Хезмәт

Кичәге җил-давыл Балтач районын уратып узды

Шөкер, кичәге җил-давыл Балтач районын уратып узды. Ә менә башка районнарда зыян күрүчеләр бар.

Соңгы вакытта табигать бәла-казалары ешайды. Берничә көн элек Казанда, Теләчедә, Чаллыда һәм башка район-шәһәрләрдә котырган гарасат аркасында күп кеше зыян күрде.

Инде бүген көчле җил һәм яңгыр Аксубай районы җирлегенә дә шактый зур зыян салган.интернеттагы хәбәрләрдән күренгәнчә, район үзәгендә йортларның түбәләре куптарылган, йортларда электр чыбыклары өзелгән. Гарасат вакытында машиналарга шифер, сынган агачлар килеп бәрелгән.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: