Хезмәт

Балтач районы

Төрлесе

Киләчәгең ышанычлы булсын – пенсияң турында кайгырт!

Рәмис белән Шамил яшьтиләр. Бергә уйнап үстеләр. Укып бетергәч, икесе дә төзелештә эшләде. Рәмис гомере буе райондагы төзелеш оешмаларында ташчы да, балта остасы да булды.

Хезмәт хакы мулдан булмаса да, тормыш итәргә җитәрлек иде. «Әйдә, безнең белән, йөрмә тиеннәргә селкенеп», - дип бик кыстаса да, бригада белән шабашта йөреп, мул акча эшләп йөрүче чордашы Шамилгә иярмәде.
Менә хәзер 60ы тулып пенсиягә чыккач, «кеше шикелле акча алып кайтырсың, бар Шамил белән эшкә» дип җанын ашаган хатыны да башкача «сайрый» башлады. «Теге чакта әле ярый шабаш дип йөрмәгәнсең», ди. Пенсиясе 11мең сумнан артык чыкты шул Рәмиснең. Ә яшь чагында зур акчалар «көрәгән» Шамилнең пенсиясе 6 мең белән калган. Чөнки шабашта алган акчасыннан Пенсия фондына бер тиен дә кермәгән.
60ка кадәр әллә торам, әллә юк, нигә акча әрәм итим, диючеләр дә очрый. Фондка күчерелгән акчаның тупланма өлеше аның хуҗасының варисларына кайтарылуын белмиләр микәнни? Узган ел районда шундый 63 гариза канәгатъләндерелгән. «Пенсия фондына күчерелгән акчалар беркайчан да эзсез югалмый. Ул синең үзеңнең, гаиләңнең ышанычлы киләчәген тәэмин итү» дип, фондның район бүлеге җитәкчесе Габделнур Нотфуллин гыйбрәтле күп дәлилләр китерә.
«Район халкы тормышында гаять мөһим урын тотучы шушы фондка закон буенча тиешле акчаларны вакытында күчермәүче оешмалар да бар әле», ди ачынып. 20 авыл хуҗалыгы җәмгыятенең унысының әле узган елдан калган 7 миллионнан артык бурычлары бар. «Мельпром», «Сельэнергосервиз», «Балтач ит продукты», «Юмарт», «ПМК-5», «Гранит», «Элвиплюс», «Управление», «Стройметиз» җәмгыятьләре пенсия фондына тиешле акчаны күчерүне гел кичектереп киләләр. 2014нче ел өчен дә исәп-хисап ясап бетермәгәннәр әле. Мондый оешмаларның җаваплы хезмәткәрләренә районда оештырылган тармакара комиссия утырышында җавап тотарга туры киләчәк. Эшләре прокуратурага да тапшырылырга мөмкин.
Районда пенсия һәм медицина иминияте тупланмасына шактый саллы өлеш керткән һәм түләүләрне вакытында башкарган оешмалар да күп. Мәсәлән, сөт-май комбинаты 15 миллион 600 мең сумнан артык түләгән. «МДСУ - 1» коллективының да фондка күчергән акчасы узган ел 10 миллион 787 мең сум булды.
Авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән иң күп өлешне «Татарстан», «Яңа тормыш», «Дуслык», «Кызыл юл», «Игенче», «Бөрбаш» җәмгыятьләре кертте. Алар исәбенә фонд 10-7шәр миллион сумнан күбрәккә тулыланды. «Труд», «Кама», «Арбор» җәмгыятьләре җитәкчеләре дә Пенсия фонды белән тыгыз элемтәдә эшлиләр, һәр төрле иминият акчаларын вакытында күчерәләр.
Каядыр читтә, беркайда да теркәлмичә эшләп йөрүче кешеләр арасында да фондның тупланма өлешенә билгеле бер суммада акчаны үзләре кертеп баручылар арта. Гомумән, бу мөмкинлектән теләге булган һәркем файдалана ала. Халык иртәгәсе турында бүген кайгыртуның кирәклеген һәм файдасын аңлый башлады.
Монда халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшырту һәм керемнәрне рәсмиләштерү буенча тармакара район комиссиясенең эшчәнлегенең дә йогынтысы зур. Бу эшчәнлекнең бары тик гади халык файдасы өчен генә җәелдерелүен аңлый башладылар, - ди Габделнур Нотфуллин.
Пенсия фондының безнең тормышыбызда ни дәрәҗәдә мөһим урын тотканын аңлаган мәлдә, үз хезмәткәрләренең киләчәген кайгырткан оешма җитәкчеләре акчаны вакытында кертергә тиешле.
Фото: http://omskregion.info/item.asp?id=16144

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250