Хезмәт

Киттең бездән

Бабаебыз Мөбарәкша Вәлиевның арабыздан киткәненә инде бер ел тула. Шушы шигыребез аңа хәер-дога булып барып ирешсен иде.

Реклама

Кабат, бабай, синсез таңнар ата,
Синсез генә җилләр исәләр.
Җир өстенә келәм җәйгән кебек
Алсу, зәңгәр гөлләр үсәләр.
Күңелләрдә генә калдың инде,
Киттең бездән кайтмас җирләргә.
Күңелләрдә көчле булып калдың,
Хас булгандай батыр ирләргә.
Үзең киттең, ләкин эзең калды,
Җир өстенә гүя сызылып.
Сагынып сөйләр мизгелләрең калды
Хатирәләр булып уелып.
Бала җанлы, сабыр идең,
Барыбызны тигез яраттың.
Көләчлегең, тырышлыгың белән
Күңелләрдә хөрмәт уяттың.
Биргән киңәшләрең, бабай, һәрчак
Көч һәм куәт бирә яшәргә,
Мөмкин булса иде сине күреп,
Рәхмәт, бабай, диеп дәшәргә.
Сине бик яратып, юксынып, тормыш иптәшең Шәвгәнә, улың Азат, киленең Фәния, оныкларың Салават һәм Алсу.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: