Хезмәт

Күктә алган биеклекләр югалмый

Дөресен әйтим, 55 ел дәвамында хәбәрчелек эшчәнлеге белән шөгыльләнеп, газета битләрендә районыбызның дистәләрчә сугыш ветераннары, ВДВ көннәрендә узган очрашуларыбыз хакында язып чыксам да, сугышта десантчы буларак катнашкан райондашларыбыз турында белмәдем.

Бу хакта «Хезмәт»тә 2000 елда узган ВДВның 70 еллыгын уздыруыбыз турындагы язмамда да әйтеп узган идем. Озакламый миңа үземне десантка озаткан РВК хезмәткәре Марат Сөләйманов миңа озак еллар Балтач урта мәктәбе директоры булып эшләгән Фәрзи Гыймадиевның десантчы буларак белүен җиткерде. Шул ук көнне укытучым булуыннан тыш 20 елга якын үзеннән умартачылык дәресләре алган адаш абый янына кердем. Озак сөйләшеп утырдык, инде бу юлы ВДВ темасына… һәм берничә тапкыр. Нәтиҗәдә Фәрзи аганың әле ул чакта арабызда булган сугышчан дуслары, Алан авылынан Әгъләм Камалов һәм Фәйзулла Фәйзрахмановлар белән очрашып, аларның хәтирәләрен алып аларны, берничә тапкыр район, республика матбугатында күрсәтү насыйп булды. Ә алар белән ут эченә кергән Шубан авылы егете Габделхәй Шаһиев батырларча һәлак була… (Бүген районда автобус йөртүче Фидарис Хаҗиев Габделхәй абыйны әтисе Кәлимулланың бертуган энесе булуын әйтте).

Реклама

 

ВДВ белән сугыштан соңгы зур бер эпоханы Ватандашларыбыз алдында гына түгел, бөтен җир йөзендә аның авторитетын күтәрүгә, үсешенә зур өлеш керткән армия генералы, Советлар Союзы Герое, СССР Дәүләт премиясе лауреаты Василий Филиппович Маргелов җитәкчелек итте.

Гаскәрләребезне аның исеме белән «Войска Дяди Васи» (ВДВ) дип атадылар. Безгә районыбызның бик күп «һава бөркетләренә» шушы легендар шәхес «мәктәбен» узу бәхете насыйп булды.

Без, сугыштан соң үскән буын, үзебезнең балачак, мәктәп елларыннан шәхсән үземнең армиядә булып кайткан хәрбиләргә кызыксынып карасак та, десантчылар хакында күрү димим, ишеткәнем дә юк иде. Нәкъ 50 ел элек, яшьтәшләремне армиягә озата башлаган 1970нче елның язында районыбыздан 7 егет Үзәк аэроклубта укуларда булып, десантка яраклы дип саналган бишебез өчәр тапкыр самолеттан сикереп кайттык. 37 ел элек күршем Рафаэль Фәйзрахманов бер төркем яшьтәшләре, авылдашларым, Наил Низамиев, Равил Хәкимов, күрше авыл егетләре Рашит Ильясов һәм Исмәгыйл Шакировлар кайткач, алар белән иң беренче десантчылар бәйрәмен үткәрдек. Еллар үтеп, очрашулар районкүләм төсмер алды.Кемнең әле дә булса яшьлек ялкыны сүнмәгән, үз-үзен, яраткан гаскәрләрен хөрмәт иткәннәр киләләр. Беркем дә махсус чакырылмый. Шулай да, инде үзе хакында 2004 елда зур язмам басылгач (бик куанды аңа Фәрзи ага, ул вакытта аңа 84 яшь иде!) 2004елда Фәрзи ага Гыймадиевны моннан 11 ел элек очрашуга үзем алып килгән идем. Бик күңелле итеп, үткән сугышчан юлы турында сөйләп утырды.

Бүген дә очрашуларга сигезенче дистәләрен ваклап килүче бабайлар да, кем әйтмешли, «әле яңа самолеттан төшкән» егетләр дә килә. Әнә иң өлкәннәрдән район ветераннар советы рәисе, запастагы гвардия капитаны Рифат Абдуллин ярты гасыр элек  гвардиячел Псков дивизиясендә хезмәт иткән. Мактаулы десантчы В.И.Ленинның 100еллыгында «За воинский доблесть» медале белән бүләкләнгән, район халкына кылган олы хезмәтләре өчен, узган ел 70 яшьлек юбилеенда «За трудовую доблесть» медале белән зурладылар дустымны.

Норма авылында яшәүче гвардия ефрейторы Фәрит Шәрипов та җиденче дистәсен төгәлләргә төгәл ярты ел кала, – дип йөри. Аңа да олы хөрмәт күрсәтелә, намуслы хезмәте өчен СССР оборона Министры Маршал А.А.Гречко приказы белән РӘХМӘТ белдерелә үзенә.

…Моннан 8 ел элек минем 60 яшьлек юбилеемда Рафаэльнең хәләл җефете Гөлзидә безнен очрашулар, десантчылар дуслыгы турында искә алды. …80нче еллар башы. Күршем Рафаэльнең инде өйләнеп, башка чыккан чоры. Без, гадәттәгечә, балга җыелган чебеннәр сыман, әле ул чакта унбишләп кеше Рафаэль дустыбызның капка төбенә жыелабыз. Һәркем үзенчә букчасына кирәген салып, хәстәрләнеп килә. Болынга китәргә кузгала башлаганда яңгыр ява башлады. Үзара, без десантчылар, ничего потерпим дигән булабыз. Гадәттәгечә, безне хәстәрләп озатырга чыккан Гөлзидә: «Рафаэль, егетләр, өйгә кереп утырыгыз әле, яңгыр басылгач төшәрсез» – ди. Күпме карышсак та күнми чара калмады. Ә яңгыр туктамады. Гөлзидә әле ул чакта кулда йөрткән беренче балалары Рафил белән керә-чыга йөри, безне сыйлый… Кайбер туган туганына да якты чырай күрсәтмәгән әлеге чорда шул көннәрне искә алам да, оялып куям. Рафаэль дистәләрчә еллар Балтачта автомобиль мәктәбен җитәкләде. Меңнәрчә кешеләрне һөнәрле итү белән бергә ярдәм сорап килгән райондашларның гозерен үтәде. 35 елдан артык безне «Комбат» буларак үз канаты астында тотты. Инде дистә елдан артык Кукмара автомәктәбен әйди. Районыбыздагы хезмәтен, игелекле эшләрен улы Рафил дәвам итә.  Безнең тәүге очрашуларыбызның шаһите, иң нәни «пионеры» ул Рафил Рафаэль улы! Аны әле дә ВДВ сафларында дисәм дә хаталану булмас:  юбилейларыбызда, Җиңү парадларында аның егетләре иярләгән транспортта үтәбез!

Район десантчылар берлегенең тагын бер «алтын баганасы» районара юллар идарәсе җитәкчесе Рәшит Ильясов. Зәңгәр күктә алган биеклеген югалтмыйча, игелекле эшләре белән районыбызда, республикабызда иң абруйлы җитәкчеләребезнең берсе булып танылды ул. Газета бите кысалары чикле булганга аның игелекләреннән фәкать үзебезнең «батальон»га күрсәтелгәннәренең берничәсен әйтеп узыйм.

Узган ел яңартып төзелгән «Ватан сакчысы» мемориал комплексында да моннан биш ел элек без үзебезнең ВДВ «почмагын» булдыруга алындык. Бу адымда тәүге уңышыбыз булып, мөгаен, комплекска Рәсәй үзәгеннән кайтарылган «БМП»- пехотачыларның хәрби машинасы менеп «кунаклады». Аннары калган «җиһазлар» белән тулыландырылды. Бу зур эшләргә бик күпләребезнең өлеше керде әлбәттә. Ә төп иганәче, финанс чыгымнарын күтәрүдә иң саллы өлешне Р.Ильясов кертте, эшнең башында торучы да ул булды. Хәер, аннан тыш та, кыен хәлдә калганда бик күпләребез Рәшитнең сүзебезне кире какмавын беләбез.

Бик күпләребез зәңгәр күктә алган биеклекләребезне югалтмыйча, матур эшләребез белән янәшәдәгеләребезне куандырып яшәргә тырышабыз Бу уңайдан  дусларыбыздан Фаил Габдрахманов, Әлфәт Газизов аерылып тора. Бәйрәм көнендә араларыннан әле дә уртак эш өчен янып-көеп йөргән Фаил белән Әлфәтнең тырыш хезмәтләрен атап үтәргә кирәк.

Безнең дусларыбыз арасында чын сугышларда катнашучылар да бар бит әле. Шулардан Әхәт Салихов, Илгиз Николаев һәм Тәүфыйк Ганиевлар Әфганга кертелеп, сугышта алган рухи һәм физик травмалардан озак кына авырып, яшьләй үлеп киттеләр. Шөкер, бу үлем тегермәнен кичкән Ф.Шәрифуллин, Ф.Әхтәмов, Ф. Садыйков һәм Г.Зиннәтуллиннар әле дә бик күпләребезгә үрнәк булып яшиләр.

Шуларның берсе, электән иң актив егетебез, Рафаэль- комбатның традицияләрен уңышлы дәвам итүче, районыбызда озак еллар прокурор ярдәмчесе, өлкән тикшерүче булып хезмәт куйган, соңгы вакытта җәмәгать хөкемдары булып эшләүче юстиция подполковнигы Ф.Шәрифуллин турында берничә сүз әйтеп узыйм. Фәрит 1986 елның май аенда армиягә алына. Төркмәнстанның Ашхабад шәһәрендә алты ай учебка узып, БМП-2 наводщик-оператор белгечлеге ала. Фирганә дивизиясенең 56нчы ДШБ составында Әфган җирендә экипажында Фәрит тә булган БМП-2 зур батырлыклар кыла. Ә алтын куллы төзүче А.Хисмәтуллин һәм РОВДда безнең иминлегебезне саклаучы Р.Гариповлар Төньяк Кавказ дәһшәтле сугыш хәрәкәтләрендә кан койганнар. Күптән түгел генә бер егетебез Таҗикстанга хезмәт итәргә китте. «Инде берүк исән-сау йөреп кайт», – дип теләп калдык Балтач егете Айнур Закировка. Шунысы жәл, десантчы яшьләр арасыннан авылдашым Рәшит Бариев Абхазиядә миналар зарарсызландырганда яраланып, уңайлана алмыйча арабыздан китеп, җаныбызны әрнетте. Бәйрәмебезне каршылаганда авыр кайгы кичердек. Фаҗигагә тарып, гаять ачык, һәрбер эштә актив Илһам Гарифуллин мәңгелеккә күзләрен йомгач килеп туган кыенлыкларны нәкъ менә яшьләрнең хәл итүе, мәрхүмне соңгы юлга озатуда куйган хезмәтләре олы ихтирамга лаек.

Безгә берничә ел рәттән районда Җиңү парадында катнашырга туры килде. Бу чарада катнашкан барлык егетләргә, «старшинабыз» Ф.Габдрахманов белән Б. Рәхмәтуллинга да фәкать «Афәрин» диясе килә.

Районыбызның зәңгәр беретлылары күктә алган биеклекләрен югалтмыйча, үзләренең яшәү рәвеше, матур эшләре белән туган ягыбызга ямь өстиләр. Сезне, хөрмәтле гаскәрдәшләрем, ВДВның 90 еллыгы белән чын күңелдән котлыйм! Сезгә һәм барлык райондашларыма да ныклы сәламәтлек, бәхет һәм шатлык телим. Язмам исә мәрхүмнәрнең гаиләләренә җылы бирсен, ә үзләренең рухына изге дога булып ирешсә иде.

Рамазан Фәрзиев,

ВДВ ветераны

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: