Көрәшчеләр һәм кортчылар төбәгендә
Килешәсездер, һәр авылның аны тирә-якта таныткан бер кешесе була. Шул исемне әйтүгә, авыл, авыл исемен әйтүгә, шул кеше күз алдына килеп баса.
Бәхетлерәк авылларда бу исем республика, ил күләмендә үк данлыклы була. Әйтик, Бөрбаш дисәк, Җәлил хәзрәт, Карадуган дисәк, Азат һәм Бакый Зыятдиновлар, Яңгул дисәк, Герой Габдулла Гарифуллин искә төшә. Нормабашлыларның да бар андый кешесе. Аларны гына түгел, күрше бөрбашлыларны, районыбызны көрәшчеләр төбәге дип таныткан Васил абый Гарифуллин ул. Әлегә кадәр милли көрәштә Балтач феноменын кабатлый алган төбәк юк икән, бу үзе генә дә аның ни дәрәҗәдә легендар булуын күрсәтә.
Фото: idel-tat.ru
– Авылыбызны танытуда, ир-егетләребез-не көрәш белән «җенлән-дерүдә» Василның өлеше бик зур булды, – дип искә ала ул елларны Нормабашның районда тагын бер билгеле кешесе Сәлимә апа Гыйльметдинова (үзен күреп, танып белмәгәннәр дә кортчы Сәлимә дип ишетеп белә аны, 37 ел умарталар караган ул). – Нәселләрендә көрәшче юк иде, үз тырышлыгы белән көрәшче булып китте. Әлмәттәге физкультура техникумын тәмамлап, Бөрбаш мәктәбенә физкультура укытучысы булып кайткач, балалар, егетләр белән бик нык шөгыльләнде.
Безнең авыл балалары бит ул чорда Бөрбаш урта мәктәбенә йөреп укыды, күбесе интернатта торды. Ул аларны чыныктырды да, тәрбияләде дә, бик күп эшләргә өйрәтте. Ике улым да – Дамир һәм Байрон ул елларда бик күп уңышларга ирештеләр. Авылыбыздан Фаил Гарифуллин, Илдар Зарипов, Рафаэль һәм Рафис Вафиннар, әтиле-уллы Альберт-Айдар һәм Булат Гыйльметдиновлар, Фәрит Галипов, Рашат Газизов, Айнур Госманов, Ленар Гарифуллин... – ул елларда көрәш белән мавыккан егетләрне санап бетереп тә булмый. Аннан соң аның эшен Норма мәктәбендә энесе Наил Гарифуллин дәвам итте...
Дөрес, бүген инде Нормабашта көрәш белән мавыгучылар юк. «Кызганычка, авылыбызда буш өйләр дә бар шул, бар, – дип көрсенә әңгәмәдәшем. – Үзем депутат чакта артыннан күпмеләр йөреп, балалар бакчасы ачтырдык, ул ябылды, башлангыч мәктәп ябылды, клуб юк, фермада терлек аз»...
Меңәр баш сарык асралган, гөрләп торган фермалар, өй саен дүрт-биш бала булган заманны күргән кешеләргә авылның бүгенге хәле шактый куркыта, сагышландыра торган шул. Хәер, авылыбыз урманга якын, һавасы чиста, районнан ерак түгел, авылга кадәр асфальт юл, болай дәвам итмәс, киткәннәр дә кайтыр, башкалар да килеп яңа өйләр салырлар, авылыбыз зураер дип өметләнәм әле дип, Сәлимә апа сөйләшүне икенче юнәлешкә бора.
– Авылыбызда гомер-гомергә тырыш, булдыклы кешеләр яшәгән. Әле дә бик күп итеп мал-туар асрыйлар, умартачылык белән шөгыльләнүчеләр күп. Үзара салым акчасына авылның барлык урамнарына вак таш түшәлде, сугышта һәлак булганнарга һәйкәл салынды. Авыл халкы бик актив. Элек клуб эшләп торганда шулкадәр матур чаралар үткәрелә иде, ул чактагы клуб мөдире Лилия Галипованы бик сагынабыз. Тормыш иптәше Фәрит, балалары белән бергә алар берничә ел элек республика күләмендәге конкурста да катнашты әле. Урамда булса да әле дә чаралар үткәрелә, аларда олысы-кечесе бик актив катнаша.
Ничә еллар Яңа елны урамда үткәрәбез, бик зурлап тау бәйрәме үткәрелә. Авыл халкын туплауда Лилия белән бергә Нурия Госманова, Роза Хисаметдиновалар башлап йөрсә, зиратларны чистартуда бөтенесен Әмир Ганиев оештыра, Разгил Сабирҗанов исә бөтен чишмәләрне ел әйләнәсе карап, тәртипләп тота, эшмәкәр Фоат Борһанов исә бөтен чараларга матди ярдәм күрсәтә. Авылыбызда 2004 елда яңа мәчет төзелде. Мәрхүм Сафиулла абый Гыйләҗетдинов аны төзетүгә зур көч куйды. Бүгенге көндә имамыбыз Вәзыйх Абдуллин да авылыбыз өлкәннәрен берләштерү өчен бик тырыша. Шөкер, авылыбызда биш вакыт азан әйтелә, 5-6 бабай биш вакыт намазга йөри...
Сәлимә апа үзе дә 2014 елда дини мәдрәсә тәмамлый. Беренче курска укырга керүгә, авылда башлангыч дини белем бирә башлый. Беренче елны унбиш хатын-кыз, биш бала укый. Быел да биш авылдашы белән белем серләренә төшенәләр.
– Күңелдә бер үкенеч калды, – ди Сәлимә апа. – Авылыбызда бик хәтерле Сәвия апа Госманова бар иде. Аның ярдәме белән шәҗәрәләр дә төзедек, авылның тарихын да яза башлаган идек. Кызганыч, үткән ел вафат булды. Бик сагынабыз үзен. Тормыш иптәше «атказанган терлекче» Нурислам абый белән бергә бик матур яшәп, ил-көнгә игелекле балалар үстергәннәр иде. Шөкер, авылыбызда андый үрнәк гаиләләр күп. Дәвамлы булсын, һәр нигездә тормыш дәвам итә дип сөенерлек булсын иде, – ди ул.
Фото: автор
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев