Хезмәт

Кичәгедән башка гына… яки хәтерсезлек заман чиреме?

Бүген күпләр хәтерсезлектән зарлана.

Сер түгел: күбебез «шунда гына» куйган әйберен таба алмый интегә, «тел очында гына» торган исем-атамаларны әйтә алмый газаплана, йөзе бик таныш булган кешенең кемлеген хәтерли алмый җәфа чигә, кухнядан-залга яки өйдән урамга чыкканчы нәрсәгә чыкканын оныта, ә инде кибеткә барган һәр ике хуҗабикәнең берсендә «шпаргалка» - алырга кирәкле товарлар исемлеге (ни сәбәпледер, хәтер дигәнең ике-өчтән артык товарны сыйдыра алмый башлады)… Шулай ук кулларына төрле тамга-билге ясап, «хәтер»ләренә язып куючылар да шактый. Эшлисе эшләрен кәгазь битенә язып каршына куючылар да (үзенә күрә план кебек бер әйбер), «алай итәргә онытма, моны онытма!» дип конкрет бурыч куючылар да хәйран.
Иң гаҗәбе: хәтерсезлекнең яше юк, төгәлрәге, өлкәннәр дә, урта яшьтәгеләр дә, балалар да бу чирдән бердәй интегә. Хәер, өлкәннәрнең әле бер плюсе бар: алар бүген иртән нәрсә ашаганны белмәсә дә, «теге» заманны- үткәнне бик яхшы хәтерли. Хәтер йомгагы дигәнең олыгайгач кабаттан кирегә сүтелә башлый икән диючеләргә бер дәлил инде бу кадәресе. Бик кызык бит: моннан 30-40, хәтта 50 ел элек булган вакыйгаларны бәйнә-бәйнә сөйли алган өлкәннәр, чират кичә-бүгенгегә килеп җиткәч, тупикка килеп «төртелә». Күрәсең, үткән еллар эчендә аларның баш мие үзенә кирәкле, җитәрлек мәгълүматны шыплап тутырган, башкасына урын калмаган. Мәгълүмат «базасы»ның, хәтер «сандыгы»ның мөмкинлекләре чикле, димәк. Бүген дә бит яшьләр, яшүсмерләр арасындагы хәтерсезлекне баш миендә мәгълүмат күплек белән аңлатырга тырышучылар да бар. Бу заман чирен әйләнә-тирә мохит, яшәү рәвешебез белән бәйләүчеләр дә, генетик үзгәрешләргә сылтаучылар да, стресс, көчле авыру, травма кичерү нәтиҗәсе дип караучылар да, башкача уйлаучылар да бар. Сәбәпләре, чыннан да, күптер. Югыйсә, бу дәрәҗәдә үк хәтерсезләнмәс идек. Укытучылар балаларның шигырь-кагыйдә ятлау сәләте кимүе, хәтта тапкырлау таблицасын авырдан өйрәнүләре турында сөйли.
Бүген дөньяда һәркем хәтер югалтуның нинди дә булса формасы белән - өлешчә яки тулысынча амнезия белән бер генә булса да «бәрелешми» калмаган дип саный галимнәр. Феноменаль хәтергә сәләтле кешеләр дә бу кадәресеннән тулысынча азат була алмый икән. Чөнки хәтер дигәнең шулкадәр катлаулы психик процесс, аны югалтуның (шулай ук онытуның дип укы) табигатенә кагылышлы рәвештә галимнәр әллә ниткән теорияләр, бер кочак юнәлеш-төрләр, тагын бик күп хикмәтле ачышлар ачкан, исбатлаган. Шуңа бәйле рәвештә хәтер яхшыртуның йөзләгән ысуллары тәкъдим ителә. Аларга яңадан-яңалары өстәлә. Тик дистә еллар буе тәкрарланган «повторение - мать учения» тәкъбире генә үзгәрешсез…
Галимнәр кеше кабул иткән мәгълүматны… беренче көнне күбрәк оныта дигән нәтиҗәгә килгән. Оныту процентының ин зурысы шушы көнгә туры килә икән. Кеше гадәттә үзенә аңлаешсыз һәм кызыксыз тоелган нәрсәләрне тизрәк оныта. Чыннан да, үзебезгә кагылмаган вакыйгалар хәтер «китабы»на озакка теркәлми бит - монысын һәрберебез үзеннән белә. Кеше кайгысы… иртә керә, кич чыга, диюләре тикмәгә түгелдер. Ә менә кайбер вакыйгалар, фактлар йөрәккә кан белән язып куелгандай була, ничек кенә онытырга тырышсаң да, күп вакытлар үтү белән дә онытылмый, төссезләнми. Онытуның бердәнбер файдасы, мөгаен, шушы очракта булыр иде. Фәндә куркыныч, коточкыч хәтерне югалту (потеря страшной памяти) дип аталучы бу процесс, кызганычка каршы, бик озак һәм бик акрын бара. Онытырга бик теләп тә, тулысынча арынып булмаган вакыйгалар кеше язмышында шактый очрый. Моның бердәнбер һәм иң җиңел юлы дип галимнәр бу хакта сирәк искә алырга (тик монысы мөмкинме икән?) куша. Чөнки без ешрак искә ала торган мәгълүматлар, вакыйгалар «озак сроклы хәтер»гә теркәлә икән. Бу срокка кергән мәгълүмат фәкать башка мәгълүмат белән буташканда яисә аннан да тәэсирлерәк башка мәгълүмат өстәлгәндә генә онытылырга сәләтле. Ә «кыска сроклы хәтер»дә, алдан кабул иткән мәгълүматны «эшкәртмичә» яңасын кабул итүгә үк, алдагысы «сызып ташлана». Баксаң, безнең «хәтер сандыгы»нда һәр мәгълүмат аерым саклагычларда, үзенең коды белән саклана икән. Менә нилектән хәтеребезне «уятырга» үзебездән башка беркем дә ярдәм итә алмый икән. Фәндә шундый аерым фактлар билгеле: теле калмык теле белән ачылып, аннан бу телне онытып, гомер буе урыс телле булып йөргән карт үләр алдыннан фәкать калмыкча гына сөйләшеп тирә-юньдәгеләрен шаккатыра (ана телен онытып, урыс-инглиз телләренә өстенлек бирүче бүгенге заман түрәләре дә бер көн килеп теттереп татарча гына сөйләшә башласа, ә?!). Ә икенче берәүгә оныткан әйберсен искә төшерү өчен: «Җен, шаярма!» дип әйтү дә җитә. Билгеле, бернинди дә җен «хәтер сандыгы»н хәрәкәткә китерми, гадәткә әйләнгән бу сүзтезмә рефлекс булып «хезмәт итә».
Шулай да, ни генә дисәк тә, бүгенге хәтерсезлек шактый кискен төс алды. Кирәкмәгән мәгълүматтан арынып, аларны файдалысы белән алыштырсак, бигрәк тә балаларыбызны хәтерләре белән шөгыльләнергә күнектерә алсак, бәлки бераз булса да файдасы булыр? Бүген иртән нәрсә ашаганыбызны, иртәгә үткәнебезне оныта барсак, киләчәгебез нинди булыр да, үткәне булмаган нинди буын килер? Кичәге көнебез дә булмаган килеш ничек яшәрбез?

Реклама

Фото: http://lechdok.ru/psychiatria/amneziya-2/

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: