Хезмәт

Коры җирдә зур плотина ясый алалар, кирәк икән, киптерәләр дә

Районыбызда мелиорация оешмасына 1978 елда нигез салына.

Аннан соң үткән елларда ул үзенең исемнәрен дә, җитәкчеләрен дә, эш юнәлешләрен, тәртипләрен дә әллә ничә кат үзгәртә. Кирәксезгә чыккан, язмыш кочагына ташланган вакытлары да була. Шөкер, ә ул исән. Алай гына да түгел, соңгы елларда базасы ныгып, эшләре колачланып киткән. Хөкүмәт һәм... Табигать ярдәме белән.
Барысын да 2010 елгы корылык хәл итә. Берничә ел рәттән бик уңайлы килгән табигать шартларында сугару системаларын кирәксезгә чыгарып, кайсын урлап, кайсын сатып дигәндәй, таркатып бетергәч кенә, безнең шартларда әле алардан ваз кичеп булмасы ачыкланды. Нәтиҗәдә яңа программалар, үзгәрешләр барлыкка килә. Дөрес, ул елларда да сакчыл хуҗалар табыла - бүген дә "Татарстан", "Сорнай" хуҗалыкларында элекке трассалар сафта икән.
-Без инде булган плотиналарны ремонтлау, авыл урамнарына су кертү белән генә шөгыльләнә идек, 2011 елда сугару проблемасын күтәрделәр. Базаны саклап калганга, яңа шартларда эшләп китүе кыен булмады, - дип сөйли 2003 елдан "Мелиоратор" ширкәте дип аталучы оешма җитәкчесе Хәниф Бариев. - Соңгы өч ел эчендә "Смәел", "Кызыл юл"да яңа трасса эшләдек, Шубан, Куныр, Сәрдек, Субаш, Түнтәр, Шода авылларындагы плотиналар ремонтланды, Чапшарда - кечкенә, Аланда исә 6миллион 500 мең сумлык зур яңа плотина төзелде.
-Алан халкы безне су басмасмы икән, өйләргә су кермәсме, дип кайгыра.
-Авыл уртасындагы кечкенә инешне буып, барлык стандартларга туры китереп ясалган, суның күләмен көйләү өчен махсус урыннар калдырылган буага сөенергә генә кирәктер, мөгаен. Үткән елгы янгын вакытында сусызлыкның ни икәнен белделәр бит инде. Буада бер урында янгын машиналарына су алырга махсус урын көйләнде, өстәвенә әле фермага бара торган юллары да тәртипләнде.
Районда әлегә сугару белән нибары 6 хуҗалык шөгыльләнә икән. Шуңа күрә дә читтә - Арча, Яңа Чишмә, Теләче районнарында эшләгәннәр һәм эшлиләр. Сүз уңаеннан, аларда плотиналар төзү, трассалар үткәрү эше бездәгедән күп тапкырлар артыграк бара. Кайбер урында суы "чыпчык тезеннән" булган инешне "буып", кай җирдә сазлыклардан файдаланып, ә кайсыбер урында сусыз җирдән су "чыгарып", зур сулыклар ясаучы бу коллектив тирә-күрше районнарда ышаныч яулаган инде. Бәлки бездә дә сусызлыктан тилмергән авылларны хөкүмәт программаларына катнаштыру чарасын күрергәдер. Әлегә бездә нибары бер плотина төзү планлаштырыла: киләсе елда Ушмада эш башланачак.
Сугаруга игътибар кимегән еллар оешманы шул шартларда да яшәрлек һөнәрләр "үзләштерергә" этәргән икән. Һәр төрле төзелеш эшләренә рөхсәтләре бар, шуңа күрә бүген эшсез утырмыйлар. Үләт базлары ремонтлауга да алынганнар, аңа кирәкле тимербетон "кольцо"ларны үзләрендә ясый башлаганнар. Сазлыкларны киптерү эшен дә онытмыйлар. Соңгы алты елда "Сосна", "Яңа тормыш", Тимирязев исемендәге, "Сорнай" хуҗалыкларында зур эш эшләнгән. "Маяк", "Кызыл юл" хуҗалыкларында да эш фронты бар, фәкать проект эшләтеп, программага керүләре генә кирәк.
31 кешелек коллективта күбесе механизаторлар икән. Һәм барысы да диярлек тәҗрибәлеләр. Әтиле-уллы Игорь-Евгений Кумаевлар, Фидаиль -Рафиль Мөхәммәтшиннар, Раушан Габбасов, Азат Гарифуллин, Станислав Никитин, Фирдәвес Зарипов, Рамил Хәлиуллин, Олег Пчельниковларның эшеннән җитәкчеләре бик канәгать. Сезонлы эш кенә кебек күренсә дә, коллектив һәр елны декабрьга кадәр эшли икән (үткән ел нәкъ менә декабрьда Арча районында бер күл ясаганнар), кыш җылырак килгән елларны хәтта туктамыйбыз да диләр. Куәтле база - ә ул соңгы елларда шактый яңарган, үз эшен булдырып эшләүче егетләр булу шундый мөмкинлек бирә дә инде.
Рәсемдә: озак еллардан бирле оешмада производство-техник бүлек җитәкчесе булып эшләүче Иске Салавыч егете Раиф Закиров һәм Хәниф Бариев: "Һәр эш проектны яхшылап өйрәнүдән башлана".

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: