Хезмәт

Киметергә

Урамнарның яктыртылу мәсьәләсе бары тик җәй аенда гына гади халыкның да, җитәкчеләрнең дә башын авырттырмыйдыр, мөгаен.

Көзен, кышын һәм язын бу мәсьәлә иң актуаль темаларның берсе булып кала бирә. Мәсәлән, гыйнвар аена Нөнәгәр җирлегендә бер лампочкага 84 кВт энергия тотылса, Пыжмарада бу сан 79,1, Соснада - 56, Шубанда - 49. Ә менә Карадуган җирлегендә бер лампочкага 46,7 кВт энергия сарыф ителгән. Әлеге санның түбән булуы Карадуган авыл җирлегенә кергән алты авылның дүртесендә урам утларының энергия саклаучы лампочкалар хисабына яктыртылуы белән аңлатыла. Бөрбаш, Алан авыллары һәм бистәнең күпмедер өлешендәге урам баганалары да шушы лампочкалар белән җиһазландырылган. Шунлыктан, биредә электр энергиясе аз күләмдә сарыф ителә. Димәк, калган җитәкчеләргә дә электр энергиясен киметү өстендә эшлисе бар әле.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: