КИРЕ КАЙТУ (хикәянең дәвамы)
Шунда кисәк икесе дә шомырт чәчәкләре арасыннан күренеп торган мунча тәрәзәсендә ниндидер бер ап-ак киемле затны күреп алдылар. Ул мунча тәрәзәсен эчке яктан шакыды. Күктән, болытлардан ишетелгән кебек аваз ишетелде
КИРЕ КАЙТУ (хикәянең башы): http://idel-tat.ru/news/literatura-tt/kire-kaytu-rmis-latyypov
«Шундадыр инде, сузылып ук ятты микәнни?»
– Әстәгъфирулла, ни бу?
Хәйдәр карт, курка-курка гына кабер янына акрын гына якынлашты һәм үрелеп карады. Анда беркем дә юк иде!
Хәйдәрнең эче жу итте. Ул ялт-йолт кына зират эченә күз салды. Агачлар яфракларын койгач, зират эче үтәли күренә, чыршылар, яфракларын коеп бетермәгән куаклар гына бераз каплый.
– Әллә инде берәр нәрсә эшлиме бу малай? Хәйдәр карт зират эченә таба йөгерде. Чыршылар янына чыкты, анда Фарук күренми иде.
– Ә-әй!
Беркем юк. Хәйдәр, нәрсә эшләргә гаҗиз булып, кире кабер янына каударланып йөгереп килде. Ирләрне чакырырга кирәк, ни галәмәт бу! Кабер янына өелгән балчыкка басып, ирләр артыннан кычкырмакчы иде, күреп алды: басу буйлап ялгызы гына Фарук та авылга кайтып бара иде.
– Нәләт малай, өнемне алды. Койма аша гына чыккан ахыры, кеше куркытып! – Хәйдәр, хәлсезләнеп кабер янындагы балчыкка тезләнде. Йөрәге кысып алды. Шулкадәр курку, яшен ташыдай йөгереп йөрү эзсез уза димени.
– Уф! – торып китәрлек тә хәле юк иде аның. Үзләре дә инде, ялгызы калдырдылар Фарукны. Хәйдәр шунда гына бармагы авыртканны искәрде. Кулы кып-кызыл канга буялган иде аның.
Җиңеннән чыгып торган күлмәк итәкләре дә, чалбары да, бишмәте дә канга буялган. Ярасы бигрәк тирән булган ахыры – әле һаман да кан тамчылары кабер янындагы балчыкка тама... Хәйдәр картны никтер бу кабер өркетә иде. Үз гомерендә күпме кабер казыганы бар инде, балчык бит инде, ник куркырга? Юк, бу кабер никтер аны куркыта. Гүя анда аның бертуган энесенең оныгы, үз кызы кебек яраткан Назгөл түгел, әллә нинди куркыныч җанвар ята, менә
хәзер чыга да аңа ябыша.
Хәйдәрнең куркуыннан тәннәре чымырдап куйды. Нигә алай соң? Ул хәтта як-ягына да каранып, укынып та алды. Йөрәк кысса да, тизрәк моннан китәргә кирәк. Ул торып кагынды:
– Хәйдәр, курыкма! Син дә шушы зиратка килеп ятасы!
Батыр булырга тырышып, ул зират капкасына таба юл алды. Шунда гына аның башына китереп сукты. Тукта! Мин килгәндә кабер эчендә шакылдаган тавыш ишетелде. Ул Фарук булырга тиеш иде. Ә Фарук анда булмаган. Нинди тавыш булган соң ул алайса? Әллә Мөнкир белән Нөнкир сорау алырга килгән булганмы инде? Хәйдәрнең коты алынды. Кабер ягыннан кабат шундый ук тавыш ишетелгән кебек булды аңа. Ул артына борылып карарга да куркып, балалар кебек йомылып капкага таба йөгерде. Капкага килеп җиткәч, аны күтәреп ача алмый изаланды. Ә теге әйбер инде җилкәсенә кулын куяр да, суырып зират эченә тартып алыр сыман. Калтыранган куллары белән капканы тар гына итеп булса да ачканнан соң, ул кысылып кына шуннан шуып
чыкты да, авылга йөгермәкче иде, кемдер киеменнән эләктереп тә алды. Бабай, өне алынып, кычкырып җибәрде.
– А-а-ай, җибәр! Ул каты итеп тартылды, капка кадагына эләккән курткасы шатырдап ертылды. Хәйдәр, киемен тотып карап, кадак кына икәнен аңласа да, тынычлана алмады. Бу куркыныч зираттан тизрәк котылырга теләп, йөгерә-атлый авыл ягына чапты.
...Ләхет тактасы ярыкларыннан сизелер-сизелмәс кенә дигәндәй салкын өреп тора иде. Кабердән кешеләр ерагайгач, күк катыннан җиргә төшкән ап-ак кар бөртеге шул ләхет тактасына кунды. Күктән аның ишләре төшә, төшкән саен кушылалар һәм зурая баралар...
Биек күкләрдән шушы урынны эзләп төшкән иде ул кар бөртеге. Кабергә кунарга, аны кешеләр күзеннән яшерергә... Әмма кабер ачык, шуңа да ул ләхеттә. Кабер эчендә сорау алырга тиешле ике җан булырга тиеш кебек. Кешеләр зират яныннан киткәч, алар сорау алачак, бәндәнең, игелек-гөнаһларыннан чыгып, кая китәсе билгеләнә... Кем ул, ни эшләгән – шушы сораулар биреләчәк...
Бәндәне борчырга ярамый, аңа дога гына кирәк... Әмма кар бөртеге бу ике җан урынына, кабер эчендә бер бик сәер җанны гына абайлады. Моның ни-нәрсә икәне мәгълүм булмыйча калды – кинәт акрын гына искән җил, ләхет такталары арасына кунган кар бөртеген караңгы
гүргә өреп кертте. Кар бөртеге кызның ирененә кунды һәм эреп юк булды.
Кем син? Ник син монда? Ник килдең?
Кызыл балчык астында озак вакытлар йокымсырап яткан җанга шул сораулар бирелде. Бу сорауларга җавап бирер өчен ул моңа кадәр булган дөньядагысын искә төшерергә тиеш иде. Нәкъ шул вакытта зиратка кире Хәйдәр чабып килеп кергән иде.
...Әлсерәп беткән, курткасы ертылган һәм канга баткан Хәйдәр авылга кайтып кергәндә кар инде ныгытып ява башлаган иде. Кешеләр моны үзләренчә юрады:
– Назгөл бер гөнаһсыз бала иде! Шуңа шулай кар ява инде, шулкадәр изге бала булган икән... Хәйдәр зиратта ни булганын кешеләргә әйтмәкче иде, курыкты. Алышына башлаган бабай диярләр, дип уйлады. «Бармагың канаса, аны бөтен киемеңә сыларгамыни. Исерек кеше кебек куртка ертып йөрмәсәң, тигез җир беткәнме сиңа?» – дип орышкан карчыгына да бер сүз дә әйтмәде.
***
Фарук белән Наҗия Назгөлсез төнгә керделәр. Бу көн беркайчан, мәңге бетмәс кебек тоелды аларга. Хәсрәт сәгатьләрне суза. Бәхетле чакта гына ул сәгате минут кебек уза. Бу кадәр күргәннән соң бөтенләй йоклап та булмас кебек тоелган иде. Кеше баласы шулай яратылгандыр инде – төн һәм йокы дигән әйбер бар. Ул онытылып торырга мөмкинлек бирә. Ул да булмаса, нишләр иде икән кеше? Акылдан шашкан булыр иде, мөгаен. Көн буена түккән яшьләр, күргән газаплар кичкә аякка басып тормаслык халәткә китереп җиткергән иде. Гомердә булмаганны кочаклашып ята алмадылар, һәрберсе чалкан, ялгыз ятты. Нигә шулай дисәләр, үзләре дә җавап бирә алмаслар иде. Юату сүзләре дә әйтерлек түгел, нәрсә дип юатасың бу очракта? Әмма Фарук ир кеше буларак аңлый иде – читләшергә ярамыйдыр. Әйе, аңа да бик-бик авыр, әмма Наҗиягә кыз бала тагын да якынрактыр.
– Наҗия! – ул хатынының чәченнән сыпырды. Шунда икесен дә сискәндереп телефон шылтырады.
– Төн уртасында кем икән? Фарук торып, телефонга таба китте. Телефонны алды.
– Әйе?
Дәшмәделәр.
– Әйе, тыңлыйм. Фарук бу.
Беркем дә дәшми. Әмма Фарук ул кешенең сулаганын һәм ишеттермәскә тырышып йөткереп куйганын ишетте.
– Кайсыгыз соң? Эндәшмичә тормагыз инде.
– Кем ул? – дип сорады Наҗия.
– Белмим. Эндәшми бит. Әлү, кем син?
Фарук трубканы куйды.
– Әллә нинди сәер кеше.
– Айдардыр ул. Нигә куйдың инде?
– Айдар? Ә нигә эндәшми соң ул?
– Читенсенгәндер. Куясың калмаган.
– Шылтыратыр әле тагын.
Фарук телефон төбендә көтеп торды. Шылтыратучы булмады.
– Куймаска иде инде, – диде хатыны, газаплы тавыш белән.
– Әй, кем уйлаган инде аны... – Фарук барып ятты. Аннары уйлап ятты да, әйтеп куйды:
– Юк, ул Айдар була алмый. Айдарның әтисе әйтте бит миңа, кичке поездга утыра, дигән.
Вокзалдан шылтыраткан. Ул бит төн буе поездда кайтачак. Каян шылтырата алсын ул поездга утырган кеше?
– Кем икән соң алайса?
– Белмим... Ялгыш шылтыраткандыр.
– Юк-юк, ялгыш түгел. Күңелем сизә, ялгыш түгел. Куярга кирәкми иде. Фарук үзе дә ялгышканын сизә иде. Әмма бернишләп тә булмый инде хәзер. Хатыны тагын бәргәләнеп еларга кереште. Күзләрендә еларлык яшь калмаган да иде инде
аның.
Фарук курка башлады. Бу акылдан яза күрмәсен тагын. Наҗиясен дә югалтса, нишләргә? Шуңа да нык булырга тырышырга кирәк, ни генә булса да, ул бит ир кеше. Ул Наҗиясен кочагына алды, чәчләреннән, кулларыннан сыйпады.
Тагын дару салып бирде. Шулай кочагына алып ята торгач, тәмам эштән чыккан Наҗиясе әллә саташып, әллә чынлап йокыга эленеп китте. Газапланып, ыңгырашып, бәргәләнеп йоклады ул. Фарук анысына да шат иде. Йоклый гына күрсен. Әйе шул, чыннан да ярый йокы булган әле. Болай гел уйланып торсаң, юләргә чыгар идең. Тик менә үзенең бер дә йокысы килми шул. Ул утырып чыгар инде таңга кадәр.
Шуңа Фарук уйланып кына ятты. Бу сәер шылтыратуның нәрсә икәнен берничек тә уйлап таба алмады. Бәргәләнеп, ыңгырашып яткан хатынын кызганды. Хәзер нишләрләр икән инде алар?Ничек яшәргә кирәк?Бик озак уйланып ятты ул. Пәрдә ярыгына күзе төшкәч кенә абайлап алды – таң аткан икән инде!
...Ишегалдына чыккач, ул шаккатты. Күктән ап-ак ябалак карлар ява, ә мунча янындагы шомырт ап-ак итеп чәчәк аткан! Гаҗәп! Фарук шаккатты. Башын чайкап, күзләрен йомгалап карады. Әйе инде, ап-ак итеп шомырт чәчәк аткан, борынына шомырт исләренә кадәр килде. Фарукның көзен шомыртлар, алмагачлар чәчәк аткан дип ишеткәне бар иде инде анысы, ул кадәр гаҗәпләнерлек хәл түгел анысы. Әмма ноябрьдә түгел бит инде! Әле бит кичә генә эзе дә юк иде бит. Хәер, кичә кая күрсеннәр инде алар аны, аның кайгысы идемени кичә. Моны ничек
аңларга соң инде тагын? Фарук бу гаҗәп күренеш турында хатынына әйтергә кирәк дип уйлады.
– Наҗия, Наҗия, чык әле! Хатыны янына килгәч, ул төртеп күрсәтте:
– Кара, шомырт чәчәк аткан!
Хатыны да шаккатты:
– Ноябрьдә? Ничек чәчәк аткан ул?
– Назгөл турында берәр хәбәр бирүедер инде.
– Әллә... Әйдә барып карыйк әле.
Хатыны белән икесе мунчага таба киттеләр. Якынлашкан саен шомырт исе зәһәрләнә бара иде. Бу май аендагы тәмле ис түгел, әллә нинди борыннарны ярып керә тора. Агу кебек.
– Тукта әле, Наҗия, барма анда! Хатыны да туктады.
– Берәр нәрсә сипкәннәрме соң монда? Шунда Фарук сискәнеп китте:
– Формалин исе килә бит моннан!
– Ә нәрсә соң ул?
– Формалин инде, формалин. Агу инде. Мәетләрне бәлзәмләгәндә дә сибәләр аны...
– Ә каян килә соң ул? Мин куркам... Алар икесе дә гаҗәпләнеп мунча янында үскән шомыртка карап тордылар. Куркыныч булып китте.
– Менә сиңа мә! Ничек уйларга инде моны?
– Ә башка кешеләрнеке дә чәчәк атты микән?
Шунда кисәк икесе дә шомырт чәчәкләре арасыннан күренеп торган мунча тәрәзәсендә ниндидер бер ап-ак киемле затны күреп алдылар. Ул мунча тәрәзәсен эчке яктан шакыды. Күктән, болытлардан ишетелгән кебек аваз ишетелде:
– Әни! Әти! Ачыгыз! Мин кайттым...
Икесенең дә куркудан чәчләре селкенгән кебек булды. Ул арада теге затның тавышы җир астыннан ишетелгән кебек булды.
– Ачыгыз!
Фарук, манма суга батып уянып китте. Йөрәге атылып чыгардай булып тибә иде. Нинди сәер төш! Тукта! Төшме соң бу? Кызы әйтте бит инде: «Ачыгыз!» – дип... Фарук киенергә дип, өстеннән юрганын алып ташлады. Тавышка хатыны уянды.
– Син йокламыйсыңмы?
– Мин саташып уяндым.
– Мин дә. Куркыныч төш керде... Кызымны... Кызымны күрдем...
– Ничек?
– Зират ишеген ача алмый. Анда Хәйдәр абыйның каны тамган ди. Шул катып калган да, ача алмый зират капкасын. Хәйдәр абый белән икегез килеп ачыгыз, ди. Фарукның коты алынды.
– Мин дә Назгөл кайтмакчы була икән дип күрдем. Ул кайтмакчы була, кайта алмый. Мин аның янына барам. Ул кайткан да бугай инде.
Тавышын ишеттем.
Наҗия кул аркасы белән күзен сөртте.
– Саташасың.
– Юк инде, мин аны ишеттем. Хәзер, барып кайтам... Үзең дә әйтәсең бит, кайтам дип әйтә дип.
– Мин төш күрдем. Саташып яттым. Ни сөйлисең инде син, үзәкне өзеп.
– Юк инде, чын. Ишеттем. Мин төш күрдем... Шомырт чәчәк аткан икән дип күрдем. Аннары... Аннары Назгөл бар иде мунча эчендә... Наҗия, куркып, иренә карады. Фарукның күзләре сәер кебек иде. Тавышы да көр, күтәренке сыман. Әллә чыннан да алышынган инде?
– Ташла инде, юләрләнмә. Саташкансың син.
– Ник саташыйм, мин кызымның тавышын танымаска. Мин хәзер аның янына барам. Барам дисә дә, Фарук утырып кына тора иде. Әмма тавышы нык, шуны эшләячәк кебек.
Наҗия, үзенә ышанмыйча, пәрдәне тартып карады. Кап-караңгы иде тышта.
– Юк инде, карт, кая барасың, ди. Син дә мине ташлап китмәкче буласыңмы хәзер?
– Саташканга кергәндер...
– Ә син ни дип күрдең?
– Күрәсеңме, ул кайтмакчы була. Хәзер миңа зиратка барырга кирәк. Наҗия ирен белә иде – сөйләнеп торачак та, чыгып китәчәк. Ә ул хәзер зиратка барса, чыннан да нидер булачак. Ире инде болай да алышына башлаган бугай. Йоклатырга кирәк аны. Үзенә дә йокларга кирәк... Дөрес, кызларын тиешенчә озатмадылар бугай...
Дәвамы бар...
Чыганак: Идел
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев