Хезмәт

Комиссариатка да чират җитте (фото)

Балтач бистәсе көннән-көн матурлана, төзекләнә: яңа биналар сафка баса, булганнары төзекләндерелә.

Ниһаять, район хәрби комиссариатына да чират җитте. Бүгенге көндә биредә "Водстрой" оешмасы тарафыннан төзекләндерү эшләре башкарыла. Эчке якта кабинетларны ремонтлау белән бергә бинаның тышкы ягында да эшләр бара. Төзүчеләр бүген түбә алыштыру белән мәшгулъ. Соңрак стеналарны тышлау да планлаштырылган. Димәк, бик тиздән район хәрби комиссариаты бинасы да икенче яшьлеген кичерәчәк.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: