Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Хезмәтенә күрә хөрмәтләнүчеләр (+фоторепортаж)

90 еллык юбилее уңаеннан "Хезмәт" газетасының бер төркем хезмәткәрләре бүләкләнде.

Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин «Хезмәт» газетасына, баш мөхәррир-филиал җитәкчесе Вакыйф Зәкиевка, урынбасары Ольга Плотниковага Балтач муниципаль районының Мактау таныклыкларын тапшырды, газетаны версткалаучы Илшат Нурмөхәммәтов район башлыгының Рәхмәт хатына лаек булды. Удмурт газетасын версткалаучы Ольга Матвеева һәм реклама белгече Резеда Галимуллинага район башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хаты бирелде. «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм агентлыгының Мактау таныклыгына Вакыйф Зәкиев, Рәхмәт хатына редактор Гөлзидә Газизуллина ия булды. Баш бухгалтер Рузилә Дәминовага «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең Мактау таныклыгы, редактор Зәлия Фәйзрахмановага һәм дә менеджер Тәнзилә Габдрахмановага Рәхмәт хаты бирелде. Җаваплы секретарь Зөлфия Шакирова һәм дә редактор Наталья Жукова Татарстан Республикасы Журналистлар союзының дипломнары белән бүләкләнде. Журналист Гөлсинә Хәбибуллинага, реклама бүлеге җитәкчесе Гөлия Әхмәтҗановага «Хезмәт» газетасы редакциясенең Рәхмәт хатлары бирелде. Шулай ук Зөлфия Шакирова һәм дә Гөлсинә Хәбибуллина озак еллар эшләү хөрмәтенә «ТАССР төзелгәнгә 100 ел» медаленә лаек булдылар. Гөлзидә Газизуллина белән Ольга Плотниковага Татарстан Журналистлар берлегенә кабул ителү турында таныклык тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хезмәтенә күрә хөрмәте