Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Корнавирус чире йоктырудан нинди витамин саклый?

Соңгы вакытта D витамины турында күп сөйлиләр, имеш, ул корнавирус чиреннән котылырга, бер дә булмаса, ана каршы торырга ярдәм итә икән. Нинди витамин соң ул D витамины һәм кеше организмы өчен нәрсәгә кирәк?!

Табилар әйтүенчә, көндә D витаминын өстәмә куллану, организмга сөякләрнең, тешләрнең һәм мускулларның сәламәтлегенә ярдәм итүче кальций һәм фосфатларны яхшырак үзләштерергә мөмкинлек бирә, икән. Шул гына. Табиблар аны өстәмә итеп карантин чараларын катгый үтәүчеләргә һәм өйләреннән чыкмаучыларга эчәргә киңәш итәләр. Белгечләр сүзләренә караганда, бу кояшта йөрүне компенсацияләргә мөмкинлек бирәчәк. Тышта йөремәгән кеше D витаминын җитәрлек дәрәҗәдә алмый, чөнки организм аны кояш нурлары астында җитештерә.

Ә кояш яктысыннан тыш, витаминның башка чыганаклары булып йомырка сарысы, ит һәм майлы балык тора.

Англия иҗтимагый сәламәтлек саклавының баш диетологы Элисон Тедстоун, D витамины коронавирус йоктыру куркынычын киметми һәм анардан дәвалануда ярдәм итми дип билгеләп үтә.

Чыганак: mk.ru

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус витмин