Көн саен 4 мандариннан артмаса, сәламәтлеккә зыян килми
Яңа елны мандариннан башка күз алдына да китереп булмый. Сәламәтлеккә зыян китермәсен өчен ничәне ашарга ярый соң?
Көн саен 4 мандариннан артмаса, сәламәтлеккә зыян килми. Бу хакта Мәскәү Сәламәтлек саклау департаментының штаттан тыш баш белгече-диетологы Антонина Стародубова хәбәр итте.
“Әлбәттә, норма юк, әмма чама бар, тәмле дип, килограммлап ашарга кирәкми”, — дип аңлатты табиб матбугат конференциясендәге чыгышында.
Белгеч сүзләренә караганда, әгәр кешенең элек цитрусларга аллергия реакциясе булса, мандарин туклану рационында гомумән булмаска тиеш. Әмма анамнезда аллергия булмаса, 2-4 мандарин ашарга мөмкин, дип яза "РИА Новости».
Фото: pixabay.com/ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев