Киңәшкә колак сал!
Һәркемгә мәгълүм булганча, язгы-җәйге чорда янгын чыгу очраклары бермә-бер арта. Узган елгы статистикага күз салсак, март-август айларында районда 19 янгын һәм 10 чүп-чар ягу очрагы теркәлгән.
Хәвеф-хәтәр, бәла-казаны булдырмау максатыннан, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Балтач районы буенча күзәтчелек хезмәте бүлекчәсе авыл җирлеге башлыкларына, оешма-предприятие, учреждение җитәкчеләренә, шәхси хуҗалыкларга түбәндәгеләрне үтәргә киңәш итә:
- кар эреп җир чыгу белән авыл җирлекләре, шәхси хуҗалыклар, оешма-предприятие, учреждение территорияләрен чүп-чардан арындырырга, җыелган чүпләрне яндырмыйча, махсус чүп ташлау урыннарына илтеп ташларга;
- шәхси хуҗалыкларга урамга һәм тыкрыкларга урнаштырылган төзелеш материалларын, печән-саламнарны вакытында тиешле урыннарга урнаштырып куярга;
- су алу урыннарына һәм җайланмаларына профилактик тикшерүләр үткәрергә, су запаслары, янгын сүндерү җайланмалары (мотопомпа, огнетушитель) булдырырга;
- ирекле янгын сүндерү оешмаларының эшчәнлеген көчәйтергә, алар карамагында булган янгын сүндерү техникаларын төзек хәлдә тотарга, аларны тиешле күләмдә ягулык белән тәэмин итәргә;
- оешма-предприятие, учреждение, шәхси хуҗалыкларда электр җиһазларының, ягу-җылыту җайланмаларының төзеклеген тикшерү һәм төзек хәлгә китерү буенча профилактик чаралар үткәрергә.
Апрель-май айларында бүлекчә хезмәткәрләре авыл җирлекләренең, оешма-предприятие, учреждениеләрнең язгы-җәйге чорга хәзерлеген тикшерү буенча профилактик чаралар үткәрәчәк, югарыда әйтелгән киңәшләрнең үтәлешенә игътибар биреләчәк.
Янгыннар килеп чыккан очракта каушап калмаска, тиз арада түбәндәге телефоннар аша Балтач районы янгын сүндерү бүлекләренә хәбәр итәргә киңәш итәбез. Балтачтагы телефон: 01, 2-58-01, Чепьяда - 3-42-01, Яңгулда - 3-63-66.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
1 июль 2022 - 18:46Нөнәгәр авылында гомер кичерүче Гафифәбану Гыйләҗи кызы Мифтаховага бүген 90 яшь тулды (+фото, видео) Бигрәкләр дә күңелле әбидә булып кайттык бүген! Кечкенә генә гәүдәле, орчыктай бөтерелеп кенә йөри, күзләр тия күрмәсен, берүк!3900
-
1 июль 2022 - 17:21Тәмле булсын: ҖИЛӘК ПИРОГЫ Камыр өчен: 1 йомырка, 100 грамм шикәр комы, 100 грамм сыер мае, 200 грамм он, 1,5 чәй кашыгы камыр күперткеч.4500
-
1 июль 2022 - 16:11Якыннарының кадер-хөрмәтендә яшәүче Зөлхәбирә Шәрәфетдинова 90 яшьлек юбилеен каршы алды (+фото) Норма авылының акъәбисе Зөлхәбирә Исхак кызы Шәрәфетдиновага 90 яшь тулды.10001
-
1 июль 2022 - 13:24Бүген Сосна Пүчинкәсе авылында яшәүче Камилә Шакирова үзенең 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтә
-
30 июнь 2022 - 14:36Рамазан Фәрзиевның юбилей кичәсе
-
30 июнь 2022 - 14:35Дорга бәйрәмендә мунча керделәр, хәтта миллекләрнең яфраклары коелып бетте
-
1 июль 2022 - 08:15Газетаның 25нче санында (1 июль, 2022 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар6300
-
29 июнь 2022 - 09:30Корбанга яхшы токымлы тәкәләр, сарыклар сатыла. Чалып бирү мөмкинчелеге дә бар. Т.: 8-9173-92-48-16.22600
-
29 июнь 2022 - 14:46Аллам сакласын! Чыгарылыш сыйныф укучысы табигатьтә ял иткәндә һәлак булган Фаҗигәнең шартлары ачыкланачак.117600
-
29 июнь 2022 - 18:46Проголосуй за Алёну и приблизь ее к победе! Республиканский конкурс красоты и таланта "Чеберина но Батыр"-2022 объявляет онлайн голосование.53805
-
30 июнь 2022 - 18:46Борнакның затлы шәхесе. Кем ул? (+фото, видео) Бүгенге язмам Низамеева (Нургалиева) Гөлия Ривал кызы турында.53812
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика