Хезмәт

Халык синоптигы салкыннарның кайчанга кадәр дәвам итәчәген әйтте

Февраль башындагы яңгырлардан соң кинәт кенә көннәр салкынайтып җибәрде. Монысы соңгы салкыннармы, әллә тагын булачакмы?

Бу хакта Балтач районының Яңгул авылында гомер итүче халык синоптигы Әмир Шәрәфиевтан сораштык.

– 7 февральдән 20 мартка кадәр «хут» суыклары башлана. Алар көн белән төн тигезләшкәнче дәвам итәчәк. Салкыннары бу атнаның җомгасына кадәр барачак та, тагын бераз җылытып алачак. Буранлы көннәр белән салкыннар чиратлашачак. Салкыннар көндез бик каты булмаса да, төнгә үзен сиздерәчәк. Кыш элеккегекышларга охшый башлады, – ди ул.

Әмир абый быел урып-җыю тоткарланыр дигән фаразын да җиткерде.

– Җәй айлары эссе булыр. Ә менә көз яңгырлы булачак, – ди ул.

Тарихка күз салсак, салкын кыш 1941 елда күзәтелә. Ул вакытта салкыннар 40-42 градуска кадәр төшкән. 1978 елда һава температурасы -45-50 градуска җиткән. 1979 ел да үзенең суыклары белән дан тота. Бу елны бакчадагы җимеш агачлары һәм куаклары гына түгел, урмандагы агачлар да һәлак булган.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Ватаным Татарстан

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: