Хезмәт

Күп тә түгел үзләре, тик бер кысылмаган җирләре юк

Фотога карап, "Без алты-җиде бөртек кенә түгел"  диясегез киләме?!

Бу очракта кысылмаган дигән сүзне шаярып, горурланып  кына әйтү.

Чыннан да, Рәсәй авиациясендә хәрби хезмәттә булган ветеран очучыларыбыз бик актив безнең. Районда  хәрби темага нинди чаралар бар, һәммәсендә дә катнашырга тырышалар. Күп очракта үзләре дә инициатива белдерәләр. Казан юлы өстендә ВАТАН САКЧЫЛАРЫ һәйкәлен булдыруга- төзекләндерүгә дә үзләреннән зур өлеш керттеләр, хәзер исә булачак парк идеяләре белән янып йөриләр. Бәйрәмнәрен дә гөрләтеп, яшь буында патриотик хисләр калдырырлык итеп уздыралар. Бәйрәм чараларында алар һәрчак формада, һәрчак үзәктә. Афәрин, очучыларыбыз! 

Фотога карап, "Без алты-җиде бөртек кенә түгел"  диясегез киләме?! Алайса,  "Мин дә авиациядә хезмәт иттем!" дип комментарийга языгыз!

Реклама
Теги: очучы
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: