“Китәм, баланы күрсәтми тилмертәм мин сине”
Безнең халык, ягъни язу эшенә хирыслар, шундый инде ул: безгә тизрәк үз фикереңне белдерергә кирәк. Шуңа да кем беләндер бәхәскә керәсең, ул бәхәстән суга манып алынган тавык кыяфәтендә дә чыккалыйсың, ләкин барыбер кул кычытып тик тора.
Менә хәзер дә бер кыбырсык уй: “Син бу темага бүтән кагылмыйм дигән идең бит...” — дип үгетли. Чыннан да, матбугатта кайбер дин әһелләренә карата ике тапкыр тәнкыйть сүзләре язарга туры килгән иде һәм икесендә дә “арт сабагымны” шундый итеп укыттылар! “Дин әһеленә тел тидерүчегә — фәрештәләр ләгънәте!” — дип язды берәве хәтта. Күңелдәге авыр тойгылардан арыну өчен бик тә хөрмәтле бер имамга мөрәҗәгать итәргә дә туры килгән иде ул чакта. “Гыйлем җитмәгәнлектән дуамаллык кылган адәм баласына ялгышын күрсәтү — дингә каршы бару түгел әле ул, сеңлем, борчылма”, — дигән иде әлеге имам.
Бу язмага тотынуыма исә каләмдәшем, Чаллыдан җәүдәт Харисов фикеренә кушыласым килү теләге этәрде. җәүдәт туган үзенең “Кыз бәясе күпме?” (“ТЯ”, 16 май) дигән мәкаләсендә шактый четерекле теманы күтәргән һәм бик тә хөрмәтле, мөхтәрәм дин әһеленең мәһәр бирү-алу турындагы кайбер фикерләре белән килешмәвен белдергән. Хәзрәтнең “кызны кияүгә биргәндә кыйбат бәяләргә кирәк” диюе белән килешмичә, менә мин, ягъни ир балалар үстергән әни кеше язсам, бу бәлки объектив фикер итеп кабул ителмәс иде. “Фи, булдыксыз малайлар үстергән дә, мәһәр бирерлек тә чуты юк”, — диярләр иде бәлки. ә җәүдәт өйләнеп матур итеп гомер кичергән, кыз бала үстереп, аны кияүгә биргән ир һәм әти кеше. Шуңа да мин аның фикерләренә таянып кына язам.
Үзем кияүгә чыккан чакларны мисалга китерүемне көлемсерәп кабул итәселәрен белсәм дә, языйм инде. Мин генә түгел, сәвит чорының миллионнарча хатын-кызларының гаилә тарихы бит инде ул: кайсыбыз мәһәр алып кияүгә чыкты инде, җә? Җәүдәт яза: “Мәһәрләп тормадылар инде, гадәттә алтын алка, алтын йөзек бүләк итәләр иде”, — ди. Монысы да факт түгел. әйтик, мин кияүгә иремнең бай гаиләдән түгеллеген, кайнана-әнкәемнең ике-өч эштә эшләп өч бала үстерүен, булачак иремнең укырга да мөмкинлеге булмыйча, училище тәмамлауга эшли башлавын да белеп чыктым. өйләнерлек акча җыйган иде, тик миңа каян алып мәһәр бирсен инде ул 23 яшьлек егет?! әнкәй-“явыз” тагын бер эшкә кереп миңа мәһәр бирерлек акча тупламаган булып чыгамыни инде? Алтын алка да тупырдап торган ир бала алып кайткач кына эләкте әле миңа! Ирем яңадан сөйләде: “Мин сиңа алтын алканы йөргәндә үк бүләк итмәкче идем, әнкәй ашыкма әле, бәлки сиңа кияүгә чыкмас ул диде”, — диде. Гомер буе: “Вәйт акыллы хатын булган безнең әнкәй”, — дип көлә-көлә искә алабыз без моны.
Туйдан соң, мине ирем йортында калдырып чыгып киткәндә, үземнең әти: “Ну, кызым, служи!” — диде. Болай да күңел тулып торган мәлдә, “әйдә, хезмәт ит!” дип, бер белмәгән кешеләр арасында калдырып кайтып китсеннәр әле! Борынгы заманнарда кыз баланы коллыкка биргәндәй көчләп иргә биргән кебек ишетелде әтинең бу сүзләре. Мин бу сүзләрнең мәгънәсенә шактый гомер яшәлгәч кенә төшендем. Борынгылар кебек, чәчең белән җир себер дигән мәгънә булмаган икән лә атам сүзләрендә. “Бүгеннән син шушы нәселнеке, шушы нәселне ишәйт”, — дигән ич ул! Чыннан да, ирем фамилиясен яратып йөртәм, ир балаларым шул фамилияне дәвам итәрләр дип өметләнәм. Бер улым: “Иҗат кешесе псевдоним ала...” — дип шаяртып кына сүз башлагач та: “Ни булган әле безнең фамилиягә?!” — дип чәчрәп чыккан идем. Димәк, мин бу нәселгә чыннан да хезмәт итәм икән бит. Шуңа да үлем түшәгендәге кайнатама: “әткәй, рәхмәт сиңа улың, оныкларың, фамилияң өчен”, — дип, елый-елый рәхмәт укыдым.
Сүз башым бит Шүрәле дигәндәй, матур гына читкә китеп барам икән. “Ыштансыз” кияүдән мәһәр сорап алып кына ныклы гаилә төзеп булмасын һәрберебез белә. Дин әһелләренең элеккеге гореф-гадәтләрне кире кайтарырга омтылышын аңларга мөмкин. әмма замана икенче икәнен дә онытмаска кирәк бит.
Гомумән, “кыз бирү” дигән сүз үзе үк мәгънәсенә туры килми бит еш кына. Яшьләр өйләнешәләр. Тик хәзер кызларның берсенең дә ир гаиләсенә “хезмәт итәсе” килми шул инде. Кыз бала ирен дә үз ягына тарта. Ир бала үстергән гаиләләр улларын “биреп чыгаралар” бит хәзер, дөресен генә әйткәндә. Оныклар да әнисе ягыннан әбисен якынрак күреп үсәләр. Ир бала үстергән әниләр картлыкларында ялгызлыкка да күбрәк дучар булалар. Картлар йортларында да уллар үстергән әниләр күбрәк диләр. Бәхәсләшмим, һәрбер гаиләдә болай түгелдер. Ләкин шулай да минем әбинең: “Ир анасы — губернатор, кыз анасы — тик кенә тор!” — дигән әйтеме бүгенге көндә актуаль түгел. Дистә еллар туй мәҗлесләре үткәреп тә, күзәтүләремнән чыгып шуңа инандым. Алдан таныш булмасак та, туй башында ук кайсы әнинең кәләшнеке, кайсысы кияүнеке икәнен чамалап куям. Их, өрлектәй егет үстергән әни, күтәр әле башыңны, әнә бит, кодагыең үзен губернаторларча тота диясе килгән чаклар да бар, чынлап! әгәр һөнәремнең этик ягы рөхсәт итсә, мин сезгә әллә нинди мисаллар китерер идем. Икесен генә әйтәм: туйда әти-әнисез, туганнарсыз кияүнең берүзе генә утыруын да, икенче бер кияүнең кыз фамилиясен алуын да күргәнем бар. Ул егетнең түбәтәйле бабасының йөзе бүген дә күз алдымда тора әле. Шушы гаиләдән мәһәр дә алырга идеме?..
Әйтик, егет кеше 23-25ләр тирәсендә өйләнде ди. Моңарчы ул укыган, эшли башлаганына берничә генә ел. әти-әни туй ясый, фатир, машина, йорт җиһазлары белән дә ярдәм итә (хәзерге кызлар берсе дә кайнана янына килен булып төшәргә атлыгып тормый чөнки.) Яшьләргә туй бүләге дә ясарга кирәк бит әле. Соң, хәзер шушы ата-анадан зур күләмдә мәһәр дә сораргамы?!
Җәүдәт әфәнде дин әһеленең тагын бер фикерен мисал итеп китергән. Имеш, ата кеше кызын биргәндә болай дип тә әйтергә мөмкин икән: “Кызымны аерасың икән, бер миллион акча, фәлән маркалы машина, өч бүлмәле фатир бирергә тиеш булачаксың...” җитмәсә, бу килешүне нотариус аша теркәп тә куйсаң шәп буласы икән. Сазаган кызларны һәм өйләнмәсәң дә менә дигән итеп яшәп буласына инанган ирләрне күбәйтергә юнәлдерелгән фикер бугай бу, хәзрәт! Болай да бит инде аерылгач ирләр өйдән чыгып китәләр, болай да бит кызларыбыз “по расчету” кияүгә чыгу һәм аерылган очракта баеп калу җаен карыйлар. Мисалларны бихисап китерә алам. Менә берсе, аеруча хәтергә уелганы: үз көчләре белән тырмашып шактый бөтенлеккә ирешкән ир белән хатын улларын өйләндерделәр. Егет укыган, сәламәт-чибәр, бик абруйлы гына эш урыны да бар, хезмәт хакы саллы. Кыз исә “малосемейка”да үскән бала. Күрәмсең, бай кияүгә чыгып калу форсатын кулыннан ычкындырмаска уйлап, тиз генә, яшьли гаилә корып җибәрергә ниятләгән. Матур гына яшәп китсәләр дә, бала тугач, аз гына сүзгә килүгә үк: “Китәм, баланы күрсәтми тилмертәм мин сине”, — ди, аннан, тора-бара, аерылып бөтен мөлкәтне бүлдерәчәген әйтеп яный башлый. Шулай “малосемейка”сына китә-кайта йөри торгач, аерылашалар. Тиздән мал бүлү турында эш кузгата кызыкай. Ләкин иренең фатиры, машинасы һәм башка мөлкәте әти-әнисе исемендә икәнен белеп алгач, артка кайту юлын эзли башлый. Төп шантаж коралы, әлбәттә, бала... Безнең ил законнары буенча, аерылган очракта бала әнисе белән калдырыла. Шуңа да хатын-кызлар баланы үзенеке генә дип санарга һәм ир затларын бала белән шантажлап яшәргә өйрәнделәр. Ир гаиләдән чыгып китәргә, тормышын өр-яңадан башларга мәҗбүр ителү өстенә, газиз баласын бер күрергә тилмереп тә яши бит күп очракларда. “Мин бала үстерәм! Син миңа түләргә тиеш!” — ди аерылган хатын. Чөнки закон аның яклы. Шуны белгәнгә күрә гаилә таркалуга җиңел карый бит инде ул. җәүдәт әйткәнчә, аерылышу турында гаризаны да күп очракта хатын-кыз яза түгелме соң? әле бит мәсьәләнең икенче ягы да бар: аерылуның инициаторы хатын булган очракта, шул ук нотариус килешүе буенча, теге йөз меңнәрчә мәһәрне дә кире кайтарышлы итү дөресрәк була түгелме соң?
Аерылган хатын-кызлар, кыз үстергән әниләр миңа үпкәләмәгез. Мин бөтен кешене дә бер чыбыктан кумыйм. әнисен ярата торган ирләргә тиз генә “маменькин сынок” дияргә тора безнең җенес. Тагын үз иремне мисал итеп китерәм: әнисен өзелеп ярата ул, хатын-кызга карата бөтен хөрмәте дә әнисен яратудан бит аның. Шәп ирләрне шәп әниләр үстерә бит. әгәр ирегезне чын ир түгел, җебегән дип исәпләсәгез, Аллаһ безгә шундый миссия, мөмкинлек биргән: табасың да, тәрбияләп үстерәсең чын ир кешене, ягъни улыңны!
Мәһәр дигәннән, бер мисал китерәм. Урта хәлле генә гаиләдә үскән булачак кияүдән кыз ягы шактый мәһәр таләп иткән. Ул елларда, җәүдәт әйткәнчә, никахка кияүләр йөзек-алка гына бирәләр иде бездә. ә кыз үскән якларда зурлап мәһәр бирү йоласы сакланган булгандыр, күрәсең. Егетнең әти-әнисе бик авырлык белән җыйдылар мәһәр күләмен. әллә рәнҗеделәр, белмим — яшь гаилә мантып китә алмады, аерылыштылар. “Акча эшли белмәгән җебегән кияү” берничә елдан кабат өйләнде. Тормышлары бөтен, акыллы хатын, ирен кимсетми генә, дөнья алып барырга өйрәтте.
Тагын җәүдәтне хуплыйм: бүген мәһәр түләргә акчасы булмаган егет бәлки яңадан миллионер булыр? Көчле ирләр артында көчле хатыннар тора диләр бит. Америка кебек куәтле ил белән саксофончы Билл Клинтон идарә иттеме? Аның артында нинди көчле сәясәтче, хатыны Хиллари торганын әле генә аңладык бит.
Юк, аерылышу процессын катгыйландырып та, акчага бәйләнгән йолаларны торгызып та йомшап киткән гаилә институтын кабат тергезү мөмкин түгел. Болай да өйләнергә бик ашыкмый егетләребез, хатын-кызлар ирләрдән күбрәк икәнен дә онытмыйк. Мәһәр сорамый торган марҗа кызлары кочагына ташламыйк инде “дефицит” ир затларыбызны!
Хөрмәтле имамыбыз җәүдәт каләмдәшне һәм мине гафу итсен. Вәгазьләрегезне йотлыгып тыңлыйбыз, динебезгә, милләтебезгә хезмәтегез өчен дә ихлас рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Раушания ШӘЯХМӘТОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев