Хезмәт

Кәләш үзенең туенда үлгән

Алдагы көнне туй мәҗлесе вакытында кәләшнең гомере өзелгән.

Бу хәл Мәскәүдә булган. Туй мәҗлесе вакытында ресторанда 25 яшьлек кәләшнең хәле начарлана. Тантана кунаклары кичекмәстән ашыгыч ярдәм чакырталар.

Кызганычка каршы, кызны коткарып булмый. Башлангыч мәгълүматларга караганда, табиблар кәләшнең анафилактик шоктан вафат булуын белдергән.

Хәзерге вакытта хокук саклау органнары бу хәлнең барлык шартларын ачыклый, дип яза Кызыл таң.

 

Фото: pixabay.com/ru

Автор: Резеда Галикәева

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: