1879 елда Карадуган авылында туа. Мәдрәсәдә белеп алып, Карадуган авылында имамлык вазифасын башкара. 1930 елларда мәчет ябыла, манарасы киселә. Ул вакытка бабаем ике тапкыр өйләнгән була. Беренче хатыны Бибинур Фәхретдин кызы белән биш бала тәрбияләп үстерәләр, тик тормыш иптәше 1924 елда яшьли вафат була. Аннан соң бабам икенче тапкыр өйләнә. Әминә Хәсәнова белән дә уртак тормышта тагын 5 балалары туа.

Мәчет ябылганнан соң бабама нинди маддә буенча җәза бирергә икәнен уйлый башлыйлар һәм 1931 елның 29 октябрендә кулга алалар. 1932 елның 9 маенда 58-11 маддә нигезендә, кулаклар төркемендә катнашучы, дини темаларга чыгышлар алып баручы, агитацияләр ясаучы дип хөкем итеп, бабамны 5 елга Бөгелмәгә концлагерьга җибәрәләр. 1935 елда ул аннан качып, урманнар аша җәяүләп барып, гаиләсе янына кайтып егыла. Бу еллар эчендә гаиләсе күп сынаулар аша уза: өйләрен, барлык мал-мөлкәтләрен тартып алалар. Тормыш иптәше Әминәне дә кулга алалар, тик 1 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге 5 бала аның карамагында булу сәбәпле, азат итәләр. Үз йортларын тартып алгач аларга иң хәерче өйне бирәләр. Суыкта һәм ачлыкта көн күреп, гаилә башлыгын көтеп яшиләр. Бәхетле көн җитә – Билал бабам кайта. Ул кайтканнан соң аларга йортларын кире кайтаралар, тик инде аның яшәрлеге калмаган була.

Халык дошманы булганлыктан, Билал бабамны беркая да эшкә алмыйлар. Ул бик еш авырый торган була, ләкин шулай да гаиләсен туендырыр өчен умарта тота, табаклар, юынгыч, комганнар ясый һәм Казанга базарга алып барып шуларны сата. 1945 елда ул бик нык авырый башлый һәм Бөек Ватан сугышы тәмамланганнан соң, бакыйлыкка күчә. Билал бабамны вафатыннан соң, бары тик 1987 елда гына аклыйлар.

Билал бабамның барлык балалары арасыннан минем әнием – Тәскирә Хәсәнова иң зур зыян күрә. Ул берүзе Карадуганда калып, олуг тырышлык белән укытучылыкка укып чыга. Халык дошманы баласы дигән кара тамга аны гомере буе озатып йөрсә дә, укытучы булу теләге көчлерәк була. Әнинең хезмәт кенәгәсеннән күренгәнчә, 1938 елдан 1954 елга кадәр ул укытучылар җитмәгән авылларга йөреп укыткан. Шул вакыт аралыгында Хәсәншәех егете Габделхак белән гаилә корып җибәргәннәр. 1942-1943 елларда Карадуган авылыннан бер кеше әни өстеннән донос яза һәм аны кулга алалар, 10 елга хөкем итәләр. Ләкин әниемнең апасы һәм аның ире әлеге доносның дөрес түгел икәнен раслыйлар һәм әниемне иреккә чыгаралар. Кире мәктәпкә эшкә кайткач, дәрес вакытында бер укучы парта өстенә менеп басып, бөтен класс алдында: “Безне “зэчка” укытачак мени?”, дип кычкырып җибәргән. Барлык укучылар укытучыны мыскыллап көләргә тотыналар. Бу хәлдән соң аны Хәсәншәех мәктәбенә укытырга күчерәләр. Анда ул ике бала алып кайта һәм 1954 елда аларга авылдан китәргә кушыла. Башта алар Иркутск өлкәсе Ангарск шәһәренә, аннан Алма-Атага китәләр. Шул көннән алып әни башка бер җирдә дә эшләмәде, тагын куарлар дигән курку хисе белән ул гомере буе яшәде. Кешеләр арасына да бик чыкмады. “Халык дошманы баласы” дип мыскылларлар дип курыкты.

1954 елдан 2006 елга кадәр төрле җирләрдә гомер иткәннән соң, мин аларны кире туган ягыбызга алып кайттым. Безне авылдан куып чыгардылар, башка анда кайтырга ярамый дисәләр дә, соңгы васыятьләре буенча әтием 2014 елда Хәсәншәех зиратында, әнием 2016 елда әтисе Билал янәшәсендә Карадуган зиратында җирләнде.

Гомерләре буе куылып яшәсәләр дә, тормышта үз тырышлыклары белән яшәп, балалар үстерделәр. Шулай да аларның авыр язмышлары өчен күңелдә әле дә бик зур авырлык утыра. Бүгенге көндә дә Карадуган, Хәсәншәех авылларына кайтсак, олы буын кешеләренең йөзләрендә әле дә әнигә карата ягылган яланың эзләрен күрергә мөмкин. Ул пычракны әни генә түгел, без дә, оныклары да күтәрә”, дип авыр хатирәләре белән бүлеште әңгәмәдәшем Мөнирә Хәсәнова.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: