Хезмәт

Килешүгә сак кара

Хәзер күп кеше кредит белән мавыга. Аеруча кредитка товар сатып алулар ешайды. Алуын алалар, ләкин кайбер нәрсәләргә игътибарсыз калалар. Әйтик, килешүгә кул куйганда «әйдә, ярар» дияргә ярамый. Киресенчә, килешүнең эчтәлеге белән якыннан танышырга кирәк.

Реклама

Бүгенге көндә банклар клиентлар өчен стандарт формадагы килешү куллана. Анда алдан ук кулланучы хокукын кысучы шартлар кертелгән булырга мөмкин. Мәсәлән: «бәхәсләр банк оешмалары урнашкан җирлектәге суд органнарында карала». Ә кулланучылар хокукын яклау турындагы законның 17 маддәсе нигезендә, кулланучы үзе теләгән судка мөрәҗәгать итә ала. Әйтик, автокредит Казан шәһәрендә алына ди, бәхәс туган очракта кулланучы үзе яшәгән җирлектәге судка мөрәҗәгать итәргә хокуклы.
«Клиентның язмача ризалыгыннан тыш банк процент ставкасын берьяклы тәртиптә үзгәртә». Гражданнар кодексының 310,450-452,820 маддәләре нигезендә, клиентның язмача ризалыгы булу мәҗбүри. Шулай ук кредитны алдан ук түләп бетергән өчен процент алу законсыз санала.
Килешүләргә «исәп-хисап счеты ачылуы һәм алып барылуы өчен өстәмә түләү алынуы» шарты кертелә - бу Гражданнар кодексының 819 маддәсенә каршы килә. Клиент банкка алган ссуда акчасын ай саен кайтарып барырга һәм аның процентларын гына түләргә тиеш.
Еш кына банклар кредит биргәндә үзләре сайлаган иминият компанияләрендә «клиент гомерен иминиятләштерү»не дә өсти. Гражданнар кодексы буенча гомерне иминиятләштерү ирекле рәвештә генә була ала. Мондый пунктны банклар килешүгә кертмәскә дә мөмкин, әмма клиенттан мәҗбүри-ирекле рәвештә гомерен иминиятләштерергә теләве хакында язмача гаризага кул куйдырталар. Бу законсыз һәм кулланучы хокукын кысрыклый торган гамәл. Кулланучы суд аша гомерен иминиятләштерүгә түләгән акчасын кайтарырга теләсә дә, клиентның гаризасы булуы һәм килешүдә мондый шартның күрсәтелмәве сәбәпле, судлар акчаны кире кайтарта алмый.
Шулай ук клиент кредит алудан баш тарткан очракта өстәмә түләү алыну очраклары да булгалый. Әгәр клиент банктан акчаны алмаган икән, закон нигезендә клиент килешүне үтәүдән баш тарта ала, бу очракта клиент смета һәм исәп-хисап нигезендә банкның чыгымнарын капларга тиеш була.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: